Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле ни төрле

Алмадан как

Как өчен иң яхшысы яңа гына пешкән яки бераз пешеп бетмәгәнрәк — яшел, каты алма.

Как өчен иң яхшысы яңа гына пешкән яки бераз пешеп бетмәгәнрәк — яшел, каты алма.

*Алманы алып эчен чистартыртабыз. Тышын салдырмаска да мөмкин (алай хәтта тәмлерәк тә була әле). Тазартылган алма якынча 1 кг булырга тиеш.

*Калын төпле кәстүлгә бушатабыз һәм төбенә әз генә (ярты стакан) су салып әкрен утка тушить итәргә куябыз. Алманың сортына карап якынча 1-2 сәгать кирәк булырга мөмкин. Алма йомшаргач, блендерда, тигез пюре булганчы избез. Пюрены болгатып, артык дымы парга очсын өчен, тагын бераз әкрен утта тотып алабыз. Әледән-әле болгатырга онытмыйбыз

*Пешерү кагазе (пекарская бумага) җәябез. Өстенә көнбагыш мае сөртәбез һәм алманы булдыра алганча тигез итеп, 7-8 мм дан да калын итмичә листүккә җәябез.

*Пюре кибеп кулга ябешми башлаганчыга кадәр, духовкада иң әкрен утта киптерәбез. Плитәдә температура 100 градустан да югары булмаска тиеш. Безнең плитәдә 1 листүк как 3,5 сәгать кибә.

Как кипкәч тулысы белән суынганчы көтәргә кирәк. Суынган какны кагазеннән куптарыр өчен әйләндереп каплыйбыз һәм кагазне су белән юешлибез. 5 минутка калдырып торабыз, һәм сак кына салдырабыз. Как әзер

Какны кагазьгә төреп сакларга була, ул кышка кадәр бозылмый саклана. Чәй белән эчәргә дә, болай гына ашарга да иң шәп һәм файдалы нәрсә.

Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев