Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Зинаида Захарованың “Кысыр хәсрәт” әсәре (Дәвамы)

Зинаида Захарова Әлмәт районы Кәләй авылында яши. Бүген без “Кысыр хәсрәт” исемле әсәрен тәкъдим итәбез.

ӘСӘРНЕҢ БАШЫ

Җәгүрнекеләр кире, кирелекләре белән авылда дан тоталар. Токымнары шундый. Бер аның Димасы гына башка төрле буламы соң?! Андрей орлыгыннан ясалган бала булгач, аңа охшамый, кемгә охшасын соң инде?!

Андрей да кереп ятты. Салмыш иде, аңа бүген диңгез тубыктан. Хатынын кочакламакчы булып үрелгән иде, Настя күтәрелгән кулны бәреп төшерде.

– Якын киләсе булма, – дип ысылдады хатын, – бар, әнә, Үринкәңне коч.

– Тавыш чыгарасың киләме? Нигә бу кадәр ярсыйсың? Мине дә, үзеңне дә җәфалыйсың. Кайчан акыл керер икән син тилегә? Үринкә кирәк булган булса, аңа өйләнгән булыр идем. Мин аны түгел, сине яраттым, – дип карчыгына елышты ир. Настя йомшый төште. Бераз тын ятканнан соң, телгә килде:

– Ходайдан узып булмас инде, язганын күрербез.

Бик арыган, йончыган иде, ире кочагында изрәп йокыга китте хатын.

Икенче көнне ир эшеннән кайткан уңайга, өйгә дә керми, бакчада яшелчәләренә су сибеп йөргән Настя янына үтте.

– Безнең кунак ни хәлдә? Сахалинга китеп бармадымы? – дигән булып тозсыз гына шаяртып алды. Настя начар кәефен тирәнгәрәк яшерергә тырышса да, булдыра алмады.

– Йә, сайрап җибәр. Тагы нинди әйтер сүзләрең калган?

– Бер атнадан Тройсын. Кыз килешергә барырга кирәк. Күрәсеңдер, Дима, балтасы суга төшкәндәй, бик күңелсез йөри. Аның бит әле диплом яклыйсы да бар.

– Күрәм, сукыр түгел, – диде хатын дорфа  гына. – Нигә минем белән киңәшми ул! Мин бит, начар булсам да, аның әнисе! – дип кызды Настя.

Бер сүз җитә үзенә, кызган табадан да болайрак кыза. Нәселләрен дә юкка гына “кызган” дип йөртмиләрдер. Андрей “Өйләнәм” дигәч, әнисе: “Улым, ул нәселнең “кызган” дигән атлары бар. Бергә торасы булгач, бик борчылам”, – дигән иде. Борчылырлык урын булган икән! Ләкин ничек тиз кызса, шулай тиз суына да аның Настюшы.

– Карчык, каршы килмик инде яшьләргә. Баш булса – мал, аш булса, казан табылыр, диләр. Дима белән сөйләштем. Өйләнешүгә каршы килсәгез, диплом алуга, Таня белән авылдан чыгып китәбез, ди бит. Кеше көлдермик инде, болын хәтле өйдә икәү калып нишләрбез? – дип хатынын кочып алды Андрей.

– Без күптән кеше көлкесе булган инде. Шул синең сөйрәлчек Үринкәңне кодагый ясап түремә утыртыйммы? Сөяркәң белән туганлашасым юк, теләсәң ни эшлә, бу соңгы сүзем, – диде ул. Андрейны җиде бабасына җитеп тиргәргә әзер иде Настя, булдыра гына алмады – Андрей сүз бирмәде.

– Кичә генә гел икенче сүзләр сөйләдең, Ходай язганны күрербез, дип тә куйдың. Әллә алышындың инде, карчык, әллә җеннәрең котырта инде сине? – диде хатынының балавыз сыгуын күреп торган ир. Хатыны тыңлаудан узган иде, шуңа да Андрей чыгырдан чыга башлады:

– Елама бакча сасытып, кеше-мазар ишетмәсен, – диде ул. – Бала-чага булма инде, син бит образованный кеше, китапханәче. Күп укыйсың, күп беләсең, – дип, хатынының салпы ягына салам кыстырырга да онытмады.

Тиз генә бирешсә, Җәгүр Әндрәе буламы соң ул?! Алар нәселенең үз сүзе генә сүз. Андрейның сүзе өстә калырга тиеш. Бу – факт. Җитмәсә, Сахалиннан туйга кайткан кунагы да бар.

– Кода-кодагый булып, Үринкәнең өстәл башына икәү парлашып кереп утырырбыз. Бөтен авылны шаккатырып, шаулатып туйлар үткәрербез. Әйдә, карышма, бу шимбәдә кыз килешергә барыйк. Туйлары Дима диплом яклагач, Тройсын атнасы узгач булыр, – диде ир, хатынына сүз әйтерлек урын калдырмый.

Настя юкка борчылган икән. Кыз килешеп, туй көнен билгеләп кайткач, бөтенләй тынычлап калды ул. Күңел түрендә тамыр җәйгән көнчелеге дә таралды. Кеше карбыз түгел, эчен ярып карап булмый; шулай да, булачак килене Таня ошады Настяга. Дима кызны сайлый белгән: чибәр, ягымлы. Сорауларга да уйлап кына җавап бирә. Артыгын сөйләшми, тыйнак, Диманың күзенә генә карап тора. Югары белемле, авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Тагын ни кирәк инде?! “Теләмәсәм, Үринкә белән аралашмам да, аның белән яшисе түгел, кызы әйбәт булсын, малайны санлап торсын”, – дип үз-үзен юатты Настя.

Сандырга авылда искиткеч рәхәт, күңеле тыныч иде. Кордашлары, дус-ишләре белән дә гел күрешеп, аралашып тора. Авыл тормышына да бик тиз ияләште, әйтерсең лә ул гомере буе шушында яшәгән. Өйдә утырырга вакыты да калмый, йә бакчада казына, йә таныш-белешләренә барып кайта. Су буйларына төшеп, үзе су кереп, балык тотып, җәйләрен үткәргән инешне дә күрәсе иткән иде, тик инеш юк дәрәҗәсендә икән. Чишмәдән агып төшкән су белән генә яши булып чыкты ул. Тар гына калган, төбенә калын булып ләм утырган. Ләм килешкән, инеш урынында котырып камыш үскән. Монда хәзер без хуҗа дигәндәй, тырпаешып, җилдә тирбәлеп утыралар. Кыскасы, елга юк. Ә бит алар үскәндә, елганың бер ягыннан икенче ягына йөзеп чыгулар һәркемгә дә тәтеми иде. Бөтен малай-шалай суга керергә тәвәккәлләми дә иде. …Моряк булам дип хыялланган Сандыр судан чыкмый да иде. “Кем морякча йөзә белә, әйдәгез, узышабыз”, – дия иде ул. Малай-шалай белән узышып йөзәргә ярата иде. Каз бәбкәләре саклыйм дигән сәбәп табып, иртүк казлар куып су буена элдертә, көннәрен шунда үткәрә. Ашау-эчү дә онытыла. Бөтен малай-шалай кипкән балык кебек кибә иде җәй көне. Аяклары «чебиләп», канап бетсә дә, авыртуын да сизмиләр иде. Җәйләре яланаяк үтә иде. Кич, эшеннән кайткач, кычыткан тотып, ыштаныңны төшереп артыңны пешерәм, малай актыгы, дип, әнисе очып су буена төшәр иде. Малаеның судан башы гына чыгып, чак күренеп торган улын күреп алуга, чыгырдан чыккан ана: “Сеңелләрең кая? Әндрәй кая? Ник балаларга күз-колак булмыйсың?”, – дип су буйларын яңгыратыр иде. Кая инде әнисенә Сандырны куып тотулар?! Әнисе су буеннан әйләнеп кайтып кергән мәлдә дүрт баласы да өйдә булыр, бүген тагы ни күрербез дигәндәй, әниләре кайтуны көтеп утырырлар иде. Чөнки Сандыр аларга бер генә сызгыра, энесе, сеңелләре кайтып та җитәләр. Әниләре кичкырын, ана каздай каңгылдап, аларны ашатыр-эчертер дә сукрана башлар иде:

– Күрше Аннага карыйм да, сокланып туя алмыйм, әнисеннән көнләп тә куям. Ни ара бәрәңге араларын утап, матиклап куйган. Анасы, шул Аннага ышанып, гектары белән чөгендер ала. Шул бала җәй буе чөгендер басуында. Ике кат утап, сирәкләп чыга. Чөгендер эшләүчеләргә капчыгы белән шикәрен дә бирәләр. Безнекеләрдән юк инде. Безнең бакчада чүп котыра. Кызларым кайчан үсеп җитәрләр инде, кул арасына керерләр иде. Безнең Сандыр, су күрсә, дөньясын оныта…

Их, үткән гомер!.. “Гомер кыска, балам, кадерен белергә кирәк”, – дип әйтергә ярата иде әтисе. Никадәр кыска икәнен Сандыр хәзер генә аңлады. Ул уйлаганнан да кыскарак икән гомерләр… Иллегә җитеп килә – яшәмәгән дә кебек. Диңгез йоттымы соң әллә яшьлек елларын, әллә соң ул дөрес яшәмәдеме? Әнә бит, яр буенда үскән таллар да, соңга калдың, син яраткан инеш кипте дигәндәй, моңаеп утыралар. Талларның башлары иелгән, яфракларыннан яшь тама. Таллар да елый икән. Сандырның да күңеле тулды, буш инешкә карап: “Ямь беткән монда, елга тикле елга корыган”, – дип пышылдады ул. Еламас өчен тешләрен кысты, тизрәк моннан китү ягын карады. Кайткач та тынычлана алмады. Күз алдында камышлар тырпаешып йөрде, елак таллар бер-берсен узарга теләгәндәй: “Соңга калдың, соңга калдың”, – дип пышылдадылар.

Көннәр сизелми дә уза. Буш вакыты булганда, Сандыр эшчеләр кайтуга ашарга да пешереп куйгалый. Аның пешергәнен хуҗалар мактый-мактый ашыйлар.

– Дәдәй, син пешекчеләрдән дә остарак, – диделәр аңа өйдәгеләр бертавыштан. Сүзләре күңеленә хуш килде, аш-суны гел төрләндереп торды.

– Өйдә булганда, җиңгәгезне дә гел сыйлап кына тора идем. Пешергәнемне мактап ашый иде, мәрхүмә, – диде ул хатынын искә төшереп.

Рая белән Надя Сандыр дәдәләренә тынгы бирмиләр, чакырып аптыратып бетерделәр. Килмисең, туган итмисең, дип үпкәли дә башладылар. Сеңелләрендә кунак булып, аларның да тормыш-көнкүрешләре белән дә танышып кайтты Сандыр. Алар да бик матур яшиләр. Яшь кенә булсалар да, тормышлары җитеш. Кайчан өлгергәннәр, баеп та беткәннәр, дип, күргәннәрен исе китеп Андрей белән бүлеште ул.

– Кияүләр тырышлар, барын да үзләре булдырдылар. Икесе дә төзүчеләр, куллары алтын, бөтен эшне дә белеп, җиренә җиткереп эшлиләр, – диде энесе. – Икесе дә Әлмәттә зур төзелештә, йортлар салалар. Көн үтсенгә йөри торганнар түгел, булсын дип эшлиләр. Эшкә теләкләре бар, ә ул булганда, беләк карышмый.

– Сеңелләр дә авылда иң булганнардан. Ирләре тапканны юкка чыгармыйлар, – дип, кызларны мактады Настя. – Икесе дә балалар бакчасында алдынгы тәрбиячеләр. Балалар да ярата үзләрен, авыл кешеләре.

Ниһаять, көткән Тройсын да килеп җитте. Көн матур, күк йөзе төпсез, чалт аяз. Иртән торуларына, Настяның бәйрәм табыны әзер иде. Казаннан кызы Таня шылтыратып алды:

– Бәйрәм юк безгә, имтиханнарга әзерләнәбез. Миннән Тройсын каенына күп сәлам. Елгага каен яфраклары ташларга онытмагыз. Имтиханнарга уңышлар теләп, каенга минем исемгә дә яулык бәйлә, әни! – дип үтенде төпчекләре.

Йоласы шундый, туйга чаклы яшь кәләш үз йортында яши. Дима да үзләрендә. Ул, иртүк торып, Үринкәләргә, Таня янына җыенды. Костюм- чалбарын, ак күлмәген үтүкләп, пөхтә итеп киенеп, итальянский түфлиләрдән әнисе каршына килеп басты да:

– Йә, синең улың чибәрме? – дип шаяртты.

– Миңа охшагансың, – диде әнисе горур гына. – Әллә мин чибәр түгелме? Авылның беренче чибәре идем. Хәзер дә йөзләрем тулган айдан ким түгел!

Дима да әнисенең шаяртуын күтәреп алды. “Ашамый-эчми китмә” дигән сүзләр Диманы ишектә куып тотты.

– Киттем, әни, Таняны гына кереп алам да, әрәмәгә каен сайларга төшәбез, авылның бөтен яшьләре шунда җыела. Каенны каршыларга авыл башына чыгарга онытмагыз!

Ничек онытсыннар ди инде! Ашый-эчәләр дә каен каршыларга китәләр, боерган булса. Каен бәйрәмен дә, халык йолаларын дә югалтырга ярамый.

– Менә, дәдәй, күр дә тор, килен әйткән иде, диярсең, бәйрәм каенын каршыларга халык агыла да башлар. Күрше Микулай чыгып гармунын тартып җибәрсә, берәү дә читтә калмас. Балга җыелган кортлардай, каен янына җыелырлар.

Каенга эләргә өч ефәк яулык әзерләде Настя. Балалар пар канат булып гомер итсеннәр, бәхетле булсыннар дип, сатып алганда ук ике бер төслене килене белән улы өчен алды. Ә инде өченче яулыгын кызы өчен, аңа бәхет юрап каенга бәйләр.

Табын артында Настя, дәдәсе соравы буенча, Тройсын турында белгәннәрен сөйләп, “лекция” укып алды:

– Тройсын – дини бәйрәм. Олы көннән соң илле көн узгач үткәрелә. Халыкта аны “Җапрак бәйрәме” яки “Каен бәйрәме” дип тә йөртәләр. Табигатьнең иң матур, саф чагына, агачлар яфрак ярган вакытка туры килә ул. Таллының престол бәйрәме булганлыктан, башка авыллардан яшьләр, кунаклар кайта. Читтә яшәп гомер иткән авылдашлар да, бәйрәмне зурлап, туганнарын сагынып кайтып төшәләр. Тройсын хәзер яшьлек бәйрәме рәвешендә яши. Шулай да, һәр ел саен олылар чиркәүдә келәү итәләр, бәйрәмне зурлыйлар, гореф-гадәтләрне онытмыйлар. Исән чакта әни дә, Тройсын келәвен калдырмый, чиркәүгә бара иде. Каен каршыларга да ел да әти белән парлап чыгалар, каен белән югары очка кадәр баралар иде.

– Без кечкенә чакта каен ботакларын елгага сала идек, – диде Сандыр, ерак балачагын хәтерләп.

– Ул йола сакланган. Каенны озатып, югары очка кадәр өч чакрым барсаң, барын да күрерсең, – диде сүзгә кушылып Андрей. – Аннушны да күрерсең, башка классташларыңны да, – диде серле елмаеп.

Әрәмә ягыннан җыр агыла. Яшьләр җырлый. Каен күтәреп, моңлы Тройсын көйләре сузып, яшьләр авылга якынлаша.

Зәйнең сулары ай тирәндер,

Тирән җирләрендә билдәндер.

Җыру башлаулары, ай, бездәндер,

Күтәреп алуы сездәндер.

Эзәй буйларына мин җибәрдем

Кондыз гына кызыл биямне.

Ташламаек, дуслар, Эзәй буен,

Эзәй буе бигерәк ямьле.

Гармун тавышын, Тройсын көен ишетүгә, алар ашыгып урамга чыктылар. Настя артыннан Сандыр белән Андрей атлый. Сүзләре дә Тройсын турында… Йортлары түбән очта булганлыктан, ерак барасы түгел. Каенны озак көтәргә дә туры килмәде. Яшьләр, бәйрәм йоласына туры китереп, җырлап авылга керделәр:

Ак та каеннарны ямьле итә

Яфраккае белән туз гына.

Өстәл өскәйләрен ямьле итә

Ипекәйләр белән тоз гына.

Каенны егетләр, сакчылардай, авылны чыкканчы чиратлап күтәреп баралар. Яшьләр арасында Таня белән Дима да бар. Алар, әниләрен күрүгә, җитәкләшеп, янына килеп тә җиттеләр. Таня, булачак каенанасының күңеленә май салып, ягымлы итеп исәнләшергә дә, матур сүзләр әйтеп бәйрәм белән котларга да онытмады. Каенга яулыкларны бәйләргә дә булыштылар әниләренә. Авылдашларына тасмаларын, яулык, сөлгеләрне бәйләргә уңай булсын дип, егетләр каенны авыштырып тора. Каен тирәсенә олылар, бала-чагалар агыла, Тройсын түгәрәге зурайганнан-зурая бара. Түгәрәкнең урта бер җирендә – каен. Ул бизәлеп бетүгә, егетләр алга атлады. Микулай гармун сузуга, халык төркеме җырлаша-биешә каенга иярде:

Әйдәгезче, кызлар, без бәйлиек

Французский яшел яулыкны.

Бер дә Аллабыздан без сорыйык

Исәнлеккәй белән саулыкны.

Энесе һәм Настя белән бергәләп, Сандыр да каен артыннан атлады. Каенчы егетләр туктап ял да итәләр – йоласы шулай. Каен Андрейлар өе турына килеп җитүгә, Настя капка артына әзерләп куйган урындыгын урам уртасына чыгарып куйды. Бәйрәмне олылап “сый” чыгарды. “Әйдә, Әндрей, үзең сон, сыйла авылдашларны”, – диде ул тавышын күтәрә төшеп. “Егетләргә кирәкми, өлгерерләр әле”, – диде, егетләрне эчертергә ярамаганын искәртеп. Каен тагын түгәрәк уртасында калды. Уртада, каен янында, җырлашып, биешеп күңел ачулар башланды. Кара-каршы такмак әйтүчеләр дә күп.

Кояшлар да чыгар, ай, елмаеп,

Нуры каеннарга бәйләнеп.

Исәннәр дә булсак, без кайтырбыз

Туган илкәйләргә әйләнеп.

Хуҗалар, сыйларын сонып, авылдашларын сыйлап, җаннарына ял алды, рәхәтлек кичерде.

Кинәт Сандыр янында өч хатын-кыз пәйда булды. Үзләре көлешәләр, үзләре Сандырны оялтмакчы булалар:

– Күр инде, танымаган булып маташа.

– Танымыйдыр, бәлки! Сахалинда очраса, без дә танымас идек үзен.

– Хәзер таный, яхшылап күрсен әле башта, – диде иң чая, мут күзлесе. Бу таш астыннан чыккан Анна иде. Сандыр аны тиз таныды. Өчесе дә аның классташ кызлары булып чыкты.

– Аннуш, Катюк, Маша! Бу сез бит! Сезне дә танымасам, нәрсә була инде ул? Үләргә генә кала түгелме?

– Сандыр кайткан диләр, ә үзе күзгә дә күренми, – дип төрттерде Анна.

– Син кайткан дигәч, ашаудан да калдык, малай, – дигән булды Маша.

– Картаймагансың, үзгәрсәң дә, бик аз үзгәргәнсең, – дип өстәде Анна.

– Чәчеңә диңгез суы килешмәгән, ахры, коелып беткән, – диде нечкә тавышлы Маша.

– Оялтмагыз инде, кызлар, – диде Сандыр кызарып.

Классташлар уенга кермәделәр, Каеннан читкәрәк киттеләр.

Сүзне Анна башлады:

– Сөйлә инде, морской волк, озакка кайттыңмы?

– Ничек кунак итәрсез бит әле, карарбыз…

Сандыр күзен дә ала алмый Аннаны күзәтә иде. Каршысында беренче мәхәббәте басып тора. Үзгәргән, картайган, таушалган. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле ферма эшендә икән. Күзләре генә шул ут күзләр. Очкын чәчеп, Сандырны үтәли күреп, белеп торалар кебек. Аннаның Сандырга сораулары күп икәнен дә яшермиләр алар.

– Бераз йөреп килик әле без, сез сайраша торыгыз, – диде Катюк.

Сандыр белән Анна икәү генә басып калдылар.

– Рәхмәтем зур сиңа, Сандыр. Рәхмәтемне ирештерә алсам гына ярар иде, дип борчылып яшәдем.

– Нинди рәхмәт турында сөйлисең син, Аннуш? Миннән көләсең, ахры. Мин бит сине диңгезгә алыштырдым.

– Диңгезгә түгел, Сахалин чибәренә… Рәхмәт сиңа, “Кысыр хәсрәт” кушаматың өчен, – диде классташы елмаерга тырышып.

– Ул кушаматны үз гаебең белән алдың ич, оныттыңмыни? – диде Сандыр көлемсерәп.

Яшь, юләр чакларын искә төшерү шулкадәр рәхәт иде. Күпме уртаклык бит аларда. Бертуганнардай якын, бер-берсе өчен кадерле иде алар…

Анна җитди кыяфәткә кереп, сүзен дәвам итте:

– Кушаматның “хәсрәте” төшеп калып, “кысыры” гына калгач, бик үртәлдем. “Кысыр Анна” дип йөртә башладылар үземне. Бу синең миңа биргән бердәнбер бүләгең булды. Сиңа үч итеп, яратмасам да, ерактан килгән берәүне йортка керттем. Кушаматым төшеп калсын дип, бер-бер артлы биш бала таптым. Ләкин ул һаман ияреп йөри. Хәзер гарьләнмим инде, киресенчә, горурланам. Ике улым, өч кызым бар. Барысын да укыттым, югары белем бирдем. Укыттым дим, чөнки әтиләре, безне ташлап, үз якларына китеп барды. Балалардан курыкты. “Ничек үстерербез, нигә һаман бала ташыйсың?” – дип, дөкәнемә төште. Эзләтеп маташмадым, бәлки, исән дә түгелдер инде. «Кысыр» Аннаның биш баласы, өч оныгы бар. Балаларым-алтыннарым минем өчен үлеп торалар. Барысының да үз тормышы, берсе дә янымда калмады. Сагынырга ирек бирмиләр, кайтып, хәлемне белеп торалар. Мин бик бәхетле, Сандыр. Син бәхетлеме соң?

– Минем бәхетне беләсеңдер инде, җиткерүчеләр булгандыр. Сорап торган буласың тагы, – диде Сандыр үпкәләп. Гүя аның бәхетсезлегенә, яшьлек хыялына бирелеп Сахалинда калуына, ялгыз булуына Анна гаепле иде. “Ярага тоз сала, Аннадан моны көтмәгән идем”, – дип уйлап куйды бәхетсез ир. Икесе дә ялгыз. Күзләреннән күрде Сандыр, беренче мәхәббәте аны онытмаган, һаман ярата. Бергә булу өчен Сандырның бер сүзе җитәчәк. Ул югалып калмаска, форсаттан файдаланып калырга теләп:

– Оныкларыңа бабай кирәкмиме? Бик теләп бабай булыр идем мин аларга. Үземнекеләр юк. Ә бабай буласым бик килә! – диде.

Үз сүзләреннән куркып та куйды Сандыр. Ничек шулай әйтә алды соң ул? Иләктә су тормый, ахмакта сүз тормый, диләрме әле…

– Син һаман шул шаян Сандыр инде, – дип куйды Анна, кеше ишетмәсен дигәндәй, тыныч кына.

– Уены-чыны бергә, – диде Сандыр, елмаеп.

Хатын Сандырның сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белми. Шулай да, тимерне кызуында суга түгелме ир?

– Бик яхшы булыр иде. Каян башыңа килде бу уй? – дип авызын ерды ул.

Каен кузгалып китүгә, алар, бик якын кешеләрдәй, көлешеп каен артыннан атладылар. Авылдашлары да, борылып-борылып, алар ягына күз төшергәли. Ят күзләрдән читенсенеп:

– Бәйрәмнән соң очрашырбыз, Сандыр, хәзергә сау булып тор, – дип, елмайды Анна.

– Кайда очрашырбыз икән?

– Минем йортны да оныттыңмы?

– Ничек онытыйм ди… Күршеләр бит.

Анна, бераз баргач Маша белән Катюкны күреп алып, аларга кушылып китте. Сандыр энесе белән бергә атлады. Настя да ерак түгел, дуслары белән култыклашып атлый. Җырлашып, биешеп тә алалар. Югары очка җитеп, авылны чыккач, каенны уртада калдырып, зур түгәрәк ясадылар. Елга да ерак түгел. Югары очта ул киңрәк, мул сулы. Каенчы егетләр, берәм-берәм генә чишеп, яулыкларны каеннан ала тордылар.

– Йәгез, кызлар, егетләр, һөнәрләрегезне күрсәтегез! Кунак кызларын чиратсыз кертәбез, рәхим итеп, каен янына килегез! Яулык ошыймы, сөлгеме? Ошаган бүләкне биеп, җырлап алырсыз. Оялсагыз, булмый инде, буш каласыз. Таллыга кунакка килгән берәүнең дә буш киткәне юк иде әле, – дип тасма телләнде егетләр.

Кемгә нинди яулык, сөлге ошый, рәхим ит, җырла, бие, йә шигырь сөйлә – бүләк синеке була. Бүләк итеп каен ботагы да бирәләр – йоласы шундый. Каендагы яулык-сөлгеләрне өләшеп бетергәч, яулыксыз да, сөлгесез дә калучылар каенның калган ботакларын өзеп алып, елгага таба йөгерделәр. Каен ботакларын елгага салырга да тизрәк кайтып китәргә кирәк. Бар да елгага йөгерә. Су читенә килеп җиткәч, теләкләрен ихлас күңелдән әйтеп, каен ботагын агызып җибәрәләр:

– Еллар тыныч, имин булсын!

– Вакытында яңгырлар явып торсын, игеннәр мул булсын!

– Балалар бәхетле, тәүфыйклы булсын!

– Тынычлыкта, пар канатта яшәргә язсын!

Каен ботаклары агымга кушылып китә. Бу яхшы билге, димәк, изге теләкләр Ходайга барып ирешкән.

Күкнең көнбатышында офыктан кара болыт күренде. Ул әкрен генә авылга таба шуыша иде. Берәүнең дә яңгырда чыланасы килми, барысы да абына-сөртенә авылга таба йөгерде. Йомшак җил, болытларны таратып, тау артына куып та китте. Ялтырап кояш чыкты, сибәләп кенә, бөтенесенең дә күңеленә якты өметләр салып, кояшлы яңгыр яуды. Ә җыр агыла да агыла иде…

Таллы тау өстендә челтер чишмә,

Саф суларын эчеп туймадым.

Әйтер сүзләремне әйтә алмагач,

Тагын күрешербез диеп уйладым.

Ак та каеннарга менә яздым

Яфраккаем белән туз өчен.

Газиз башкайларым җуя яздым

Ак калфаккай кигән кыз өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев