Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Төрледән-төрле ни төрле

Яшелчәләргә суны дөрес сибегез

Бакчачыларга киңәшләр.

Помидор туфракның дымлы, ә һаваның коры булуын ярата. Дымлы һавада чәчәкләре авыр серкәләнә. Дым һәм кальций җитешмәгәндә помидор җимеш очы черегенә бирешергә мөмкин. Суны чамасыз сибәргә ярамый, ул җәелеп үсә, помидоры аз була. Помидорларын җыярга 20-30 көн кала су сибүне туктатыгыз.

Кыяр — тропик үсемлек, ул туфракның да, һаваның да дымлы булуын ярата. Аңа даими су сибәргә кирәк. Рәт арасына буразна ясап, суны шуннан агызу тамыр череге чире куркынычын киметә. Һаваның дымлылыгын арттыру өчен теплицага савыт белән су куегыз.

Кәбестә дым ярата. Уртача өлгерешле кәбестә — июльдә, соң өлгерешлеләре августта дымга аеруча мохтаҗ. Кәбестәгә суны өстән яңгыр кебек сиптерү дә файдалы, аның зур яфраклары суны парга әйләндерә.

Борыч кыска гына вакытка да җире кибүне авыр кичерә. Суны төбенә генә сибегез.

Кабак, патиссон, ташкабакка еш су сибәргә кирәк. Су яфракларына тияргә тиеш түгел.

Чөгендергә суны даими сибегез. Дымга кытлык булганда ул катылана, тәмле булмый.

Кишер корылыкка чыдам, әмма дым җитешмәгәндә тиешенчә үсә алмый. Ул җәйнең икенче яртысында төбен үстерә, август уртасыннан сентябрь башына кадәр суны мул итеп сибегез. Бу вакытта суны даими сипмәүдән кишер ярыла башлый. Казырга ике атна кала су сибүне туктаталар. Казыр алдыннан кичтән су сибегез, болай ул сусыллана.

Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев