Бавырга, бөергә файдалы ризыклар
Сәламәтлек өчен, йөрәк һәм башка органнар белән беррәттән, бавырның, бөернең дә дөрес эшләве кирәк.
Кеше сәламтлеге экологиягә генә түгел, ашаган ризыкка да бәйле. Шуңа да бавырга файдалы булган ризыкка өстенлек бирү мөһим: солы, карабодай, эшкәртелмәгән дөгедән пешерелгән ботка; майсыз куян, тавык һәм күркә ите. Составында «Омега-3» булган майлы балык (форель, лосось, кижуч), шулай ук, кишер, кабак, кызыл чөгендер, брокколи ашарга киңәш ителә.
Җиләк-җимештән алма, грейпфрут, слива чия, караҗиләк (черника), виноград, җир җиләге һәм кура җиләге файдалы. Әзерләгән ашамлык янына укроп, базилик, петрушка турап куярга да онытмагыз. Куркума, карри шикелле аш тәмләткеч тә әйбәт. Миндаль, әстерхан чикләвеге дә ашарга тырышыгыз. Ризыкны кыздыру түгел, ә пешерү, парда әзерләү әйбәтрәк. Яшел чәй эчәргә гадәтләнсәгез дә яхшы. Табигый зәйтүн мае да бавырга май утырудан саклый. Табында эремчек, күкәй дә булсын, әмма күкәйне кыздырып түгел, атнага ике-өч мәртәбә пешереп ашау отышлы.
Әгәр дә йөзек бармагыгызны кыса, ә аягыгыз туфлигә сыймый кыса башлаган икән, организмда сыеклык артык күп җыелган, дигән сүз. Әлбәттә, табиб күренергә кирәк. Шул ук вакытта бөер өчен файдасы булган ашамлыкка өстенлек бирергә тырышыгыз. Иң элек, колбаса, сосиска, ысланган ит продуктының бөер өчен зарарлы булу мөмкинлеген истә тотыгыз. Артык тозлы ризык, маринадланган яшелчә, җиләк-җимеш, консерв, күп тәмләткеч салып кыздырылган ит, майлы ризык, исерткеч эчемлек, газлы су, фастфуд ашаудан тыелып торыгыз.
Ә менә чиста суны күп итеп эчәргә киңәш итә белгечләр. Шулай ук, С, В витаминына, калий белән магнийга бай карбыз (әмма тозлы һәм аксымга бай ризык белән бергә түгел); составында антиоксидантлар булган кура җиләге, караҗиләк, чия, җиләк, кара бөрлегән (ежевика); микроэлемент һәм минераллар булган яшел яфраклы яшелчә — шпинат, рукола, кыр сарымсагы (черемша), кузгалак, яшел гәрчич, кычытканны кайнар су белән пешекләп, салат ясап ашау файда бирә. Соус урынына, сыгылган лимон согы, үсемлек мае салырга була. Алма, алма согы (ул холестерин һәм кандагы шикәр микъдарын да көйли); барлык төр кәбестә (шул исәптән, брюссель, кольраби, брокколи, чәчәк кәбестә дә); аминокислотага бай сөләйман (лосось) балыгы да файдалы. Мүк җиләгенең (клюква) бөердәге һәм сидек куыгындагы бактерияләргә каршы файдасы бар, организмнан артык сыеклыкны куарга да ярдәме тия. Көнчыгыш илләре халык медицинасында бөер һәм сидек системасы авыруларын дәвалауда кулланыла торган куркума белән имбирьне дә онытмагыз. Бөергә таш утырудан саклый торган чикләвекләр ашарга һәм, шулай ук, микробларны, бактерияләрне юк итә торган эфир майларына бай сарымсак белән суганны да кулланырга кирәк.
Һәрвакыттагыча, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев