Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чын чыршыны өйдә озаграк саклау ысуллары

Яңа елны хуш исен таратучы чын чыршыдан башка күз алдына китерүе авыр. Ул өйдә яшел килеш озаграк торсын дисәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

Чыршыны берничә көн салкын урында, кәгазьгә урап (менә кайчан кирәк ул гәзит!) төреп тотыгыз. Агач җылылыкка акрынлап «күнегергә» тиеш, чөнки температураны кискен үзгәртү аңа файдага булмаячак. 

Өйгә керткәннән соң агач кәүсәсенең аскы өлешен 45 градус итеп кисегез. 

Агачны җылылык торбаларыннан ераграк куегыз.

Ботакларына көнгә бер тапкыр булса да салкын су сиптерегез. Бүлмәдәге коры һавадан чыршының ботаклары кибәчәк. Ә су ярдәмендә аны озаграк саклап була. Өйдә ылыс исе дә озаграк торачак. 

Чыршыны озак саклауның иң җайлы ысулы — агачны дымлы ком салынган чиләккә утырту. Комга аспирин һәм шикәр комы кушылмасы салырга мөмкин (1 литр суга 1 аспирин һәм 3 калак шикәр комы).

Марганцовка кушылмасы да чыршы өчен бик яхшы тукландыру чарасы санала.

Әгәр дә чыршыны сулы чиләккә генә утыртасыз икән, суга глицерин (10 литрлы чиләккә 3 аш калагы) салырга була. Бер чеметем лимон кислотасы, желатин һәм бераз гына акбур салырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев