Дөге таралып торсын дисәгез
Дөге таралып пешсен өчен аны дөрес итеп сайлый белергә кирәк. Һәр ризыкка ярманың аерым сортлары кулланылырга тиеш.
Түгәрәк дөге суны бик тиз йота һәм изелеп, ябышкак булып пешә. Ул аш, пудинг өчен яхшы. Дөге таралып пешсен дисәгез, озынча сортын сайларга кирәк. Ул гарнир өчен менә дигән.
Дөге пешергәндә төп кагыйдә — аны суы чистарганчы кат-кат юу. Болай ярмадагы артык крахмал, тузанны юып төшерәбез. Шуннан соң 20-30 минут салкын суда торса яхшы. Су йоткан дөге таралып пешә. Ике өлеш суга бер өлеш дөге салырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев