Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Борычлы икра рецепты

Борычтан ясалучы бик тәмле рецепт тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак: 2,5 кило баллы борыч, 150 грамм кишер, 200 грамм суган, 100 грамм помидор, 15 грамм петрушка тамыры, 1 стакан көнбагыш мае, 25 грамм тоз, 1 аш калагы уксус (9 процент), төелмәгән кара һәм хуш исле борыч, укроп, петрушка алабыз.

Борычны юып, көнбагыш мае белән майлап, духовкада йомшарганчы пешерәбез. Кайнар килеш кабыгыннан чистартабыз, орлыкларын алабыз. Эре тишекле иттарткычтан чыгарабыз. 

Кишер, петрушка тамырын чистартып, токмач шикелле итеп турыйбыз, көнбагыш маенда саргылт төскә кергәнче кыздырабыз. Боҗралап туралаган суганны да майда кыздырып алабыз. 

Помидорны иттарткычтан уздырып, яртылаш кимегәнче кайнатабыз. Шуңа барлык яшелчәне, вак итеп туралган тәмләткеч үләннәрне кушып, тоз, борыч, уксус салып, сүрән утта 10 минут кайнатабыз. 

Кайнар килеш банкаларга салып, кайнап торган суда 0,5 литрлы банкаларны — 70 минут, 1 литрлыларын 80 минут кайнатабыз. Калай капкач белән ябып, суынгач, салкын урынга куеп саклыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев