Халкыбыз мирасын өйрәнү юлында
Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәге белгечләре Зәйдә уздырган “түгәрәк өстәл”дә үткән җәйне бу районга оештырылган фольклор-этнографик экспедициягә нәтиҗә ясалды.
Зәй шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараендагы “түгәрәк өстәл” муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин чыгышы белән башланып китте. Ул, үз чыгышында, районда барлыгы 22 керәшен авылы барлыгын да искәртеп үтте. Биредә яшәүче төрле милләт кешеләре үз йолаларын һәм гадәтләрен саклап, аларны үз эченә алган милли бәйрәмнәренә башка халыкларны да җыялар. Яшьләрнең дә шул уртак байлыкны белеп-аңлап, киләчәктә аны дәвам итүләре мөһим. Шуңа да районда этник мәдәниятне саклауга, аны үстерүгә аерым игътибар бирелә.
Үз чиратында, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова тәбрикләү сүзләреннән соң, үткән җәйдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләрен каршы алып, аларны районның керәшен авылларындагы элгәреге йолаларны, җыруларны белүче түтиләр, җирле фольклор ансамбльләренә йөрүчеләр белән очраштырып, экспедиция барышында һәрьяклы ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде. Зәй районы авылларындагы мәдәният йортлары җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Түгәрәк өстәл”дә сәнгать фәннәре кандидаты, этномузыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров “Зәй районы керәшеннәренең этник культура кыйммәтләре” темасына доклад сөйләде. Керәшен авылларында яшәүчеләрнең элгәреләрдән үк сакланып килгән культурасын, аның үзенчәлекләрен өйрәнеп, халыкка җиткерү һәм яшьләрдә дә керәшен культурасы белән кызыксыну уяту – хәзерге вакытта зур бурычларның берсе. Авылларда балалар аз булганлыктан, шәһәрләрдәге сәнгать, музыка мәктәпләрендә дә этник культура кыйммәтләрен балаларга җиткерү юнәлешендә ныклы эш алып барырга кирәклегенә басым ясап әйтте Геннадий Михайлович.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең мәгълүмати-методик бүлеге җитәкчесе Ирина Муллинаның “Зәй керәшеннәренең милли киеме үзенчәлекләре турында”гы чыгышын да зур игътибар белән тыңладылар. Элгәреге керәшен хатын-кызларының һәм ир-егетләренең киенү рәвеше белән җентекләп таныштырды ул. Яшь үзенчәлекләренә карап, хатын-кызның ничек киенергә тиешлегенә озаклап тукталды. Экранда берсен-берсе алыштырган кадрлар аша, төрле фольклор ансамбльләренең уңышлы һәм уңышсыз сәхнә киемнәренә мисаллар китереп үтте. Аның докладын тыңлаганда, бу “түгәрәк өстәл”не барлык районнарның ук булмаса да, һичьюгы, шушы тирәдәге Сарман, Мөслим, Әлмәт районнарының җирле керәшен оешмалары һәм ансамбльләре җитәкчеләренә тыңлатканда шәп булыр иде дип уйлап утырдым.
Зәй ягындагы җәйге экпедиция буенча әзерләнелгән “В поисках наследия” (“Мирасыбыз эзләре буйлап”) видео фильмын караганда бу фикерем тагын да ныгыды. Сәгать ярымлап дәвам иткән фильм – бай методик ярдәмлек. Аны, керәшен культурасы буенча аерым бер зур сөйләшү итеп, республикада һәм читтә яшәүче барлык керәшен оешмалары һәм ансамбльләре җитәкчеләренә күрсәтү яхшы булыр иде. Анда, шулай ук, балалар белән эшләүче педагоглар да катнашырга тиештер. Чөнки республикабызда яшәүче барлык халыкларга, аларның милли культураларына кечкенәдән үк ихтирам тәрбияләүне, башлыча, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары үти бит.
Бу уңайдан, Сарсаз Баграж мәктәбеннән – “түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясаган “Сандугач” фольклор ансамбле һәм аның җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы Петр Утяганов эшчәнлеген мисал итеп китерергә була.
“Түгәрәк өстәл” тәмамлангач, анда катнашучылар өчен, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре мастер-класслар оештырды. Аны 2022 елның август аендагы фольклор-этнографик экспедициядә Зәй районы авылларында сакланган керәшен культурасын өйрәнгән белгечләр Геннадий Макаров, Марина Казакова һәм Илүзә Галиуллина үткәрделәр. Геннадий Михайловичның – этник вокал, ә Марина белән Илүзәнең халык бию үзенчәлекләре буенча булган мастер-классы барлык теләүчеләрне үзенә җыйды.
Файдалы сөйләшү
Валентин АТЛАСОВ, Зәй районы керәшен оешмасы җитәкчесе вазифасын башкаручы:
– Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә, аның хезмәткәрләренә рәхмәт. Керәшен җыруларын, элекке киемнәрне, йолаларны өйрәнү максатыннан, фольклор-этнографик экспедиция өчен Зәй районын сайлаулары – безнең оешма өчен горурлык. Экпедициягә отчет буларак төшерелгән видеоны караганда да сокланып утырдым. Дүрт-биш көн эчендә бер айлык, бер еллык эш башкарганнар! Бу фильм барганда үз авылыбыз Фёдоровка, андагы бәйрәмнәр, папа-мамаларның кара-каршы җырлаганы күз алдыма килде. Чыннан да йола-гадәтләребез бүгенге көндә югалып бара. Балалар, күбрәк, русча сөйләшә. Яшьләр калмагач, авыллар бетеп килә. Әгәр дә җырларны, бәйрәмнәребезне балаларга, яшьләргә өйрәтеп калдырмасак, алар югала. Тарихтан билгеле булганча, 100 ел элек, 1924 елда керәшен институтын бетергән нәр. Ул чор белән чагыштырсак, бүгенге көндә үзебезне халык буларак саклау өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Хәзер авыз тутырып, “мин – керәшен” дип әйтә алабыз. Үзебезнең фольклор ансамбльләр, җирле оешмаларыбыз бар. Шуларның эшчәнлеге, бай культурабыз аша керәшенне башка халыклар да таный.
Антонина НИКОЛАЕВА, Зәй шәһәре инвалидлар оешмасы җитәкчесе:
– Зәйдә яшәсәм дә, үзем Поповка авылы кызы. “Түгәрәк өстәл”дә үзем өчен күп нәрсәләр белдем: керәшен уен кораллары, киемнәребез. Кызлар, киленнәр, хатыннар киемендәге үзенчәлекләр турында да сөйләделәр. Ансамбльләр өчен анысы бик кирәк. Ә фильмны күземне дә алмый карадым. Анда берсенең авызыннан “әти” дип әйтә алмадым дигәнрәк сүз ишетелде. Мин дә әтине хәтерләмим, ул мин 8 айлык чакта үлгән. Мин дә “әти” сүзен белмәдем. Фильмны караганда минем тормышны язганнар икән дип утырдым.
Николай КАЗАКОВ, Якты Күл авылы, пенсионер:
– Мин – керәшен, Николай Павлович булам. Зәй халкының өчтән икесен керәшен, дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Яшь малайларның күпчелеге русча гына сөйләшә, үзләренең керәшен икәнен дә белми. Ә аларның әти-әниләре керәшеннәр икәнен мин беләм. Яшьләр үз телебезне онытмасыннар, өйдә ата-аналары да үзебезчә сөйләшсен иде. Тел югалса, культура да калмый.
Лүзирә ГАЙФУЛЛИНА, Дүрт Мунча авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе:
– Безнең авылда “Тугай” ансамбле бар. Аның җитәкчесе – Гөлнара Салихова. Безнең “Тургай” җирле җырларны башкарырга тырыша. Авыл көйләрен Кабан-Бастырык, Зичәбаштагы түтиләрдән өйрәндек. “Түгәрәк өстәл”дәге докладлар безнең өчен бик файдалы булды. Моңа кадәр үзебезгә билгеле булмаган яңа нәрсәләр белдек, тәҗрибә тупладык. Иң беренчесе, “Тургай” ансамблендәге үзешчән артистларыбыз өчен сәхнә костюмнарының дөрес тегелмәгәнен аңладык. Кием узорлары да, калпакларыбыз да дөрес түгел икән. Икенчесе, ул костюмнарны үзгәртеп, дөресләп тегү өчен финанс мөмкинлеге булмау. Нишлик, юрганга карап аякны сузарга туры килә.
Наталья ВӘЛИӘХМӘТОВА, Түбән Биш авылы мәдәният йорты җитәкчесе:
– Түбән Биштә балаларның “Бишкәй” фольклор коллективы бар. “Түгәрәк өстәл”дә Геннадий Макаровның докладын тыңлаганда, “Бишкәй”гә дә музыка уен коралларын кулланырга була бит дип уйлап куйдым. Тик балаларны өйрәтү өчен, башта үзебезгә уйнарга өйрәнергә кирәк. Ирина Муллина докладын да игътибар белән тыңладым. Үзебезнең костюмнардагы хаталарны да күрдем. Репертуарга килгәндә, авылда өлкән яшьтәге түтиләр юк, иң олылары безнең 73-74 яшьлек мамалар. Элек җырлаган көйләрен өйрәним дисәң дә, тиз генә исләренә төшерә алмыйлар. Шулай да, алардан отып, “Бишкәй”дәге кызларга, малайларга авыл көен өйрәтергә тырышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев