Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Сургут керәшеннәрне якын иткән

Яр Чаллының “Карендәшләр” керәшен халык фольклор ансамбле Ханты-Мансида йөреп кайтты

Яр Чаллының “Карендәшләр” керәшен халык фольклор ансамбле узган ел азагында Ханты-Манси округының Сургут шәһәре халкын үз чыгышы белән таң калдырды.

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов җитәкчелегендәге “Карендәшләр” керәшен халык фольклор ансамблен,  республикабыз белән беррәттән, чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Мәсәлән, 2018 елның 31октябрь-3ноябрендә Чиләбе өлкәсенең керәшеннәр күпләп яши торган Нагайбак районындагы  Остроленко, Кассель, Фершампенуаз, Париж авылларында концертларыбызны халык югары бәяләде.

Ә узган ел азагында безне җырлы юллар тагын да ераккарак алып китте. “Карендәшләр”не Ханты-Манси округының Сургут шәһәрендәге татар-милли мәдәни оешмасының – 20, ә “Сандугач” җыр-бию ансамбленең 35 еллыгы уңаеннан оештырылган тантанага кунакка чакырдылар.

Ерак җир дип тормадык, 29 ноябрь төнендә автобуска төялдек тә, Әгерҗегә юл тоттык. Тимер юлы вокзалында поезд көтеп торган арада, җитәкчебез Виталий Васильевич: “Яңа гына Себердән кайттым. Миңа нәрсә калган инде сезнең белән ияреп йөрергә”,  – дип, шаяртып та алды.   

Без, унике кеше, өч купеда бер тәүлектән артык җырлап, күңел ачып бардык. Сарапул, Екатеринбург, Төмән, Тобольск шәһәрләрен күреп уздык, Обь елгасы аша чыктык. Ул якларның табигате безнең якныкына охшаган: шул ук ап-ак каеннар, төз чыршы-наратлар, кар әллә ни күп түгел.

1 декабрьдә, үзебезнең вакыт белән иртәнге сәгать җидедә, Сургут шәһәрендә поезддан төштек. Кояшлы иртә, салкынча һава, барыбызның да күңел күтәренке. Ике мең километрдан артык юл үткән кебек тә түгел. Тимер юлы вокзалында безне Риф әфәнде каршы алып, кунакханәгә алып китте. Анда да безне якты йөз белән каршыладылар һәм чиста, уңайлы бүлмәләргә урнаштырдылар. Азрак ял иткәннән соң, шәһәрне карап йөрдек.   Сургут артык зур түгел, шулай да үзенчәлекле, матур. Виталий Агаповны бу шәһәрдә дә беләләр, биредә дә ул танылган кеше икән. Аның дусты Тәлгать хәзрәт, безне төшке ашка мәчеткә кунак итеп чакырды. Рамил әфәнде озатуында анда бардык. Мәһабәт мәчетнең бүлмәләре дә зәвык белән бизәлгән. Тәмле ашлар белән сыйланганнан  сон, Рамил әфәнде безне Сургут шәһәренең ачык һавадагы музее белән таныштырды, “сургут” сүзенең  “балыклы урын” дигән мәгънә аңлатуын да искәртеп үтте...  

Ниһаять, юбилей концерты булачак бинага юнәлдек. Без килгәндә, бер мең кеше сыйдырышлы зал туп-тулы иде. Концертның икенче бүлеге башланганда, алып баручы Нурия Җиһаншина: “Яр Чаллы шәһәреннән ”Карендәшләр” ансамблен чакырабыз”, – дип игълан итүгә, залдагы халык дәррәү килеп кул чаба башлады. Бу алкышлар безгә канат куйгандай булды. Виталий Агаповның  гармун тотып чыгуы, арабызда яшь егетләрнең булуы һәм җитәкчебез тырышлыгы белән тектерелгән өр-яңа сәхнә киемнәребез    “Карендәшләр” үзенчәлегенең ачык бер күрсәткече иде. Чыгышыбызны Виталий Агапов үзе иҗат иткән  шигырь юллары белән башладык:

Керәшен халкым минем, җырларыңда синең,

Чишмәләрдәй чылтырап, моң ага.

Шушы моңнар безгә гасырлардан килгән,

Ата-бабалардан – җыр аша.

Күңелләрне дулкынландырган шигъри юлларга “Җитмеш чакрым җирдән килдек без” дигән борынгы җырыу ялганды. “Ә хәзер сезнең өчен Виталий Агапов көенә, ансамбль коллективы сүзләренә иҗат ителгән “Арулармысыз, җакын туганнар” җырыуы җаңгырар”, – дигән сүзләрне дә алкышлар күмеп китте. Ул җырыуны кайда гына башкарсак та, тамашачы бик яратып кабул итә. Бу юлы да шулай булды. Җыр тәмамлануга, залдан “браво”, “бис”, “афәрин” сүзләре ишетелде.   

Виталий Агаповның “Сандугач” ансамбле  җитәкчесе Нурия Җиһаншинага Котлау хаты һәм, “балаларга туңдырмага” дип, егерме мең акча бүләк итүен дә әйтик.   Анасамблебезнең ”Җырлыйк әле” җырлы-биюле күренеше дә тамашачы күңеленә хуш килде. Егетләребезнең такмакларын да яратып тыңладылар. Үзенең эстрада җырларын башкаручы Виталий Агапов чыгышын залдагылар аеруча яратты. Ул, Казан шәһәреннән килгән җырчылардан соң, тагын сәхнәгә чыгып, Нагайбәк керәшеннәре көенә иҗат ителгән “Яңача Кәтүк түти” (Гариф Ахунов сүзләре) җырыуын яңача башкарды.   “Карендәшләр”  нагайбәк-керәшен казакларының “Тәрәзә төбем исле гөл”ен  җырлап бетергәннән соң  залдагы  тамашачыларның  ничек тәэсирләнүен  күрсәгез иде!..

Соңыннан Сургут шәһәренең заманча ресторанында сыйландык. “Кама сулары”, “Станок” җырыуларыбызны андагы халык яратып тыңлады, алар белән чын туганнарча аралаштык һәм, бер-беребезгә исәнлек-саулык теләп, аерылыштык. Безне, шәхси машиналарында, тимер юл вокзалына озатып куйдылар. Шул ук кичтә  юлга кузгалдык.

Күңелдә яхшы тәэсирләр, онытылмас хатирәләр калдырган кунакчыл  Сургутны артта калдырып, поезд безне үзебезнең Татарстаныбызга якынайтты...

Сүз уңаеннан, без, ансамбль коллективы, ерак Сургутка җырлы сәяхәтебезне оештырганы өчен,  “Карендәшләр” җитәкчесе  Виталий Агаповка   олы рәхмәт  белдерәбез һәм  аңа  киләчәктә дә  иҗади уңышлар телибез.

Надежда СЫРЫШЕВА.

Әлеге темага укыгыз: “Карендәшләр” ансамбле Сургут халкы күңелен яулады - фото


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев