Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бәйрәм табынына

Яңа ел табынына ниләр куярга? Атның күңелен ничек күрергә? Ат елын каршылаганда өстәлдә Ат ярата торган әйберләр булуы шарт. Мәсәлән, солыдан пешерелгән берәр ризык. Һич югында берәр савыт белән солы, яшел үләннәр (петрушка, укроп) куярга кирәк. Табында салатлар күп булырга тиеш. Бәлешләргә (йомырка белән яшел суган, балык, кәбестә, кабак, һ.б.)...

Яңа ел табынына ниләр куярга? Атның күңелен ничек күрергә?

Ат елын каршылаганда өстәлдә Ат ярата торган әйберләр булуы шарт. Мәсәлән, солыдан пешерелгән берәр ризык. Һич югында берәр савыт белән солы, яшел үләннәр (петрушка, укроп) куярга кирәк. Табында салатлар күп булырга тиеш. Бәлешләргә (йомырка белән яшел суган, балык, кәбестә, кабак, һ.б.) өстенлек бирсәгез начар булмас. Балыктан ясалган ризыкларга, без ел да я ратып эшли т орган "Сельд под шубой"га, өстәлдә урын табылсын. Яшелчәләр, җиләк-җимеш һәм сыр да һичшиксез булырга тиеш. Баллы ризыкларны, алманы Ат бик ярата. Эчемлекләрдән Ул сыйфатлы виноны сайлый. Аракыны Ат бөтенләй сөйми. Соклардан кишер согы булса әйбәт булыр. Табында ат ите һәм казылыгы булмаска тиеш.

Өстә әйтелгәннәрне искә алып, Яңа ел табынына "Битлек", "Айбагыр" дигән салатлар һәм алмадан десерт тәкъдим итәбез.

"Битлек"

Моның өчен безгә ысланган 1 тавык түше, 2 тозлы кыяр, 1 әр пешкән чөгендер, кишер, 3 пешкән йомырка, 150 г. каты сыр, 100 г. әстерхан чикләвеге, 1 баш суган, майонез һәм бизәү өчен гранат төшләре кирәк булачак.

Тавык итен, тозлы кыярны вак шакмакларга турыйбыз, чөгендер белән кишерне вак угычтан чыгарабыз, сыр белән йомырканы эре угычтан уабыз, суганны вак итеп турыйбыз, чикләвекне блендерда яки кофемолкада ваклап алабыз.

Яссы (плоский) тәлинкәгә ике рюмка куеп калдырабыз. Шул рюмкалар тирәсенә ингредиентларны слойлап салабыз. Беренче тавык итен салабыз, аның өстенә суган һәм суган өстенә майонез сылыйбыз. Майонез өстенә кыяр, аннан сыр һәм тагын майонез. Болар өстенә чикләвек һәм йомырка салабыз һәм майонез сылыйбыз.

Хәзер салатка маска формасы бирәбез. Масканы күз белән генә горизонталь икегә бүләбез. Өске өлешкә кишер, аскы өлешкә чөгендер салабыз. Тигезләп, матурлап чыгабыз. Кырыйкырыйларга гранат төшләре тезәбез. Яшел салат яфраклары белән дә бизәп җибәрәбез.

"Айбагыр"

Бу салат өчен 3-4 пешкән бәрәңге, 1 банка тунец балыгы консервасы (майда), 4 йомырка, яшел суган, кара зәйтүн (маслины), майонез һәм чипсы кирәк булачак. Пешкән бәрәңгене эре угычтан уабыз, суганны ваклап турыйбыз, балыкны чәнечке белән изәбез, йомырканың агын, сарысын аерым вак угычтан уабыз.

Беренче итеп бәрәңгене салабыз өстенә майонез сылыйбыз, суган сибәбез тагын майонез сылыйбыз, өченче слой итеп балык һәм аның өстенә йомырка агын салабыз, майонез сылыйбыз. Иң өскә йомырка сарысын сибәбез. Майонез белән салат өстен шакмакларга бүләбез. Кара зәйтүн белән айбагыр төшләре ясыйбыз. Салатның кырыйларына чипсылар төртеп чыгабыз.

Десертка - тутырылган алмалар

Моның өчен 4 зур алма алырга, яшел булса бигрәк тә әйбәт. 50 г. караҗимеш яки йөзем, 50 г. әстерхан чикләвеге, 50 г. мармелад, шикәр пудрасы.

Алманы яхшылап юып киптерәбез. Үзәген алабыз. Чикләвекне ваклыйбыз, йөземне юып, кайнар суда бүрттереп алабыз. Йөзем яратмаганнар караҗимешне ваклап турый. Барысын бергә кушып болгатабыз. Шушы эчлек белән алманы тутырабыз. Пешкән вакытта шартламасын өчен чәнечке белән тишкәләп алабыз. Тутырылган алмаларны табага тезеп духовкага куябыз. Əзер алмалар өстен мармелад кисәкләре белән бизибез, шикәр пудрасы сибәбез.

Cәхифәне Евдокия Иванова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев