Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Анастасия Якимовадан кабак белән апельсиннан сок рецепты

Мамадыштан Анастасия җиңел генә ясала торган кабак согы рецептын тәкъдим итте.

Кирәк булачак: 1 кабак, 2 апельсин, су, 250-300 грамм шикәр комы, 0,5 аш калагы лимон кислотасы.

Кабакны чистартып кечкенә кисәкләргә шакмаклап бүләбез. Кәстрүлгә тутырып, кабак күмелгәнче салкын су салабыз. Кайнап чыккач 10-15 минут чамасы пешә. Апельсинны иттарткычтан чыгарып, кабак янына салабыз. Кабаклар пешеп, изелә башлагач шикәр комы өстибез. Бераз кайнаткач, сүндереп куябыз. 5-10 минут үткәч блендер белән изәбез. 0,5 аш калагы лимон кислотасы салып кайнатып чыгарабыз. 

Аннары стерилләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев