Җолалар җаңарганда рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Җакшы аталарга башлар куштык...”
Покрау җиткәч, керәшеннәрдә кыз сорарга барганнар, туй иткәннәр. Нәкъ менә Покрауда Изге Кыз Мария үзенең бөркәнчеге белән каплап, төрле бәхетсезлектән, бәла-казалардан саклый, дип ышанганнар. Өлкәннәр сүзенә колак салучылар бүген дә бу йолаларны үтәргә тырыша. Туйларны, гадәттә, Покраудан Рождество уразасына кадәрге чорда ясыйлар. Түбәндә керәшен туе барышында кара-каршы әйтелә торган җырларны...
-
Туйлар, туйлар...
Халык әйтсә, хак әйтә Ел башының дүрт ае мәгълүматлары буенча Татарстан ЗАГСларында 7 мең 747 яңа семья теркәлгән, ә ае рылышучы семьялар саны - 5 мең 165 булган. Аерылышуның сәбәпләре күптөрле: характерлар туры килмәү, акча җитмәү, яңа мәхәббәт очрату һәм башкалар. Кайчак, үзебез дә белмичә, гаилә төзелгәндә үк, аны аерылышуга...
-
Бәйрәм туганнарны җыйды
"Бергә булыек, тегермән корыек", - ди Борды авылы ветераны Тамара Кузьминага ерак араларны якын итеп Оренбург өлкәсенең Орск шәһәреннән Җөри Питравына кунак булып килгән нагайбак карендәшебез Сергей Васильев.
-
Зур Тәрбит керәшеннәрендә туй
Кеше гомерендә иң тантаналы, иң кадерле һәм истә калырлык вакыйга - үз гаиләсе барлыкка килгән көн, ягъни, туй көне. Һәр төбәктә, һәр җирдә туйларның үз тәртибе бар. Кайбыч районы Зур Тәрбит авылында да туйлар күңелле үтә. Алар элегрәк тагын да үзенчәлеклерәк булган, атналар буена сузылган. Кызны сорап яучы җибәргәннәр, әмма...
-
Алан-Полянда "Май чабу"
2 март көнне Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында да "Май чабу" бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Авыл халкы бу көнне клуб янына җыела. Балалардан башлап олы яшьтәге әби-бабайларга кадәр клуб мөдире Нина Муллина һәм китапханәче Зөләйха Кутузова оештырган конкурсларда катнашып күңел ачты: балалар чана белән куышу ярышында катнашты, бөтен теләгән кеше матур...
-
Безнең урамда да бәйрәм булды
Борынгы халыкларның язгы көн белән төн тигезләшкән вакытта, төрле магик йолалар үтәп, Кояшка табынулары, христиан дине тарала башлагач, акрынлап, Олы уразага керер алдыннан уздырыла башлаган. Төрле халык төрлечә атаган бу йола-бәйрәмне керәшеннәр "Май чабу", "Кәтәйсә йөрү" дип тә атыйлар. Мәҗүсилектән күчкән әлеге бәйрәмне чиркәү өнәп бетермәсә дә, ул бүгенгәчә, күп...
-
Чумансыз да күңелле икән
Томанлы көн сыман күз карашың, Үпкәләвең юкка түгелме? Бер елмайчы, бәгърем, язгы гөлем, Әрнүләрен басып күңелнең... Язмамны "Язгы гөлем" дигән җырдан башладым. Язга багышланган, яз сүзе кергән шундый матур җырларны барлау бүгенге көндә кемнең генә башына килер? Мәләкәс авылында "Май чабу" бәйрәмен оештыручыларның башына килгән менә. Шундый җырлар башкарып, язны,...
-
Нардуганда "өй сакладык"
Әле кайчан гына Нардуганга кадәр, дип, Питрау җыеннарыннан таралышкан идек. Бу көн килеп тә җитте. Ярты ел вакыт эчендә мондый очрашуларны тансыклаганбыз икән шул. 12 январь көнне Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге 800 кеше сыйдырышлы концертлар залында узучы бу тамашага, елдагыча, билетлар сатылып беткән, залда бер буш урын да...
-
Нардуганый югалган
(Әкият) Кундырат бабай оныгы Кәтернәгә әкият сөйләргә ярата. Аның сихри әкиятләрен тыңлап, кечкенә кыз йоклап китә. Һәр кич шулай бабай белән онык төрле патшалыкларда йөриләр, диңгезләр кичәләр. Бүген Кәтернә бабасын: "Нардуганый әби турында сөйлә әле", - дип аптыратты. Кундырат бабай оныгын ялындырмый. Тиз генә шул әкиятне исенә төшерде дә, сөйләп...
-
Кызлар үсә – гөл була
Һәр елны Җөри Питрауыннан кайтканда, «Питрау чибәре» бәйгесендә катнашырга киләсе елга кеше дә калмагандыр инде, дип уйласам да, икенче елны әллә кайдан гына берсеннән-берсе чибәррәк, үткенрәк кызлар табылып тора. Менә быел да бу конкурс төрле районнарда яшәүче керәшеннәрнең һәр елны уңган-булган кызлары үсеп, буй җитеп торуларын күрсәтте. Быелгы конкурс-та 15...
-
Чаллыда “Питрау озату”
Керәшеннәр 12 июльдән 19 июльгә кадәр, төрле төбәкләрдә Питрауны бәйрәм итте. Әлеге бәйрәмнең соңгысы кичә Чаллыда "Җиңү паркы"нда узды. Атна уртасы, җитмәсә, бу кичтә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында "Варенье-шоу" уздырыла, артистлар да күп булачак икән, дип ишеткәч, халык күбрәк шунда тартылмасмы, дип куркуыбыз юкка булган икән. Көн кичкә авышканда,...
-
Көлкәмәр Симек уздырды
Быел да, Симек бәйрәмен уздырып, Питрәч районындагы 40 кына йортлы, мәктәбе дә, сельсоветы да, колхозы да булмаган кечкенә Көлкәмәр авылы, бетеп, таркалып, читтән ярдәм көтеп яткан авылларга ничек яшәргә кирәклеген күрсәтте.
-
Илтән Бутада – Тройсын
Илтән-Бутада быел да, елдагыча, халыкчан, борынгыларча итеп, җоласына китереп, Тройсын уздырдылар. Симек көнне әбиләр, зиратта үлеләрне искә алганнан соң, урманга барып, пар каен сайлап, "каен башы бәйләделәр". Кызыл баулар белән тамгаланган каен төбенә, иман укып, игеннәрнең күкәй кебек тук, табыннарның мул булуын теләп, күкәй белән икмәк күмделәр. Тройсын көнне авылдашлар,...
-
Өй салуның ние бар – мүклисе дә чутлыйсы
Халык: "Өй салуның ние бар - мүклисе дә чутлыйсы" дисә дә, бу эшнең ни икәнен үзе өй җиткереп караган кеше генә беләдер. Хезмәттәшебез Валентина Максимова белән ире Василий пенсиягә чыгып, Мамадыш районы Колышчы авылына яшәргә кайтып киттеләр. Ниндидер әзер йортка түгел, ә үзләре яңа өй салып чыгарга булып. Шикләнеп калдык...
-
“Чүк боткасы” пеште – яңгырлар башланыр
Һава торышы дигәнең, торымнан торымга, үзенең капризларын күрсәтеп ала. Җәйләргә кергәч, бигрәк тә. Июнь башларында яуган көчле яңгырлардан соң, ярты Европа су эчендә калды. Чехиядә Влтава елгасы ярыннан ташып чыгып, кырык шәһәрне су басты, илдә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Германиядә Рейн һәм Дунай, Эльба елгалары ярларыннан ташып чыкты. Дунай...