Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Алмадан кышка төрле ризыклар әзерләү өчен рецептлар

Җәйге сортлы алмаларны дүрткә бүлеп, үзәген алып, пакетларга тутырып катырып куярга мөмкин. Кыш көне алар белән нишләп тә була.

Шарлотка белән алма пирогы пешерергә мөмкин, чәйгә салырга да була, аны, бераз эрегән хәлдә, балалар да ашарга ярата.

Әгәр дә сезнең сок сыга торган җайланмагыз бар икән, сок чыгарабыз. Җәйге сорт алмадан пюре күп чыга, шуңа күрә, сок чыгару өчен, яшел алманы сайларга кирәк. Тәменчә шикәр комы кушып, стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга. 100 процент натураль сок әзер.

Алманы киптерү җайланмасы да бар икән, җәйге баллы алмаларны киптерәбез. Шундый тәмле «чипсы»лар килеп чыга. Кышкы озын кичләрдә «әллә нинди тәмле нәрсә» булып тоела ул.

Алма компоты да ябарга мөмкин. Бигрәк тә 3 литрга 1:1 алма һәм слива, 1 стакан шикәр комы кушып ясасагыз, бик тәмле булачак.

Алма кайнатмасы.
1 кг алмага 700 грамм шикәр комы (алманың балына карап шикәрне киметә яки арттыра аласыз).

Алманы юарга, үзәкләрен алырга һәм үзегез теләгәнчә турарга. Алма белән шикәр комын болгатырга һәм төнгә калдырырга. Иртән 5әр минут ике тапкыр кайнатып алырга, һәрберсендә кайнатманы суынгач кына кайнатырга кирәк. Өченче тапкырында 20 минут кайнатырга.

Алма желесы.
3,5 кг алма, 1,5 литр су, 2,4 кг шикәр комы кирәк булачак. Алманы юарга, үзәген алырга һәм, су өстәп, пешерергә куярга.

Аннары марляга салырга, суы агып төшә, тик марляны сыкмагыз. Бу күләмнән 2 литр су чыга, шуңа шикәр комының яртысын (1,2 кг) салырга, 20 минут сүрән утта тотарга. Бу массага берничә ботак бөтнек салырга була. Аннары газны сүндерергә, бөтнекне алырга, калган шикәр комын салырга һәм яхшылап болгатырга. Желены стериль банкаларга тутырырга.

Как.
Аны җәйге алмадан шикәр комы кушмыйча ясарга дә була.

Әз генә су өстәп, алманы пешеп чыккач суытырга, иләктән чыгарырга. Табаны майларга һәм алма пюресын тигезләп җәяргә. Какны духовканы 100 градуска куеп та, кояшта да киптерергә була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев