Авызда эреп китә торган шашлык әзерләү буенча киңәшләр
Шашлык пешергәндә әлеге 4 киңәшкә колак салыгыз.
Маринад өчен ике уртача зурлыктагы суганны боҗралап турыйбыз һәм согын чыгарырлык итеп кул белән йомшартабыз. Тәмләткечләр кушабыз. Аш серкәсе урынына бер чәй кашыгы лимон согы алырга була.
Май һәм тоз кулланмаска тырышыгыз. Беренчесе иттә элпә хасил итә һәм суган согы җепселләргә үтеп керә алмый. Ә тоз ит согын үзенә сеңдерә, шуңа да ит коры булырга мөмкин. Тозны шашлыкны мангалда кыздырыр алдыннан гына сибәргә яки ашарга утыргач кулланырга була.
Итнең йомшаклыгыннан шикләнсәгез, «тиз» маринад әзерләгез. 2 кг иткән бер йомшак киви, тоз, суган, борыч һәм үсемлек мае алабыз. Бу маринадта итне 30 минут тотасы була.Күмер эре булган саен яхшы. Ул озаграк яна һәм кызуы да саклана.
Күмер янып бетеп, бераз гына суынырга һәм «агарырга» тиеш. Шуннан соң гына шашлык пешерә башларга була. Кулыгызны мангалга таба сузып карагыз. 20-25 см арада учыгызны 7-8 секунд тотып тора алсагыз, итне пешерергә куярга була. Шашлыкны гел әйләндереп тормагыз, ике-өч тапкыр да җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев