Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Начар хисләрне ничек җиңәргә

Психологлар тискәре эмоцияләрдән вакытында арынырга, аларны эчкә җыймаска киңәш итә

Җырла яки кычкыр. Моны өйдә эшләү мәҗбүри түгел. Урманда, болында яки кеше аз йөри торган урында кычкырырга яки җырларга мөмкин.

Бие. Кәефеңә туры килгән көйне җибәр дә күзләреңне йом. Гәүдәңне тыңла, ул үзе теләгәнчә хәрәкәт итә башлаячак. Башта башыңны чайкап, аякларыңны тыпырдатып аласың килер, аннары хәрәкәтләр активлашып китәчәк. Биюең ниндидер бер рәвеш алачак һәм ул сиңа күңелеңә җыелган «каткан» хисләреңне чыгарырга ярдәм итәр. 

Әйтәсе килгәнеңне әйт. Кайчак әйтәсе килгәнеңне бик якын кешеңә сөйләү дә кыен. Гадәттә алар сиңа киңәш бирә, өйрәтә башлый. Ә сиңа бары эчеңдәгене бушатырга гына кирәк бит. Җырдагыча, серләреңне җилгә яисә нинди дә булса уенчыкка, йорт хайванына, агачка сөйләргә мөмкин.

Яз. Компьютер яки телефонда язма, ә нәкъ менә кулдан язу кирәк. Үзеңне борчыган хисләр, хәлләр турында бернинди анализ, фикерләрсез, нәтиҗәләрсез генә яз. Күңелеңә җиңел булып киткәнче, башыңа нәрсә килә, шуны яз.

Бәргәлә. Монда сүз кемне дә булса тотып бәргәләү турында бармый. Ачу килгәндә йодрык төйнәү, нәрсәгә булса да сугып аласы килү теләге туарга мөмкин. Мондый вакытта спорт залына барып, «груша» төеп кайтырга була. Яки мендәр, келәм, диванны каккалап керсәң яхшы. Беренчедән, тынычланасың, икенчедән, чисталык үзе үк кәефне күтәреп җибәрәчәк. 

Чыганак:

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев