Зинаида Захарованың “Кысыр хәсрәт” әсәре (Башы)
Зинаида Захарова Әлмәт районы Кәләй авылында яши. Бүген без “Кысыр хәсрәт” исемле әсәрен тәкъдим итәбез.
Туган җир, туган туфрак. Һәр кеше өчен якын, кадерле сүзләр. Күпме мәгънә бар бу сүзләрдә. Туган җирнең кадерен читтә йөргән генә белә, диләр. Туган җиреннән аерылган кешенең бәхете дә түгәрәк түгел, китектер кебек.
Энесенә биргән антына тугры калып, читтә гомер кичергән Сандыр да туган авылына, туган нигезенә кайтып төште. Ә бит туган Таллысыннан читтә, ерак Сахалин якларында яшәп ятучы Сандыр өчен кайтып авылын күрү – чынга ашмас хыял иде. Шулай булмый ни…
Ул хәрби хезмәтен Сахалинда үтте. Сахалинның Валя исемле чибәрен очратты да гашыйк булды. Валядан башка берәүне дә ярата да алмас, туган ягына кайтып китсә дә, кызны оныта алмас кебек тоелды аңа. Авылда егетне хәрби хезмәтенә озатып калган беренче мәхәббәтен – Аннаны да йөрәк түреннән кысрыклап чыгарды Валяга булган сөю хисләре. Анна белән булган мөнәсәбәтләрне мәхәббәт дип атап була идеме соң? Юктыр, хисләр җитми иде романтик Сандырга. Кыз артык гади иде шул. Сандыр белән Анна бертуганнар кебек якын булдылар. Кыз аңа күңелендәге берәү дә белмәскә тиешле серләрен ышанып түгә иде. Классташлар да булгач, серләре дә, шатлыклары, борчулары да уртак булды. Күршеләр булып түбән очта яшәделәр алар. Шуңа да бер-берсенең өй эчләрендәге бөтен яңалыкны беләләр. Кемгә кем кайткан, кем киткән, кем кемгә нәрсә әйткән – бар да уртада иде. Мәктәпкә дә бергә баралар, бергә кайталар. Түбән очтан мәктәпкә кадәр ара ерак. Сөйләшеп атлый торгач, ярты сәгать вакыт сизелми дә үтеп китә иде. Күбрәк Анна сөйли. Сандыр – классларында иң яхшы укучы, күп белсә дә, аз сөйли. Шулай да Аннаның сорауларына җавап бирергә ярата иде ул. Ни генә кызыксындырмый иде кызны. Сорауларның да ниндие генә юк диген әле. Балаларча самимиләре дә бихисап. Юк-бар сорау биреп тә аптырата иде шул. Аю Әләксей дәдәй югалгач, йөгереп Сандыр янына кергән иде кыз.
– Ишеттеңме, имеш, кеше югалган! Ул югалмаган, инопланетяннар урлаганнар үзен.
– Каян килеп?! – дигән иде Сандыр гаҗәпләнеп, чөнки Анна икеләнергә урын калдырмый, ышандырып сөйли иде.
– Паркантайга төшкәннәр бит алар, удмуртлар ягына. Тәлинкәләре көмеш төсендә, ди. Әләксей дәдәйнең шунда бозавын бәйләп йөргән мәле булган. Тәлинкәләренә салып алып киткәннәр үзен. Бозау шунда үлән ашап калган. Күрүчеләр булган ди бит. Кешеләр йөгерешеп барып җиткәнче, тегеләрдән җилләр искән. Тәлинкә төшкән урын ап-ак күбеккә батып калган. Күбеген кулларына алып, иснәп, кабып караучылар да булган. Аларның бензиннары шул ак күбек, ди. Берәм-берәм бөтенебезне чүпли башласалар, нишләрбез, Сандыр? – дигән иде Анна бик борчылып.
– Башка планетада яшәп карарбыз, – диде Сандыр, кызның ушын алып. Шулай да, кызның агарган йөзен күреп, тынычландырырга ашыкты:
– Курыкма, башкача монда эзләре дә булмас, ышан, – диде Сандыр, масаеп.
Аю Әләксей Зәйгә батып үлгән булып чыкты. Гәүдәсен табып алгач та, кызның үз туксаны туксан иде:
– Аны тегеләр китереп ташлаганнар, батмаган ул.
Табигать – серләр дөньясы. Авылларыннан ерак түгел аң-акыл белән аңлатып булмый торган бер урын бар. Кырда эшләп йөрүче трактор ап-аяз көнне, тип-тигез җирдә кисәк күздән юкка чыга. Аптырашта калган халык шунда ашыга. Анда трактор сыярлык тирән чоңгыл хасил булган. Тракторны да, тракторчыны да коткара алмыйлар. Шул көннән соң бу урын “каһәрләнгән” урын булып кала. Аннаның иң курыкканы да шул чокыр булгандыр. Упкын-чокыр турында Татарстан тарихы дәреслекләренә дә керткәннәр иде хәтта.
– Шул чокыр убачак, авылыбыз белән җир астына китәселәр бар, диләр, Сандыр.
– Авыл белән булса, куркыныч юк, барыбыз бергә булабыз, – дип көлде егет кызның беркатлылыгыннан.
– Ә мин куркам, үләсем килми минем. Син үлемнән куркасыңмы, дөресен генә әйт әле? – диде ул күзләрен тасрайтып.
– Яшәү белән үлемне Алла Тәгалә хәл итә диләр ич. Курыксаң да, курыкмасаң да.
– Үлгәч тегендә, өстә барыбыз да бергә булабызмы, юкмы? – дип кызыксынды Анна.
– Бар кеше дә өстә булмый. Кемгәдер аста булырга да туры киләчәк, – диде Сандыр, белдеклеләнеп. Аның кайдалыгын күрсәтеп, аягы белән җиргә тибеп куйды. Белмәсәң бел, имеш. – Три измерения, – диләр, ишеткәнең бармы, кызый?
– Кемнән ишетим?
– Менә шул, без, тереләр, урталыкта яшибез. Оҗмах – күктә, ул гөнаһсызлар өчен. Тәмуг – җир астында, начар кешеләр, үлгәч, шунда булачаклар, – дип бетерде Сандыр сүзен белдекле итеп.
– И, Сандыр, тиздән барыбыз да үләчәкбез. Ахырзаман җитә. Нефтьчеләр җирнең маен суыртып бетергәч тә… Җир бик рәнҗи, ди, мае бетүгә, кешеләрдән үч ала инде ул. Әни дә шулай ди.
– Ничек итеп? – дип сораган иде Сандыр.
– Җир тетрәүләр, шартлаулар булачак. Урсал тау да җир астына китәчәк, ди.
– Кысыр хәсрәт синдә, үзең дә “кысыр хәсрәт” син! – диде кызның йөгәнләп булмастай фантазиясеннән туйган Сандыр.
Сандырга булган үпкәсен Анна классташлары алдында ачып салды:
– Ул мине “кысыр хәсрәт” дип мыскыл итә…
Кыскасы, кыз кушаматны үзенә үзе тагып та куйды. Класска барып кычкырмаган булса, берәү дә Аннаның хәсрәтләрен белми калачак иде. Унынчыны тәмамлагач, кыз эшкә фермага, бозау карарга керде. Укуын дәвам итәр өчен белеме дә, теләге дә җитмәгәндер. Сандыр Казан университетына имтиханнар тапшырырга китте. Имтиханнарны уңышлы тапшырса да, конкурс бик зур булды, бер балың җитмәде, дигән хәбәр алды ул. Унсигез яше тулуга, армиягә чакыру кәгазе китереп тоттырдылар. Армиягә китүенә ул кадәр хафаланмады егет. Әти-әнисе өчен тыныч. Алар ялгыз түгел, яннарында энесе Андрей, сеңелләре Рая белән Надя бар.
Сандырны озату мәҗлесендә классташлары да бар иде. Анна белән беренче үбешүләре дә шул кичәдән соң булды. Бик озак кыймый утырганнан соң, оялып кына, кызның бит очыннан үбеп алган иде Сандыр. Әллә оялудан, әллә каушаудан бик озак туктый алмый калтыранган иде. Ул кичтә Анна өйләренә кереп китәргә ашыкмады. Алар ай яктысында Сандырлар турындагы яраткан эскәмияләрендә озак утырдылар. Язның җылы, тыныч, искиткеч якты, матур айлы киче иде ул. Җәйләре шул эскәмиядә үтә иде. Көндез дә, кичен дә, вакытлары булдымы, шунда елышалар, әйтерсең, буяулары уңып, искереп беткән эскәмия аларны көтеп, чакырып тора. Бөтен эч серләренең шаһиты иде эскәмия.
– Китәсең киләме, Сандыр? – дип сорады кыз.
– Килә. Ераккарак җибәрсеннәр иде. Диңгезче буласым килә, – диде егет, ике дә уйламый.
– Мин сине бик юксынырмын, – диде Анна ихластан. – Диңгезчеләр өч ел хезмәт итәләр, ничек үткәрермен көннәремне синсез… Хатларыңны ешрак яз, иренмә, – дип үтенде Анна, хисләрен яшермичә.
Борынгыдан килгән гадәт буенча, Анна егеткә үзе чиккән кулъяулык сузды:
– Бүләгем булсын. Сакла, икебезнең исем дә язылган. Менә, кара, – дип кулъялыгын итәгенә җәеп салды.
Аралар ераклашкач, күңелне хатлар гына җылыта алмый икән. Хат язарга яратмый да булып чыкты егет. Язса да, бик кыска, коры итеп яза, хатлары хисләргә саран була иде. Сандыр яңа мәхәббәтен очратуга, аралары бөтенләй суынды. Бер-берсен бәйләп торган җеп өзелде дә китте, хатлар йөрүдән тукталды. Аннага түгел, әти-әнисенә дә сирәк яза башлады Сандыр. Аның теләге тормышка ашты: өч ел диңгезче булып хезмәт итте. Диңгезгә гашыйк иде шул. Армия хезмәте тәмам булуга, Валя белән өйләнештеләр дә. “Өйләндем, Сахалинда калам”, – дип хат язып, туганнарының үзәкләрен өзде ул. Өйләнгәч тә диңгезне ташламады. Валя белән дә ел әйләнәсенә ике-өч тапкыр гына күрештеләр. Чын “диңгез бүресе”нә әйләнде дә куйды.
Отпуск якынлаша башласа, “Валя белән авылга кайтабыз” дигән хәбәр җибәрә торган иде. Әнисе сөенечен бөтен туган-тумачаларына җиткерә, шатлыгын уртаклаша. Өйләрен җыештыра, тәрәз пәрдәләрен юып элә, хыялланып килене белән улын көтә. Көтеп көтек булып беткәндә, “Быел булмады инде, әни, җәренгә кайтабыз” дигән, олыларның өметләрен кискән хат килеп төшә. Әнкәсе кайчак сукрангалап та алгалый: “Җәһәннәм тишегенә китеп олакты, безне диңгезгә алыштырды да куйды. Шул дальный плавыннарын әйтер идем, кем уйлап чыгаргандыр?”
Быел кайта, җәренгә кайта, дип хыялланудан уза алмадылар – шулай гомер үтә торды. Сандырга хатыны белән парлашып авылга кайтулар насыйп булмады. Әнкәсенә дә Сахалин киленен күрергә язмаган булып чыкты. Шулай да бер елны энесе Андрей белән хатыны Настя, җыенып, кечкенә уллары Диманы да алып, Сахалинга барып, дәдәсендә кунак булып кайттылар. Япь-яшь, типсә тимер өзәрлек батыр, таза егет иде дәдәсе. Буй-сыны белән генә түгел, зур кара күзләре, куе бөдрә чәчләре, тылсымлы тәмле теле белән дә җәлеп итә иде ул кызларны. Унбер ел эчендә бик үзгәргән. Шаян, җор телле, күзләре очкын чәчеп торган Сандыр түгел. Басынкы, күп сөйләшми. Тагын да уйчанланган.
– Безнең туйга да кайта алмадың. Әти-әни олыгаеп бара, чирдән башлары чыкмый. Алар исән чакта кайтып, күреп кал, гомер буе үкенергә калма, – дип үтенгән иде Андрей.
– Сезнең туйга кайта алмадык, Диманың туена кайтырбыз, – дигән иде дәдәсе балкып.
– Син нәрсә, Сандыр дәдәй, орчык хәтле Диманың туена бик ерак бит әле, әни-әтине күреп, бәхиллекләрен алып кит. Армиягә җитмеш икенче елда киткән идеңме? Шуннан юк булган кеше бит син, – дип төрттереп тә куйган иде Андрей.
– Сүземдә торам: Дима өйләнгәндә кайтам, – дип үзенекен генә сөйләде ул. – Әти-әни дә исән-сау булсыннар, начарны уйламыйк әле, энем, – дип кунакларны озатып калды.
Шаярып кына әйтелгән сүз фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килде бугай.
– Сандырның тормышы матур, яхшы гына яшәп яталар, – дип кайтып сөйләгәч тә әнисе:
– Рәхмәт, балалар, сез дәдәгез янына барып, тормышын күреп кайткач, мин дә үз күзләрем белән күргәндәй, аның белән сөйләшкәндәй булдым. Аралар ерак шул, бик күрәсем килсә дә, ерак юлга чыгарга куркам, – диде.
Андрейлар Сахалиннан кайткач, бөтен туган-тумачаны чакырып, зур табын җыйдылар. Табын тулы Сахалин күчтәнәчләре иде. Гомердә күрмәгән, авыз итмәгән кыйммәтле уылдыкларның, балыкларның да ниндиләре генә юк. Әти-әнисенә кием-салымны да дәдәсе белән җиңгәләре бик белеп алганнар. Бөтен алып кайткан әйберләре аларга таман булды. Настя икенче баласы белән авырлы иде ул чакта. Озакламый кыз бала тугач, “Таня” дип кайнанасының исемен куйдылар.
Әти-әниләренең бакыйлыкка күчүләренә дә байтак гомер узган. Тыныч күңел белән киттеләрме, юкмы – беркем дә әйтә алмас, телләрендә гел Сандыр булган. “Менә Сандырның киткәненә егерме сигез ел, – дигән әнисе көннәрнең берсендә. – Сандыр улым кырык алтысын тутырды. Суга төшеп югалгандай булды…” Шул яз әниләренең соңгы язы булган…
Әниләре белән хушлашуга өч ай дигәндә, әтиләре дә китеп барды. “Нигез җылысын сакла, улым. Туган нигеземдә кунак булып түгел, хуҗа булып яшәргә син каласың, шуңа күңелем тыныч”, – диде әтисе Андрейга. Үлеме якынлашуын да сизгән булган, ахрысы. Иртән торуга, төшен әйтә: “Әниегез белән күрештем. Төш бик белгертеп керә миңа”, – дип сөйләнгәләп тә ала. Үлем түшәгенә егылгач, никтер Сандырны теленә алганы булмады картның. Олы улына булган үпкәсе зур иде, ахры.
Гомер агымсудай ага тора. Андрейның балалары да үсеп җитте. Кызы Таня Казан университетына укырга керде. Улы институтның соңгы курсында, тиздән инженер булачак. Диплом яклыйсы гына калган икән. Өйләнәм дип шапырына да башлаган. Чәпчи Үринкәсенең кызы белән чуала икән, ристан. Үринкә кызы икәнен белгәч, йокысыз калды Андрей. Үринкә – аның беренче мәхәббәте иде. Мәңге оныта алмас кебек иде Андрей аны. Менә хәзер бар да кабатлана түгелме? Димасы гел шул кыз янында. Укуын тәмамлап эш күрсәткәне, әнисенә акча да кайтарганы юк бит әле. Ул туйларны нинди акчага үткәрергә уйлый торганнардыр. Яшьләр аңламый шул: мич башында җиләк пешми, чалкан ятып, шалкан үсми. Шулай да, эшнең майлы бәлеш түгеллеген бик яхшы аңлый алар, бу турыда сөйләп торасы да юк.
– Кырык биш яшеңдә бабай булып куюың да бар, Әндрей дәдәй, – диде сеңлесе Надя. – Диманың күзе-башы тонган, ак-кара күренми хәзер аның күзенә. Ул-бу булганчы, тизрәк өйләндер син аны!
Андрей үзе дә шулай иртә, егерме икесе тулыр-тулмас өйләнгән иде.
– Улым, Җәпим кызы беркая да качмас, ике уйлап, бер эшлә, укуыңны бетер, – дигән иде әнисе ялынып. Кая ул тыңлау, тизрәк өйләнәсе, Настяны үзенеке итәсе килде шул. Укуын бетерә алмады. Әллә шул Иринага үч итеп өйләнде инде? Йөрәк парәсе, атасы баласы, менә терәк, Димага да егерме ике тулган икән бит! Өйләнмә, ашыкма, дип сүз әйтеп кара син аңа! Ни әйтергә белер, ишетмәгәнеңне ишетерсең. Әнисенең Ирина кызына өйләндерәсе килмәс. Һаман шул Үринкәдән көнләп башымны ашый бит. Җае туры килгән саен: “Син аны оныта алмыйсың, күңелем сизә”, – ди. Минеке әллә ниләр сизә дә бит, берни дә эшләп булмый. Өйләндерәсе килми икән, малаен үзе күндерсен Настя.
Җәгүр Сандыры кайта икән, дигән хәбәр минуты-сәгате белән авылга таралып өлгерде. Бигрәк тә аны яхшы белүче кордашлары, туган-тумачалары гөжләде.
– Ничек кайтасы иткән ул?
– Әти-әнисенең үлгәнен генә көткәнме әллә?
– Хатыны да үлгән икән бит, ялгызы гына кайта икән.
– Бәлки, өйләнеп китәргә дип кайтуыдыр.
– Сахалин марҗасына капланып, баласыз да калды.
– Хатын өчен калмады бит ул Сахалинда, диңгез ярата иде.
– Байлык артыннан куды ул, диңгездә акча күп анда.
– Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән җир якын, диләр, менә шул инде бу, – диеште авылдашлар.
– Кайтсын, кайтсын… Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта. Бик булган малай иде. Классларында иң алдынгысы. Рәсем төшерергә дә оста булды. Бөтен ясаганы кораблар иде. Без аны рәссам булыр дигән идек. Рәсем ясап, ничәмә-ничә дәфтәр тутырды ич. Хыялый иде шул. Кысыр хыяллары шулай төп башына утыртты үзен. Ата-ана сүзен санга сукмаган берәүнең дә бәхетле булганын белмим, – кебек сүзләр дә бик күп булды.
Сандырның кайтуына “сәбәпче” Дима иде. “Дима өйләнә. Кайт”, дип әтисе исеменнән телеграмма сукты егет. Егерме сигез ел кайтмаган Сандыр сүзендә торды. Шулай, сүзең үлгәнче, үзең үл, диләр! Бөгелмәгә дәдәсен каршыларга Дима машина белән үзе барды. Вагон ишегеннән башы күренүгә, дәдәсен танып алды ул. Нәкъ әтисе икән, койган да куйган. Гәүдәгә озын, ябык, диңгездәй тирән кара күзләр, кояштай түгәрәк йөз. Чәчләре генә сирәгәйгән, агарган. Диманы күргәч:
– Каршы алучы булмаса, кире китә идем, – дип авызын ерган булды. Йомшак итеп «улым» дип дәште. Аркасына шап-шоп суккалап, озаклап кочты. Чынлап та ялгызы гына иде ул. Хатынын начар чир алып китүен, Сандырның ялгыз калуын туганнары белә иде.
– Бу җирләргә аяк басмаганга утыз елга якын вакыт узган… – дип куйды ул машина кузгалып китүгә. Сүз иярә сүз чыгып, Диманың кем кызына өйләнүе белән дә кызыксынды.
– Син авылда кемне беләсең соң? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды егет.
– Син әтиеңә охшаганың, түгәрәк баш. Өзелгән дә төшкән Әндрей, –диде Сандыр, шатлыгын яшерә алмый.
– Минем түгәрәк баш икәнне кай арада күрдең әле? – дип көлдерде аны егет.
– Күренә, бик тапкыр үзең, – дип шатландырды ул энекәшен. – Әлмәтне бөтенләй танымаган да булыр идем, указатель шәйләнде, – дип елмайды Әлмәткә кереп барганда. Дәдәсенә шәһәрне күрсәтү нияте белән Дима иң матур урамнардан үтте.
– Иске базар да, бараклар да калмаган – могҗиза бит бу! Мондый гүзәл шәһәрләр Рәсәйдә бармак белән генә санарлыктыр, – дип сокланып утырды Сандыр.
Шәһәр белән Таллы арасы ун чакырым гына. Шәһәрне чыккач, авылга бик тиз кайтып җиттеләр.
Көн кичкә авышкан булса да, май урталары булганлыктан, якты иде әле. Авыл урамына керүгә, дәдәсе, күңеле нечкәреп, дымлы күзләрен кулъяулыгы белән сөрткәләп алды. Хатын-кызлар кебек яшь сыгып утыруыннан читенсенсә дә, үзен кулга ала алмады – күңелендә хисләр ташый иде.
– Гафу итә күр, улым, бик дулкынланам, йөрәгем сикерә, елата, – диде калтыранган тавыш белән.
– Мин сине аңлыйм, дәдәй, – диде энекәше.
Машина ике катлы йорт каршына килеп туктагач, Сандыр кымшанмый утыра бирде.
– Кайтып җиттек, дәдәй, – дигәч кенә урыныннан күтәрелә башлады.
Танырлык түгел… Йортын да, авылын да танырлык түгел… Әти-әнисе гомер кичергән, Сандырлар гөрләшеп үскән агач өйдән җилләр искән. Тирә- якта да гел икешәр катлы кирпеч йортлар гына күренә. Менә терә Таллы! Йортның тыкрык ягына Сандыр үз куллары белән утырткан пар имәннәр исән икән. Капка төбендәге өянкеләр дә һаман шул. Ул, машинадан чыгуга, өянкеләргә барып сарылды. Куллары белән аларны кочты. “Көткәннәр, рәхмәт төшкерләре. Кайтасымны сизгәннәр алар, мине көткәннәр”, – дип тәкрарлады Сандыр үкси-үкси. Берәүдән дә читенсенми, кычкырып елый иде ул. Андрей, машина тавышын ишетеп, кунакны каршыларга чыккан икән. Кочаклашып, елашып, гөрләшеп алгач, өйгә керделәр.
Настяның эше тыгыз, ул аш-су әзерләү белән мәшгуль иде. Ул да кунакны үз итеп каршылады. “Кунакны йорт-кура белән таныштырып чыгыгыз, юындырыгыз”, – дип әмер бирергә дә онытмады.
Өй белән Дима таныштырды. Өске катта кунак бүлмәсе, йокы бүлмәләре, ванна, туалетлар иде. “Шәп яшисез”, – дип тел шартлатты Сандыр, өстә йөреп чыккач. Матур итеп, зәвык белән ясалган ремонтка да, кыйммәтле җиһазларга да соклануын яшерә алмады. Беренче катта зур аш-су бүлмәсе урнашкан. Кунак бүлмәсе, йокы бүлмәсе, туалет-ванна.
– Башым әйләнә сезнең хан сараенда, – диде ул, ниһаять. – Качышлы уйнарга, югалырга да була өегездә!
– Күбесе шулай яши бездә. Шәһәр якын. Нефтьче булып эшләп, баеп беттеләр. Совхозда эшләүчеләр дә нефтьчеләрдән ким яшәми. Акчаны көрәп алалар. Күбесе йорт-җирләрен яңартып бетерде. Мал да асрамый, шәһәрчә итеп яшиләр. Элек бер урам булса, хәзер авылда ун урам бар. Авылдан берәү дә читкә китми, киресенчә, киткәннәр кире кайта, – дип сынап дәдәсенә карады Андрей. – Читтән килүчеләргә совхоз коттеджлар төзеп бирә. Кер дә яшә, тик совхозда гына эшлә.
Өй эченә таралган аш-су, бәлеш, пәрәмәч исләре ашыйсы килүне искәртеп, борыннарны кытыклап тора. Сандырның карыны ач булгангамы, тәмле ризык исеннән башы әйләнеп китте. Алар үскәндә, әнисе гел тәмледән-тәмле күзикмәкләр, тәбикмәкләр, кыстыбыйлар, көлчәләр пешереп, балаларын сыйлап кына тора иде. Он иләгәндә, йөзләре, керфекләре тегермәнченекедәй ап-ак булыр иде. Сандырны иртәнге йокысыннан да тәмле ризык исләре уята иде. Әнисе ипи пешерергә дә оста иде. Ипи пешерү өчен “баш”ны күршеләре гел әнисеннән алдылар. Әнисенең мичтән яңа гына чыккан кайнар ипекәе – дөньядагы иң тәмле ризык булгандыр ул. “Менә шушы калач кына кеше гомерен саклап кала. Ачлыкта шушы ипекәй зурлыгындагы алтын да саклый алмый”, – дип еш кабатлый иде әнкәләре. Әткәсе белән әнкәсе бик запаслы булдылар, лар тулы бодай, он булыр иде. Мал асрагач, иттән, сөттән дә өзелмәделәр. “Иман әйтми, аш табыны янына килмәгез”, – дип өйрәтә иде әнкәләре .Табыннарның бөтен яме, бөтен күрке – хуш исле ипекәйләрдер. Яңа сауган сөт белән яңа пешкән кайнар ипи, бәрәңге ашап үскән авыл малае бит ул. Менә хәзер дә пешкән ризык исе әнисен хәтерләтте. Әнисе исәндер, йомышы булып чыгып кына киткәндер, менә-менә килеп керер кебек тоелды Сандырга. Күпме гомер яшәп, нинди генә ризыклар ашамады, ләкин аларның исе балачактагы әнкәсе пешергән ипекәйләргә җитә алмады. Аларның тәме дә тел төбендә генә тора, онытыла торган түгел. Әнисе исән чакта кайта алмавына үкенеч биләп алды күңелен. Уйларыннан килене айнытып җибәрде:
– Дәдәйне сүз белән генә сыйламагыз. Әйдә, дәдәй, түрдән уз.
Табын тулы сый-хөрмәт, килен төн йокламый пешеренгән диярсең. Түргә Сандырны утырттылар. Уң ягына Андрей, сул ягына Дима кереп утырды. Берәр рюмка йотып куярга да өлгерми калдылар, шул арада ирләре белән бала-чагаларын да ияртеп, сеңелләре Рая белән Надя килеп керде.
– Бездән качып котыла алмассыз, бездә чыбыксыз телефон яхшы эшли. Җәгүр Сандыры кайткан, дип бөтен авыл шаулый, – дип көлешеп тә алдылар.
Кочаклашу-елашуларның иге-чиге булмады.
– Таня белән Рая, мин киткәндә, нечкә билле, чибәр, яшь кызлар иделәр. Котлыйм үзләрен, әни булу бәхетенә ирешкәннәр. Арагызда мин генә ялгыз, – диде Сандыр.
– Яшь бит әле син, менә өйләндереп җибәрербез үзеңне, балаң да булыр әле, – диеп көлешеп алды туганнар.
Табын түгәрәкләнде. Эх, әти-әни генә юк! Алар да исән булса, ничек шатланырлар иде, дип уфтанып та алдылар.
– Сахалинга кунакка барып кайтуыбызга да унҗиде ел үтеп киткән. Сез генә Валя җиңги белән парлашып кайта алмадыгыз. Әти-әни исән чакта кайтып, аз гына кунак булып киткән булсагыз, үкенечкә урын калмый иде, – диде Андрей.
– Берәү дә судан пакь, сөттән ак түгел. Зинһар, ул турыда сөйләп, яраларыма тоз салмагыз, – диде Сандыр калтыранган тавыш белән. Мөлдерәп тулган күзләреннән менә-менә яшь яңгыры коелыр кебек иде.
– Сез бик бәхетле кешеләр. Сез шатлыкта да, кайгыда да бергә. Әти-әни белеп әйткән: бәхетне читтән эзләмиләр икән. Олы сүзен тыңламаган олыгайганчы игелек күрмәс, дигән борынгылар. Үкенүдән файда юк хәзер. Дима өйләнсә, кайтам, дигән сүзем бар иде. Кешенең сүзе белән эше бер булсын дип, сүземдә тордым, телеграммагызны алу белән, кайтып та җиттем, – диде ул елмаерга тырышып.
Шуны гына көтеп торгандай, Настя телгә килде:
– Нинди телеграмма турында сөйлисез? Нинди туй, кайчан өйләнә?
– Борчылыр урын юк, карчык, – диде Андрей, улына явасы укларны үз өстенә алып. Дима өйләнергә тели. Дәдәсенә телеграмманы ул суккан, молодец.
Хатыныннан теләсә нинди тузга язмаган сүз көтәргә була, керәшеннең акылы керделе дә чыктылы, дигәннәре дә нәкъ аның хатынына атап әйтелгән диярсең. Шуңа борчылды да Андрей. Гомердә булмаганны, тотлыгып та алды.
– Нинди искиткеч яңалык! Нигә мин белмим бу турыда? – дип куйды Настя. – Өйләнми генә торсын әле. Андрей телеграмманы җүри сукты, дәдәсе кайтсынга гына.
Диманың сөмсере коелды. Ул, ярдәм ит дигән кебек, ялварып әтисенә карады. Әтисе, борчылма, улым, дигәндәй, күзен кысып куйды. Надя белән Рая сеңелләре дә:
– Дима – җиткән егет, өйләнергә бик вакыт, – диештеләр. – Андрей дәдәй үзе дә егерме икедә өйләнде. Җиңги, синең унсигезең дә тулмаган иде бит. Нинди матур тормыш кордыгыз. Балалар сездән үрнәк алып яшәрләр. Диманың йөргән кызы ошатмаслык түгел: чибәр, тыйнак, акыллы. Яшьләр пар килгән, – дип, түтиләр Диманы якладылар. Тик Настяның тиз генә бирешәсе килмәде. Сыртың сынса да, сереңне бирмә, диләр дә бит, юк шул, дәшми кала алмады, бар серен ачып салды Настя:
– Чәпчи Үринкәсен оныта алмый безнең Әндрей. Кызын булса да киленлеккә алырга тели, – диде ул, тавышын күтәрә төшеп.
– Нәрсә сөйләгәнеңне колагың ишетәме, юкмы? Юк-бар сүз сөйләп, мәҗлеснең ямен җибәрмә. Башыңа шәраб суккан синең. Әйтәм ич, сиңа эчәргә ярамый! Ә син тыңламыйсың, – диде Андрей, тавышына усаллык чыгарып.
– Юк белән булышмагыз. Үткән-беткән бит инде. Килен, юкка борчыласың, – диде Сандыр. – Үпкән-кочкан – җилгә очкан, диләрме әле?
Энесе белән Үринкәнең маҗаралы мәхәббәт тарихын бик яхшы хәтерли ул. Кая, онытырлык кына булдымы соң?! “Таһир-Зөһрә” дип йөртәләр иде ич аларны.
– Талашуга киткәнче, теманы үзгәртик. Сандыр дәдәйне тыңлыйк әле, ул сөйләсен, – диде Рая, сүзне икенчегә борып.
Сандыр дәдәләре күп сөйләде. Яртышар елга диңгезгә чыгып китүләре турында да, гомеренең бик тиз узып баруын, ялгыз калуын, туган авылын сагынып яшәвен, туганнарын бер генә мизгелгә дә онытмавын, инде ялгыз башы Сахалинда торасы килмәвен, бөтенләйгә кайтырга теләге барын сөйләде. Ярты төн узгач кына таралыштылар туганнар. Кунакларны озатып кергәч, Настя өске каттагы кунак бүлмәсендә Сандыр дәдәсенә урын җәйде.
– Синең йокы бүлмәң шушы булыр, – диде ул аңа.
Диманың бүлмәсе дә өстә икән. Таня Казанда булганлыктан, аның бүлмәсе буш иде.
Сандыр белән Настяның йокы бүлмәләре аста. Бүлмәләренә кереп ятуга, Настя еларга тотынды. Кеше ишетмәслек итеп, тавыш-тынсыз гына яшь сыкты ул. Ничә еллар буе җыелып килгән үпкә-рәнҗешләрен исенә төшереп, үзен кызганып елады. Аннан да бәхетсез кем бар икән? Шул Үринкә кызы белән чуалмаса, авылда кыз беткәнмени Димага? Күпме кисәтте ич Настя үзен. “Әнисе белән дә дуслыгым юк, улым, кирәкми ул кыз, башканы сайла. Эш зурга китмәсен”, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев