Чәчне тиз үстерергә ярдәм итә торган маска
Озын, сәламәт, матур чәчләр – кыз кешенең күрке. Шуңа күрә аларны карап, тәрбияләп тору кызларның бер бурычы. Әлеге гади киңәшләрне истә тотсаң, чәчләрең ефәк кебек булыр.
Өч өлеш кайнар суга бер өлеш горчица порошогы һәм бер өлеш зәйтүн яки үсемлек мае салыгыз. Катнашмага бер күкәй сарысы, бер аш кашыгы шикәр комы кушып болгатыгыз. Масканы чәч төпләренә сылап, башны сөлге белән чорнап куеп, ярты сәгать тотыгыз.
Әлеге маска бигрәк тә майлы чәчләр өчен әйбәт, ни өчен дигәндә, горчица май бизләре эшчәнлеген киметә.
Чәчләрегез ялтырап һәм күпереп торсын дисәгез, өч аш кашыгы кайнар суга бер аш кашыгы желатин салып яхшылап болгатыгыз да суытырга куегыз. Желатины бүртеп чыккач, аңа бер чәй кашыгы шампунь салыгыз. Чәчкә сылап, ярты сәгать тоткач, юып төшерәсез.
Кулларыгызга да маска ясап алыгыз. Савытка бер тамчы йод, бер аш кашыгы бал, шуның кадәр үк кастор мае һәм бер чәй кашыгы вазелин салып болгатасыз да кул тиресенә сылыйсыз. 30-40 минуттан дымлы салфетка белән сөртеп аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев