Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кытайлар Россиядәге кайсы ризыкны бик тәмсез дип атый?

Кытайдагы Sohu платформасын кулланучылар Россиядә алкоголь куллану тәртибе һәм аның янына кабымлыклар турында фикер алышканнар

 Алар кипкән балыкны коточкыч тәмсез дип саный икән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Русларның алкоголь янына иң яраткан кабымлыгы — тозлы балык. Аны кипкән балык дип тә атыйлар. Ул пешерелми. Аның тәменә чыдарлык түгел. Тик руслар аны бик ярата», — дип язган кытай басмасы. 

Кытайда яшәүчеләр Россия халкының теләсә нинди ризыкны тозлап яки маринадлап куллануына да шакката. Мәсәлән, кыяр, гөмбә, кәбестә, хәтта ак итне дә тозлыйлар, диләр.

Шулай ук публикация авторы өйдә традицион рус эчемлекләре янына кабымлык итеп кул астындагы бар әйберне куллануларын да әйтә. Мәсәлән, кара ипи, бәрәңге, чи суган, хәтта «йон башлык исе» дә ярый, ди ул. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев