Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Гөл яратучыларга киңәшләр

Көзгә кергәндә гөлләргә аеруча игътибар кирәк.

Гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе яки ком салыгыз.

Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез. Артык су гөлнең тамырларын черергә мөмкин.

Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.

Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал кашыгы кастор мае сибеп җибәрегез.

Гөлләр җылылык чыгаручы әйберләрдән ераграк торырга тиеш. Үтәли җил һәм тәмәке төтене дә аларга зарарлы.

Балчыктан эшләнгән гөл чүлмәгенә гөл утырту алдыннан аны тәүлек буе суда тотарга кирәк.

Өйдә коры һава булганда, яфракларга атнага ике-өч тапкыр су бөркеп тору мөһим. Моның өчен кайнап чыккан суны шешәгә тутырырга һәм яфракларга ераграк арадан сиптерергә кирәк. Бу корткычларга каршы да бик файдалы, су бөркегәч гөлләрнең яфраклары да яшәреп китә.

Гөлләрне тукландыруга килгәндә, банан кабыклары бик файдалы. Кайнап чыккан суны бераз суыткач, аңа банан кабыкларын салып, бер- көн төнәтәсең. Аннан шуны гөл төпләренә сибәсең. Чәй чүбе дә менә дигән ашлама булуын истән чыгармаска кирәк.

Чәчәк атучы гөлләргә атнага бер тапкыр баллы су сибү мөһим. Бу аларның чәчәк атуын тизләтә. Моның өчен бер литр суга ике аш кашыгы шикәр комы салына.

Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне бер дә кирәкмәгәнгә күчереп йөрмәгез, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрне урыннан еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар.

Иң мөһиме, гөлләрне яратырга кирәк. Һәр көн алар белән сөйләшеп, яфракларын сыпырсаң да, бу аларның үсешенә уңай йогынты ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев