Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Коронавирус ничә градуста үлә?

Галимнәр эксперимент уздырган

Галимнәр Цельсий буенча 60 градуска кадәр җылытылган вакытта коронавирусның үлү-үлмәвен ачыкларга тырышкан. Бу эксперимент бик әһәмиятле, чөнки пациентларның анализларын өйрәнүче күпчелек лабораторияләрдә кулланыла торган вирусны дезактивацияләүнең стандарт беркетмәсе бер сәгать дәвамында нәкъ шушы температурага кадәр җылытуны күздә тота. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Эксперимент өчен галимнәр пациенттан алынган коронавирус штаммын кулланган. Вирусны бер сәгать дәвамында әкрен генә җылытканнар һәм соңыннан ике пробиркага салганнар. Пробирканың берсендә чиста тирәлек булдырылган. Ә икенчесендә хайван аксымнары булган, шулай итеп анда стерильләштерелмәгән, чын тирәлек ясаганнар. Чиста мохиттә вируслар үлеп беткән, ә «пычрак» тирәлектә коронавирусның кайбер экземплярлары үрчегән һәм бу кешегә йогу өчен җитәрлек күләмдә булган.

Коронавирусны тулысынча үтерү өчен галимнәргә аны 15 минут дәвамында Цельсий буенча 92 градуска кадәр җылытырга туры килгән. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев