Алюмин, бакыр, эмаль: Кайсы ризыкны нинди савытта пешерергә?
Белеп торыгыз: һәр кәстрүл-табаның үз кирәкле урыны бар. Ризык әзерләгәндә бу киңәшләрне тоту хәерле.
- Аш кәстрүле артык зур да, кечкенә дә булмаска тиеш. Иң яхшысы - чама белән 5 литр сыешлысы (8-10 порция исәбеннән). Моннан тыш, кәстрүлнең балчыктан, таштан ясалган яки эмальле булуы әйбәт. Ә менә берни белән дә капланмаган металл савыт ашның тәмен бермә-бер җуя.
- Алюмин савыт сөт кайнату өчен яхшы: анда ул көйми.
- Бакыр савытта барлык ризыклар да уңа, чөнки ул тиз җылына. Мондый савытта соус, десертлар әзерләргә була.
- Чуен савыт коймак пешерү, озак әзерләнә торган ризыклар өчен яхшы.
- Балчык чүлмәктә ашлар, балык, яшелчә, рагу тәмле килеп чыга.
- Пыяла савыт ризыкның барлык файдалы үзлекләрен саклап калырга булыша. Монда запеканкалар пешерә аласыз.
- Тутыкмас корычтан ясалган савыт диетик ризык әзерләү өчен яхшы, чөнки ул майсыз пешерү мөмкинлеге бирә.
- Эмаль савыт җиңел юыла. Аны маринад әзерләгәндә кулланырга ярый. Эмале купкан кәстрүл агулы матдәләр бүлеп чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев