Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Герасимова Раиса – «Алтын көз дә үтте...»

Кукмара районының Кызыл тау авылында яшәүче карендәшебез иҗатын тәкъдим итәбез.

Алтын көз дә үтте. Агачларның
Соңгы яфраклары коела.
Көз фасылы миңа, ни өчендер,
Бик тә усал булып тоела.

Бакчамдагы гөлләр каралдылар, 
Яшәү өчен көрәшеп ардылар,
Сайрар кошлар да бит, көздән куркып, 
Җылы якка китеп бардылар.

Бакча буендагы әрсез өрәңгеләр, 
Шыксыз кара күлмәк кигәннәр.
Зифа таллар да бит ямансулап, 
Башкайларын түбән игәннәр.

Нинди кыю горур имәннәр дә,
Моңсуланып калган утырып.
Ак каенның ефәк күлмәген дә,
Көзге җилләр аткан умырып.

Көзге көндә, имеш, агачларга,
Матурланып утыру килешми.
Көзнең ачы, коры җилләренә
Чыршы, нарат кына бирешми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев