Чөгендер икрасы рецепты
Салатларга кушарга да, ашка да, үзен генә ашарга да тәмле. Кышка әйбәт саклана.
Чөгендернең хәзер яшь, бик тәмле вакыты. Шуңа да аны чи килеш салат ясап та, пешереп тә ешрак ашарга кирәк.
Кирәк була: 2 кг чөгендер, 1 кг кишер, 1 кг суган, 0,8 кг помидор, 1 кузак ачы борыч, 1 баш сарымсак, 80 мл. 9% аш серкәсе, 1 аш калагы өеп тоз, 2-3 аш калагы шикәр комы, 250-300 мл сыек май, хуш исле борыч, укроп орлыгы, лавр яфрагы.
Кишерне чистартып угычта уарга, суганны вак итеп турарга һәм бергә майда үтә күренмәле булганчы кыздырырга. Аннан соң, иттарткычтан помидор белән ачы борычны чыгарып, әлеге массага кушарга. Кайнап чыккач, иттартыкчтан чыгарган чөгендерне салырга, тоз, шикәр комы, тәмләткечләр өстәп, яшелчәләрне сүрән утта 1,5 сәгать кайнатырга. Пешеп җитәр алдыннан аш серкәсе, сарымсак салырга 3-4 минут кайнатып алырга.
Кайнар килеш банкларга тутырырга һәм ябып куярга. Банкаларны әйләндереп җылы чүпрәк белән суынганчы каплап тотарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев