Чәйнең зыяны бармы?
Белми эчсәң, дару да агуга әйләнә, диюләре дөрестер. Чәй эчүнең дә кагыйдәләре бар.
Кичәге чәйне бүген эчәргә ярамый. Озак торган заваркада ачу процессы башлана, анда таркалу продуктлары — кофеин һәм пурин концентрациясе арта. Ягъни яраклылык срогы чыккан пешкән чәйдә организм өчен зыянлы процесслар башлана.
Икенчедән, сатудагы чәйләрне игътибар белән сайлау мөһим. Ә иң яхшысы — үзең белгән үләннәрне җыеп киптерү.
Чәй — ул су түгел. Организмга чиста су һәрвакыт кирәк. Шуңа чәйне су урынына эчү дөрес түгел, ди табиблар.
Кап-кайнар чәй эчү киңәш ителми. Үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, андый кешеләрдә яман шеше барлыкка килү куркынычы зур.
Чәйне ач карынга эчү дә киңәш ителми. Болай иткәндә үңәчкә ашказаны кислотасы бүленеп чыгарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев