Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бал кортларын кышкы чорга ничек әзерләргә?

Кышны уңайлы шартларда үткәргән кортларның җәен балны мулдан бирәчәген тәҗрибәле умартачылар яхшы белә. Шуннан чыгып, аларның умарталарны кышлатуга әзерләүгә аеруча зур игътибар бирүе аңлашыла.

Көздән хәстәрләгез!
Белгечләр әйтүенчә, кышлатуга әзерлекне җәй ахырында ук башлау максатка ярашлы, әмма умарталарны тикшерүне (ревизия) көз, ягъни күчләрне умарталыкка урнаштырганчы үткәрү мотлак чара санала. Тикшерү барышында умартачыдан түбәндәге үзенчәлекләрне күз уңында тоту таләп ителә:
* яшь кортларның күләмен билгеләү һәм аларның санын арттыру;
* ана кортның яшен ачыклау, карт булган очракта – аны алыштыру;
* азык запасының (бал) сыйфат күрсәткечләренә игътибар бирү;
* эш кортларының активлыгын тәэмин итү;
* кәрәзләрнең торышы.
Умартаны һәм күчне җентекле тикшереп чыгу белән җитешсезлекләрдән кичекмәстән котылырга кирәк, чөнки алар корт гаиләләренең көчсезләнүенә, хәтта үлүенә, димәк, тоташ продуктлылыкның кимүенә китерергә мөмкин.

Умартагыз гөжлиме?
Умарталарны кышкы өйләргә урнаштыру белән умартачылар өчен дә тынгысыз чор башлана. Кышлатуга кергәч, кортлар бу вакытта аерым игътибар сорый, шуңа да аларны даими рәвештә күзәтеп тору таләп ителә.
Умартаны караганда кызыл пыялалы фонарь кулланыла, башка төсле булса, мондый яктылык кортларны йокы хәленнән уята һәм алар тынычсызлана башлый.
Умартага төшерелгән махсус көпшә аша тыңлап, күчнең нинди хәлдә булуын ачыклап була. Әгәр күч тыныч кына гөжли икән, димәк, умартада кышлату өчен тиешле шартлар тудырылган, кортларның торышы да яхшы. Мондый очракта кортлар аларга куелган азыкны да күп кулланмый.
Кышлату чорының уңышлы үтүе умарта өендәге температура торышына да нык бәйле. Ул нольдән плюс икегә кадәр, ә һаваның чагыштырмача дымлылыгы 75 процент тирәсе булырга тиеш. Соңгы күрсәткечне түшәмдәге, яки стеналардагы бәскә карап чама белән билгеләү урынына махсус җиһазлар ярдәмендә ачыклау хәерле.

Чирләргә каршы көрәш
Бал кортлары – бик тә нәзберек җан ияләре, шуңа аларны да бик күп чирләр сагалый. Алар арасында аеруча киң тарал­ганнар булып нозематоз һәм варроатоз санала.
Умарталарны препаратлар белән эшкәрт­кәндә төп юнәлеш булып әлеге чирләргә каршы юнәлтелгән чаралар тора. Кортлар ризыгына, мәсәлән, шикәрле сиропка дару препаратлары өстәү – иң ышанычлы алым. Препаратларны сайлаганда белгечләр белән киңәшләшү мотлак. Шул ук вакытта, күпчелек очракларда универсал дарулар кулланыла, алар турында күпчелек умартачылар хәбәрдар.
Нозематозга каршы үзен нәтиҗәле итеп “Фумагилин” күрсәтүе билгеле, варроатоз белән чирләүче бал кортларына “Апимакс” бирәләр. Умарталарны төтен белән эшкәртү дә файдалы ысул санала. Су парлары куллану шулай ук яхшы нәтиҗәләргә китерә. Болар турында махсус чыганакларда җентекле мәгълүмат бар.

Җилләтеп торыгыз!
Умарталар кышлатуга куелган бинадагы температураны күзәтеп тору мөһим. Плюс икедән күтәрелә икән, бу күчнең гомум торышында тиз арада чагылыш таба, мәсәлән, кортлар тынгысызлана, азыкны да күбрәк куллана башлый. Моның нәтиҗәләре аянычлы, чөнки күп ашаудан кортларның эче китә башлый, ә бу инде күчнең көчсезләнүенә, хәтта үлүенә китерә.
Шуңа да умарта өендә җылылык кирәгеннән арткан очракта җилләтү чараларын күрү мөһим. Моның өчен җилләтү торбаларын, умарта авызын, бина ишеген ачып куялар. Иң мөһиме – үтәли җил (сквозняк) булмасын.
Махсус әдәбияттан бал кортларының ашаган бер килограмм бал исәбенә су парлары бүлеп чыгаруы билгеле. Дымлылык дәрәҗәсе югары күтәрелгәч, кортларга кышкы ризыкка калдырылган бал дымны үзенә сеңдерә башлый, нәтиҗәдә, ул ачып чыга. Мондый балны ашаган кортларның эче китә, умартада авыр ис тарала. Моңа бәйле, кортлар ярсый, оядан чыгып, куну такталарын пычрата. Бу нозематоз белән авыруны яисә ояда яфрак балы булуын күрсәтә.
Артык дымлылыкны булдырмас өчен тәҗрибәле умартачылар рамнар өстендәге киндер тукыманы бераз бөкләп куя. Әмма җилләтү турында барыбер онытмаска кирәк.

Корылык та зыянлы
Умартадагы һаваның артык корылыгы да кышлату чорында зыян салырга мөмкин.
Мәсәлән, умартагы корылык кортларның сусавын арттыра, аны басу өчен кортлар балны күбрәк ашый. Шул рәвешле, эчәк авыруы барлыкка килә, кортлар, умартадан чыгып, күпләп үлә. Моны булдырмас өчен умарта өенә кар тутырыл­ган чиләкләр кертелә, юеш чүпрәкләр куела.

Югалтуларсыз булмый
Кышлату барышында хәлсез кортларның үлүе табигый. Алар күпчелектә умарта көясе тирәсендә туплана, шуңа да умарта авызын даими чистартып торырга кирәк.
Кайбер умартачылар көздән умарта астына картон кәгазе җәеп калдыра. Бу бик уңайлы, чөнки үлгән кортлардан котылу өчен аны тартып кына чыгарасы. Әйткәндәй, азык җитмәгәндә умартадагы кортлар коры яфрак шаулавына охшаган тавыш чыгара. Чара күрелмәгән очракта, ач кортлар кәрәз күзәнәкләре арасына кереп үлә.
Бу җәһәттән янә берничә күзәтү:
* үлгән кортлар юеш икән, димәк, умарта дымлы;
* шикәр кисәкләре килеп чыкса, бал кристаллашкан, кортлар ач;
* үлгән кортларның башы юк икән – умартага тычканнар кергән.

Кызыл таң

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев