Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Арка авыртуын игътибарсыз калдырырга ярамый

Арка авыртуы төрле чирләр, шул исәптән инфаркт турында кисәтергә мөмкин

Арка авыртуы төрле чирләр, шул исәптән инфаркт куркынычы янавын кисәтергә мөмкин. Бу турыда РИА Новости.

Арка авыртуы, гадәттә, арыганлыктан, бик озак утыру яки басып тору аркасында булырга мөмкин. Әгәр дә ял иткәннән соң да бетмәсә, моны игътибарсыз калдырырга ярамый.  

Арканың сул ягындагы авырту йөрәк-кан тамыры системасы чирләре аркасында булуы ихтимал. Кайчакта авырту кулга яки иңбашына бирә. Бу очракта инфаркт булу куркынычы яный. Кан басымы югары булган, гиперглекемиядән яки ишемия авыруыннан интеккән кешеләрдә авыртуның күкрәккә яки аркага бирүе, сулыш кысылуы да мөмкин.

Кискен нефрит булса да, арка авырта. Бу вакытта бил тирәсе  дә сызлый.

Умыртка баганасы, бил тирәсе авыртса, остеопороз булуы ихтимал. Умыртка баганасында бүсер  булганда, яки мускуллар ялкынсынганда да бил сызларга  мөмкин.

Умыртка баганасының күкрәк турысындагы өлеше авырту уникеилле эчәклектә җәрәхәт барлыгын кисәтә, диелә хәбәрдә. 

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев