Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бүлмә гөлләре шаулап үссен өчен 7 ысул

Бүген без бүлмә гөлләре әйбәтрәк үссен өчен кулланыла торган берничә ысул тәкъдим итәбез.

Шикәр - үсемлекләрне тукландыруның табигый ысулларының берсе. Шикәр глюкоза һәм фруктозага таркала. Глюкоза үсемлекләрнең энергия чыганагы санала. Гөлләргә сибәр өчен 1 аш кашыгы шикәр комын 0,5 литр суда эретергә яисә шикәрне гөл төбенә салып, су сибәргә. 

Чәчәк ата торган үсемлекләргә кастор мае бик килешәчәк. 1 чәй кашыгы майны 1 литр суга салып бутарга. Бу катнашмадан гөлләр тиз үсә, авырмый һәм күп чәчәк ата. 

Агач көлен флористлар авырулардан профилактика чарасы буларак кулланырга киңәш итә. Көлне 1 чиләк суга 100-150 гр чамасы салып бутыйлар һәм шуны сибәләр. Андый суны айга бер генә сибәргә кирәк.

Анар яисә цитруслы үсемлекләрнең кабыгы да бүлмә гөлләрен яхшы тукландыра. Кабыкларны суга салып, 1 тәүлек тотабыз һәм шул суны гөлләргә сибәбез.

Ай саен суга аспирин салып сипсәгез, өйдәге үсемлекләрегез авырмас. Моның өчен 1 литр суга 0,5 таблетка җитә. Аспирин "эчкән" гөлләрнең яфраклары куе яшел була, алар тиз үсә.

Алоэ согы да табигый тукландыру чарасы. Ул гөлләргә ныклы булып үсәргә ярдәм итә. 0,5 литр суга 1 чәй кашыгы алоэ согы кушып сибәргә.

Сөтле суның гөлләргә файдасы (1 литр суга 1 чәй кашыгы исәбеннән ясала) хакында ишеткәнегез бардыр. Сөт салынган суны сибәргә генә түгел, яфракларны да сөртергә (1:10 исәбеннән ясала) мөмкин. Моны атнага бер эшлиләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев