Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бик тәмле алма пирогы

Иртәнге ашка бик тәмле алма пирогы тәкъдим итәбез.

Кирәк була: күкәй – 2 данә (бәләкәй булса 3әү дә ярый), шикәр комы – 50 гр, сөт – 100 мл, сыер мае – 25 гр, он – 70 гр, калак очында гына тоз, камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), алма (чистартылмаган) – 800 гр.
Алмаларны чистартып, төшләрен алабыз һәм телемләп турыйбыз да өстенә әзрәк лимон согы сибәбез.
Күкәй һәм шикәр комын миксер белән күпергәнче болгатабыз. Шуңа тоз, бүлмә температурасындагы сөт, эретелгән ак май салып яңадан болгатабыз. Ванилин (салмасагыз да була), он + камыр көпшәкләндергеч салып тагын бер кат болгатабыз миксер белән. Шушы әзер камырга туралган алмаларны салып яхшылап болгатабыз. Әзер массаны диаметры 16-18 см булган табага салабыз, өстенә әзрәк шикәр комы сибәбез. Берничә бәләкәй кисәк сыер мае куябыз. Алдан җылытылган духовкада 40-45 минут пешерәбез.
Бик тәмле килеп чыга. Чәйләрегез тәмле булсын.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев