«Анкл бенс» салаты
Бакча байлыкларыннан кышкылыкка тәмле салатлар ясап калырга ашыгыгыз.
Кирәк булачак: 2 кг ташкабак (кабачки), 500 г суган, 500 г баллы борыч, 1 кг помидор.
Маринад өчен: 0,5 л су, 1 стакан үсемлек мае, 100 г томат пастасы, 2 аш калагы өеп тоз, 10 аш калагы шикәр комы, 3 аш калагы 9 %лы аш серкәсе.
Ташкабак, баллы борыч, суган һәм помидорны шакмаклап турарга. Помидорны иттарткыч аша чыгарырга була.
Маринад өчен барлык ингредиентларны кушып кайнатып чыгарырга. Туралган ташкабакны салып болгаткалап 15 минут кайнатырга. Карт ташкабак озаграк пешә. Ташкабак йомшарырга, әмма изелмәскә тиеш. Аннан суганны салып тагын 5 минут кайнатырга. Баллы борычны салып, тагын 10 минут кайнатырга. Помидорны салып 15 минут кайнатырга.
Салатны стерильләшетерлгән банкаларга тутырып төреп куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев