Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Файдалы киңәшләр: суыткычка тоз салынган савыт куегыз, ул исләрне сеңдерәчәк

Көндәлек тормышта кирәге чыгардай киңәшләр.

Дөге үтә күренмәле булсын өчен, пешерер алдыннан 5 минут кайнар суда тотарга кирәк.

Әче камырны озак кабартырга ярамый, җылы урында иң күбе 3 сәгать тотарга мөмкин.

Ябык пирогның өстенә тугланган йомырка, баллы су, сөт сөртергә, теләк буенча мәк, көнҗет яки башка тәмләткечләр сибәргә була.

Камырга чәй содасын артык күп салырга ярамый. Мондый камыр карала.

Бераз тоз сипкәндә утын тизрәк янып китә.

Кызган май чәчрәмәсен өчен, кәт-литне табага салганчы бер чеметем тоз сибәргә кирәк.

Пешерер алдыннан чөгендернең тамыр очын кисмәгез. Киселгән урын аша шикәр һәм сок бүленеп чыга

Чөгендер пешкән суны суытып, бүлмә гөлләренә сибәргә була.

Алдан суытылган йомырка агы тизрәк күбекләнә. Туглый башлаганчы берничә тамчы лимон согы яки аз гына лимон кислотасы кушсагыз, эш тагын да җиңеләер.

Аяк киеменең исен бетерер өчен төнгә 2-3 төймә активлаштырылган күмер куярга яки тоз сибәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев