Бананны белеп ашагыз!
Табиблар аның сәламәтлек өчен куркыныч тудыруын белдерә.
Табиблар белдерүенчә, Русиягә китерелгән бананнарны, алар озаграк саклансын өчен, химикатлар белән эшкәртәләр, ә бу матдәләр зарарлы гына түгел, алар — канцерогеннар.
Белгечләр бананнарның сәламәтлеккә зыян китерүе җиләк-җимешләрне саклау һәм транспортлау ысулына бәйле, дип билгели. Бананнарны складларда саклана алсын өчен Русиягә аларны читтән җитлекмәгән килеш китерәләр.
Озаграк саклансын һәм татлырак булсын өчен, бананнарны Е230, Е231 һәм Е232 химикатлары белән эшкәртәләр, ә аларда фенол бар. Бу матдә организм өчен агулы санала.
Табиблар кулланыр алдыннан һәр җимешне җентекләп юарга киңәш итә. Кечкенә балаларга банан ашамау яхшырак, чөнки сабыйларда азык-төлек кайнату системасы ахыргача формалашмаган, шуңа күрә бу җимешкә аллергия булырга мөмкин.
Моннан тыш, бананнарны тромбофлебит белән интегүче яки каны артык куе булган кешеләргә һәм диабетикларга ашарга киңәш ителми.
Кызыл таң
Фото:https://unsplash.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев