Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Шаян такмаклар

Түбән Кама шәһәреннән Мария Савельева язып җибәрде

Керәшеннең түтиләре

Чәчләрен тарап үрә.

Авылда үскән матурлар

Күңелне сөендерә.

Керәшеннең түтиләре

Чәчләрен тарап үрә.

Кара кашлы, алсу йөзле,

Эшләп үскәнгә күрә.

Керәшеннең түтиләре

Һәрвакыт чая булган.

Дәрәҗәсен түбәнәйтмәс,

Һәрбер эшкә бик уңган.

Керәшеннең түтиләре

Чабатадан оялмый.

Энҗе кебек киндерәсе,

Күзем карап туялмый.

Чабатаның олтырагын

Ап-ак киндердән салган.

Чабатадан оялмыйбыз -

Әти-әнидән калган.

***

Иртән торып, инешләрдә

Керләр чайкадым бүген,

Сөясең килсә - сөй инде -

Мин бит әле карт түгел.

Алмаларның асыллары

Агачында өлгерә.

Яшьлек үтә, картлык җитә -

Арканы бөгелдерә.

Катайсалар җөрдек әле,

Озын яллы яшь атта.

Нигә күңелләр картаймый,

Йөзгә тикле яшәп тә?

Әнкәй мине тудырган да,

Биләгән ак биләүгә.

Яшь вакытлар кире кайтса,

Чыкмас идем кияүгә.

Сандугачым ник сайрамый,

Күгәрченем, син гөрлә.

Аллага шөкер яшибез

Әле бүгенге көндә.

Шау-гөр килеп, яшьләр кайта,

Таң атканда, сызылып,

Егет кеше башын җуймас,

Җук-бар кызга кызыгып.

Өстеңдәге күлмәгеңнең

Төшеп калган сәдәбе.

Җырламыйлар, биемиләр -

Нидә икән сәбәбе?

Без дә җырладык сезгә,

Ответ бирдегез безгә.

Үзем сиксәндә булсам да,

Күңелем - унсигездә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев