Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Гөмбәчеләргә киңәшләр

Таный белсәң, җыялсаң, гөмбәдән бик күп төрле тәмле ризыклар пешерергә була. Гөмбәне эшкәрткәндә колак салырлык берничә киңәш тәкъдим итәбез.

  • Гөмбәне яңгыр явып киткәннән соң ук җыймагыз, андый гөмбә тиз бозылучан була.
  • Яңа җыйган гөмбә кыздыру өчен, ә икенче көнгә калганы шулпалы ашка әйбәт була.
  • Киптерергә дигән гөмбәне юмаска кирәк, чөнки ул тәмсезләнә һәм озаграк кибә. Гөмбәне җепкә тезеп җилсез урынга куеп киптерәләр.
  • Киптерелгән гөмбәне тиз генә кайнар су белән юып пешекләп алырга, аннары салкын суда тагын бер кат югач, бераз җебетергә һәм шул ук суы белән пешерергә куярга кирәк.
  • Тозлау өчен усак гөмбәсе, ак гөмбә, майлы гөмбә, гөрәҗдә, йөнтәс гөмбә алына. Киптерү өчен ак гөмбә, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе яхшы була. Шулпалы ашлар өчен ак гөмбә, усак гөмбәсе, майлы гөмбә, шампиньон яхшы исәпләнә. Кыздыру өчен ак гөмбә, шампиньон, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе, майлы гөмбә әйбәт санала.
  • Эшләпәсен аска таба каратып салсаң, гөмбә тигез тозлана һәм маринадлана, озаграк та саклана.
  • Һәр гөмбәнең үзенә генә хас тәме була. Шуңа күрә аларның һәр төрен аерым тозларга кирәк. Гөмбә бозылмасын өчен, өстенә бераз гына үсемлек мае салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев