Абрикостан варенье
Абрикос сезонында тәмле кайнатма ясап калырга ашыгыгыз.
Кирәк булачак: абрикос (1 кило), шикәр комы (500 грамм), су (100 грамм) кирәк.
Кәстрүлгә су һәм шикәр комы салып, кайнап чыккач, сүрән утта 3-4 минут тотабыз. Абрикосларны юып, һәрберсен урталай бүләбез, төшен алып ташлыйбыз. Ут өстеннән алынган әзер сиропка салып, 10-15 минут тотабыз. Шуннан соң абрикосларны сироптан алып, зур сай тәлинкәгә тезәбез. Ә сиропны тагын кайнатып чыгарабыз, уттан алгач, абрикосларны салып, 10-15минут тотабыз. Өченчесендә дә шушы ук тәртиптә эшлибез. Парда тотып стерильләштерелгән банкаларга абрикос вареньесы салып, тимер капкач белән ябабыз. Суыткычта яки салкын урында саклыйбыз. Кышкы салкын кичләрдә файдалы һәм тәмле варенье белән рәхәтләнеп чәй эчәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев