Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кара күлмәкле хатын ишек какса...

Туктаусыз яңгырлары, томаннары, җилле, күңелсез көннәре белән көз килде… Кәеф иртәннән үк төшенке − көннәр соры, күңел кояшы да күптән балкымый… Төшенке кәефтән менә шулай әкрен генә депрессиягә кереп киткәнеңне сизми дә калырга мөмкинсең. Нәрсә соң ул сезонлы депрессия? Гомумән, ел вакытлары белән депрессия арасында бәйләнеш бармы?

Йокысызлык, эч пошу, моңсулану, тиз ару, берни эшлисе килмәү, битарафлык, күңел төшенке­леге, рухи һәм физик торгынлык - бу депрессиянең билгеләре. Мондый психик тайпылыш, һичшиксез, табигатьтәге үзгәрешләр: сезон алышыну, көн яктылыгының сизелерлек кимүе, һава температурасының үзгәрүе, тирә-юньдә кышкы йокыга талу билгеләре белән бәйле. Билгеле булганча, тәү­лекнең караңгы вакытында кешенең баш мие мелатонин дип аталган гормон бүлеп чыгара, ә ул исә йокы гормоны буларак организмга тынычландыручан йогынты ясап, хәтта апатия хәленә дә китерергә мөмкин. Нәкъ менә кояш яктысы җитмәү кешенең физик һәм акыл эшчәнлеген киметә, аны моңсу-пассив халәткә китерә. Шул халәтне без сезонлы депрессия дип атыйбыз да инде.

Депрессия - күңел ишегенә кагучы кара күлмәкле хатын. Әгәр аны куасыз икән, депрессиядән беркайчан да арына алмассыз. Сез аны табынга чакырыгыз, ашатыгыз-эчертегез, нигә килүен сораштырыгыз. Шул вакытта гына аның белән саубуллашу мөмкинлеге туар, дигән бер акыл иясе. Шулай итеп, депрессиягә каршы тору яки аннан чыгу юллары, дип түбәндәгене әйтергә була:

Йокы җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш, әмма артыгын йоклау да зыян гына китерә. Йокы бүлмәсендә артык эссе яки артык салкын булмаска тиеш, ятар алдыннан бүлмәне җилләтеп алу йокыга тизрәк китәргә ярдәм итәр.

Үзегезгә күңелле сюрпризлар, кечкенә «бүләкләр» эшләргә онытмаска кирәк. Әйтик, кайберәүләр кибетләрдә йөреп стресс халәтеннән котыла, ә кемгәдер, якын кешесе белән серләшеп, кичке чәй өстәле артында утыру да җитә. Кинога, театрларга, һәртөрле тамашаларга бару да кәефне бик күтәрә. Дусларыгыз, якыннарыгыз белән аралашып, кунакларга йөрешеп, үзегез дә кунаклар кабул итегез.

Эш урыныгызга матур гөл яки апельсин алып килеп куегыз. Яраткан чәчәкләрегез бу караңгы көзләрдә күңелегезгә рәхәтлек өстәсә, алтын-сары төсле апельсин болыт артына качкан кояш нурларын алыштырыр, исе кәефне күтәреп, активлыкны арттырып җибәрер. Бу алым үзегезгә генә түгел, барлык хезмәттәшләрегезгә дә файда китерер.

Фатирыгызда, эш урынында яктылык җитәрлек күләмдә булсын. Көн яктысын ут кабызып озынайтыгыз.

Ачык, якты, җылы төсле киемнәр киегез.

Кызыклы, мавыктыргыч шөгыль белән мәшгуль булу - ялыктырган бертөрлелектән качу өчен менә дигән юл. Чигегез, бәйләгез, рәсем ясагыз, җырлагыз, көлегез...

Бертуктамый проблемалар турында уйламагыз, зарланып гомер итүчеләрдән читтә булыгыз.

Күп итеп яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз. Менюда С, В группасы витаминнарына һәм магнийга бай ризыклар булсын (гөлҗимеш, кәбестә, шалкан, сыра чүпрәсе, кунжут төше, карабодай һәм тары боткалары). Итнең майсызрагы яхшы. Татлыдан бөтенләй баш тарту дөрес булмас - шоко­лад­ны рационыгызда калдырыгыз. Корица, базилик, розмарин, кызыл борыч, эстрагон, мускат чикләвеге кебек тәмләт­кечләр дә кәефне күтәрә. Үләннәрдән мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, бөтнек, мелисса, валериана, боярышник файда китерер. Аларны төнәтмә итеп кенә түгел, ә бәлки, тәмләткеч итеп, ашларга салып та кулланып була.

Әгәр депрессиягез сезонлы булудан "азып", даимигә әй­ләнеп бара икән, һич­шиксез, белгечкә - психо-терапевтка, ә бәлки хәтта психиатрга ук мөрәҗәгать итү кирәктер. Барысы да депрессиянең сезне ни дәрәҗәдә чолгап алуына, тирәнлегенә бәйле. Иң мөһиме - аңа җитди авыруга әйләнеп китәргә мөмкинлек бирмәү.

Сезгә җан тынычлыгы һәм уңышлы көннәр теләп

Юлия Губина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев