Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Уены-чыны бергә

Ничу делать Үзегез дә беләсездер - Сөйләп тормыйм артыгын, Врачка чиратта торып, Чирләп кайтты хатыным. Баш әйләнүләрем беткәч, Йөрәк бераз рәтләнгәч, Врачка барырга уйлыйм - Тәмам сәламәтләнгәч. Гамәлдән чыкты Намусларын югалту сәбәпле, Өмет бетте депутатларга. Халык биргән ышаныч кредитын Гамәлдән чыккан дип санарга. Генерал итеп алсалар Сөмсезләре качып йөри, Бандитны...

Ничу делать

Үзегез дә беләсездер -

Сөйләп тормыйм артыгын,

Врачка чиратта торып,

Чирләп кайтты хатыным.

Баш әйләнүләрем беткәч,

Йөрәк бераз рәтләнгәч,

Врачка барырга уйлыйм -

Тәмам сәламәтләнгәч.

Гамәлдән чыкты

Намусларын югалту сәбәпле,

Өмет бетте депутатларга.

Халык биргән ышаныч кредитын

Гамәлдән чыккан дип санарга.

Генерал итеп алсалар

Сөмсезләре качып йөри,

Бандитны алмый закон.

Байлар, мал биреп, котыла,

Мин авылдашны озатам.

Һаман шул, тыңлаучан, халык,

Һаман солдат без инде.

Генерал итеп алсалар,

Безне алмаслар иде.

Уйлану

Төчерәк кирәктер дә бит,

Булдым ачы теллерәк.

Шуңадырмы, чын дусларым

Булды минем кимерәк.

Юк, кирәк тә түгелдер дә, -

Әйтәм туры сүз белән,

Туры әйткән туганына

Ярамасын да беләм.

Җәфаланам гомер буе -

Сүзем кыска һәм туры.

Үзгәрәлмим, ярдәм итми

"Үзгәртеп кору" чоры.

Гөнаһсызлар

Бер гөнаһсыз адәмнәр бар

Этләренең каршында.

Әнисе картлар йортында,

Этләре - түр башында.

Хикмәт нәрсәдә

Байлыктамыни соң хикмәт,

Саулык аңа карамый...

Әнә, байларның баласы -

Солдатка да "ярамый".

Кайсы юләр, кайсы шыймык,

Кайсы - "тәпән аяклы",

Кайсы аера алмый

Сул як белән уң якны.

Военкомат юлын таптый

Ярыминвалид Барый.

Саулык та юк, байлык та юк -

План үтәргә ярый...

Бушка

Иң кирәкле әйберләрнең

Бәясе юк тормышта:

Үзләре мохтаҗ булса да,

"Акыл саталар" - бушка.

Фикерләр

Шигырь яздым кич утырып,

Чыкты кебек шәп нәрсә.

Түзеп булмады, кычкырып

Укыдым фикердәшкә.

Мактады дустым, хуплады,

Әйтте өстәп, җитмәсә:

"Мөхәрриргә илтеп бир, - ди, -

Басар, Себер китмәсә".

Карап чыкты да мөхәррир,

"Бу искиткеч язма", - ди.

Пышылдады колагыма:

"Башка болай язма", ди.

Никифор ТУКМАЧЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев