Гөлҗимеш - бик күп авырулардан дәва
Безнең якларда аны күпчелек шифалы җимеш һәм бакча бизәүче декоратив куак итеп кулланалар. Күптөрле витаминнарга бай гөлҗимеш медицинада төрле авыруларга каршы һәм организмны чыныктыручы чара буларак кулланыла.
Мәсәлән, гөлҗимеш төнәтмәсе ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта. Шулай ук ул азканлылык, диатез, бөер һәм бавыр авыруларыннан, төрле кан китүләрдән, йокысызлыктан файдалы. Төнәтмә холецистит, цистит, гепатит авыруларын һәм какшаган нервларны дәвалый, кан басымын көйли. Гөлҗимеш төнәтмәсен витамин җитмәгәндә, гемоглобин түбән булганда, суык тиеп авырганда кулланалар. Ул организмдагы артык сыеклыкны да куа. Төнәтмә ясауның төрле ысуллары бар.
Гөлҗимеш чәе
2 аш кашыгы кипкән гөлҗимешкә 2 стакан кайнар су салып, чәй сыман пешерегез. Шуны һәр ашаудан соң көнгә 3 тапкыр эчегез.
Югары кан басымыннан
1 аш кашыгы гөлҗимешне 3 стакан суга салып, ике тапкыр кайнатып чыгарыгыз, 3 сәгать томалап тотыгыз. Шуны көн дәвамында чәй итеп җылытып эчегез. Башка бернинди сыеклык эчәргә һәм ит ашарга ярамый! Дәвалану курсы - ай ярым.
Салкын тигәндә, йогышлы авырулардан
Ике аш кашыгы гөлҗимешкә ярты литр кайнар су салына, аны кайнатып чыгарып, тагын 10 минут уртача утта тотарга кирәк. Сыеклыкны термоска салып, 1,5-2 сәгать төнәтәләр. Әзер төнәтмәне сөзеп, көнгә ике тапкыр берәр стакан эчәргә була. Теләк буенча бер чәй кашыгы бал салырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев