Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Алмадан коймак рецепты

Иртәнге ашка алмадан бик тәмле коймак пешерү ысулын тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак: 200 грамм он, 1 стакан сөт, 1-2 күкәй, 2 алма, 0,5 чәй калагы сода, 2-3 аш калагы шикәр комы, 1 чеметем тоз, үсемлек мае (кыздырганда) кирәк.

Күкәйләрне тирән эчле савытка сытып, шикәр комы һәм тоз өстибез дә барысын бергә болгатабыз. Катнашмага сөт салып, яхшылап туглыйбыз. Онны, иләп, болгата-болгата, аз-азлап салабыз. Соданы аш серкәсе белән «сүндереп», камырга кушабыз. Яхшылап болгатабыз. Алмаларны кабыгыннан, төшләреннән чистартып, эре угыч аша чыгарабыз. Уылган алманы камырга салып туглыйбыз. Коймакларны табага үсемлек мае салып пешерәбез (сүрәнрәк утта һәр ягын 2-3 минут чамасы кыздырырга).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев