Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бөҗәкләргә каршы төнәтмәләр

Бакчада яшелчәгә, җиләк-җимешкә зыян китерүче корткыч бөҗәкләрдән котылу өчен, түбәндәге ысулларны кулланып карый аласыз

Кызыл борычлы

Кыяр яфраклары бетләсә, кызыл борыч төнәтмәсе булыша. Аны ясау өчен, 1 литр җылымса суга 10 грамм төелгән кызыл борыч салып, берничә сәгать тотарга кирәк. Борычы эреп беткәч, кыярларга сибәргә була. Кызыл борыч вак чебен, бөҗәкләрне юк итәргә дә булыша. 1 литр суга 10 грамм төелгән кызыл борыч, 2 аш калагы аш серкәсе салырга. Бераз төнәткәч, сибәргә ярый.

Сарымсаклы

Кәбестә яфрагын яратучы вак бөҗәкләргә каршы сарымсаклы төнәтмә кулланып карагыз. 1 литрлы шешәгә – туралган 1 баш сарымсак, 1 аш калагы аш серкәсе, бер тамчы йод салып төнәтергә кирәк. Шуны берничә сәгать тотканнан соң, кәбестә яфракларына сибә аласыз. Кәбестә, кыяр янәшәсенә тырнак гөл (календула), бәрхет гөле (бархатцы) утырту да файдалы. Корткыч бөҗәкләр бу чәчәкләр исеннән курка. Чәчәкләргә ияләнүче бөҗәкләрне юк итәргә үләннәрдән ясалган әчетке дә ярдәм итә.

Әрем суы

Үсемлекләргә ияләшкән бетләргә каршы әрем суы куллану да бик файдалы. Әремнең ачысы чыксын өчен, аны җылы суга салып төнәтәләр һәм сибәләр.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев