Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Июль ахырында бакчага нәрсәләр чәчәргә?

Бакчачылар июльнең икенче яртысын уңыш җыюның беренче этабы буларак кабул итә. Түтәлләрнең кайберләре бушап кала, ә тагын берәр нәрсә утырту өчен вакыт та җитәрлек. Июль ахырында ниләр чәчәргә була соң?

Редис чәчәргә була. Тик бу вакытта тиз өлгерә торган сортлар гына утыртырга кирәк. Хәзер көн озынлыгы кими, тик редис өчен бу яхшы да әле, аңа артык җылы һәм кояш яктысы файдалы түгел.

Хәзер борчак чәчү өчен дә шәп вакыт. Монда да тиз өлгерә торган сортлар сайлау мөһим. Әгәр язын төп культуралар утыртып, борчакка кулыгыз җитмәгән икән, менә хәзер моның өчен иң кулай вакыт.

Редисның «туганы» булган кышкы торма һәм бездә шактый популярлашып киткән дайкон кәбестәсе утырту өчен өчен уңай чор.

Хуш исле һәм яшел тәмләткеч үләннәр турында да онытырга ярамый. Яфраклы петрушка, укроп, шпинат орлыкларын курыкмыйча чәчәргә була. Хәзер чәчеп куйсагыз, көзен дә свежий яшел үлән ашый аласыз, шулай ук кышлыкка да әзерләп куярга җитешерсез.

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев