Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Файдалы киңәшләр

Плитәдәге күгәрекне кайнар үсемлек мае белән ышкып бетерергә була.

  • Клеенкалы җәймә киселсә, аны ике яклап та төссез лак белән капларга кирәк. Киселгән урын күренмәячәк.
  • Сыр уганда угычны алдан үсемлек мае белән сөртсәң, сыр ябышмый һәм угычны юу да җиңелләшә.
  • Кухняда төрле исләр булганда, табага бераз аш серкәсе салып, ул очып беткәнче акрын утта тотарга кирәк.
  • Кухня плитәсендәге майлы тапларны, кайнар плитә өстенә тоз сибеп кәгазь белән ышкып чистарталар. Каткан тапларны бетерү өчен чәй содасы кулланып, соңыннан нашатырьлы спирт кушылган су белән сөртәләр.
  • Сарымсакны уганда кулны тырнатмас өчен угычка целлофан куегыз һәм шуның аркылы ышкыгыз. Болай итүнең тагын бер уңай ягы бар: вакланган сарымсак угычны тыгылдырмый, ә целлофанда кала.
  • Яңа клеенканы 1:1 кушылган сөт һәм аш серкәсе катнашмасы белән сөртегез. Бу аны яргаланудан саклый.
  • Наждак кәгазе белән ышкысаң, угыч кабат үткенләнәчәк.
  • Ипи савытына куелган тоз аны күгәрүдән сак­лый.
  • Майонезны, каты итеп пешерелгән йомырка сарысы һәм чәй кашыгы горчица салып болгатылган каймак белән алыштыра аласыз.
  • Кишер яки лимон кисәген горчица капкачы астына яисә казылыкның киселгән урынына куйсаң, ике продукт та озак вакыт бозылмаячак.
  • Духовканың бик пычранган урыннарын нашатырь спирты белән төнгегә җебетеп калдырсаң, иртән аны гади мунчала белән дә сөртеп алып булачак.
  • Әгәр дә ит тарткычның пычагы үтми башлаган икән, аның аркылы каткан ипи чыгартырга кирәк. Нәтиҗәдә, панировка өчен сохари да була, пычак та кайрала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев