Аш тәмле булсын өчен киңәшләр
Әлеге киңәшләргә колак салсагыз, ашыгыз тагын да тәмлерәк булыр.
Сыер итеннән пешерәсе булсагыз, шулпага калак сөяге әйбәт була. Тавык шулпасы өчен бербөтен тавык салып пешерегез.
Борщ өчен кабырга ите яхшы. Токмачлы ашка – тавык. Шурпа өчен – сарык ите, кабырга турысы.
Ашка дигән итне, каны агып бетсен өчен, 25 минут юарга кирәк.
Итне бүлгәләмичә салсагыз, шулпа тәмлерәк була.
Итне пешерергә куйганда боз кебек салкын суга салу дөрес була.
3 литр суга бер килограмм ит кирәк. Тавык шулпасы өчен – 2,5 литр суга 1 кг.
Петрушка, пастернак яки сельдерей тамыры шулпаны хуш исле итә.
Су кайнап чыккач, өстәге күбеген җыеп алгач, шулпага кипкән канәфер салыгыз.
Пешеп чыгар алдыннан дәфнә яфрагы, петрушка, тимьян сала аласыз.
Шулпага тозны ахырдан саласы.
Шулпа сүрән утта тәмле пешә.Сыер итеннән чын шулпа өч сәгать кайнарга тиеш. Тавык шулпасы – кайнап чыккач 50 минут тотасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев