Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

8 мартка нәрсә бүләк итәргә (идеяләр)

Гүзәл затларны сөендерерлек 10 бүләк.

8 Март — Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан әлеге дә баягы бер үк сорау туа: яраткан хатын-кызларыбызга нәрсә бүләк итәргә, аларны ничек сөендерергә. Ир-атлар өчен бу бигрәк тә авыр мәсьәлә, шуңа күрә аларга киңәшләр артык булмас.

Ювелир эшләнмәләр
Бизәнү-ясануны яратмый торган хатын-кыз булмый. Бу һәркемгә ошый. 

СПА-салонга сертификат
Рәхәтләнеп бөтен тәнне ял иттерергә бер дигән.

Ресторанда романтик кичке аш
Игътибар яратмаучы хатын-кыз юк. Сез инде гаиләле һәм өйдән чыгып йөрергә яратмыйсыз икән, сөйгәнегез өчен бу зур сюрприз булачак. 

Хоббины тормышка ашырырга ярдәм итүче бүләкләр
Иң элек сезгә аның нәрсә белән кызыксынуын ачыкларга кирәк. Мисал өчен, якын кешегез фотога төшерү белән кызыксына икән аңа яхшы фотоаппарат бирергә, язарга яратучыларга — планшет яки аның өчен клавиатура, ноутбук бүләк итәргә була. Сөйгәнегез флорист, визажист, маникюр ясау һөнәрләре белән кызыксына икән, аңа курслар узу өчен абонемент сатып алырга мөмкин. Якыныгызның яраткан шөгылен тагын да камилләштерәсез, бу аңа үз хезмәтен башлап җибәрергә дә этәргеч бирергә мөмкин.

Матурлык салонына, фитнеска йөрү өчен абонемент 
Шулай ук яхшы бүләкләр исемлегендә. 

Чәчкәләр, гөлләр
Нинди генә бәйрәм булмасын чәчәккә акча жәлләмәгез. Бу гадәтегез игътибарсыз калмас. Чәчәкләрне бүлмә гөлләре белән алмаштыра аласыз: орхидея, гиацинт, крокус, примула (һ.б.) матур да, озын гомерле дә. Шулай ук йомшак уенчыклардан, конфет-шоколадлардан, җиләк-җимешләрдән дә ясыйлар букетларны. Мондый үзенчәлек тә өстәп җибәрсәгез, якыныгызны, һичшиксез, гаҗәпләндерерсез.

Баллы эшләнмәләр
Шоколад, тәм-томны һәр хатын-кыз ярата. Алдагы пунктта әйтелгәнчә, аларны букет рәвешендә дә эшләтергә була. Бу очракта сез, ике куянның койрыгынберьюлы тотасыз: букет та бар, ашарга да була. Шулай ук Макарони кебек тәмле француз ризыгын, сөйгәнегезнең исеме язылган торт яки капкейкилар (аларны заказга эшлиләр) әзерләтә аласыз. Тискәре ягы: Диетада булган кызларны бу чын-чынлап котырту була. Мондый тәм-томнан баш тарту яки авыз итми тыелып тору авыр бит.

Чыбыксыз колакчыннар (наушниклар)
Музыка тыңларга һәм телефоннан сөйләшергә яраткан кыз өчен иң яхшы бүләк. Күп колакчыннарда тышкы тавышны киметү системасы эшли, шуңа күрә үзең теләгән сыйфатлы тавыш белән ялгыз калырга мөмкинлек бар. 

Фотосессия
Истәлеккә якыныңа язгы назлы фотосессия бүләк итәргә була. Кызлар социаль челтәрләргә куярга фото була, дип бик-бик сөенәчәк. Шулай ук парлы фотосессия дә оештырырга мөмкин.

Косметика кибетенә сертификат
Беренчедән, бу — универсал бүләк, һәм эзләп вакыт та уздырасы юк. Икенчедән, бик файдалы, чөнки ул кеше үзенә кирәк булган косметиканы алачак. Мондый бүләк төрле яшьтәге хатын-кызларга да ошаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев