Фронтовик язмалары (дәвамы)
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән фашист илбасарларына каршы сугышкан Мамадыш егете, миномет расчеты командиры, разведчик капитан Виктор Михайловның сугыш чорына бәйле истәлекләре.
Фин култыгы буйлап
1941 елның 30 июлендә безне немец солдатлары самолеттан бик каты бомбага тотты. Бу вакытта инде без үзебезнең 320нче укчы полк белән кушылган идек. Ул көнне үлгән солдат гәүдәләре белән юл тулды. Минем аягым җиңелчә яраланды. Санчастьта бер атна булгач, яңадан иптәшләрем янына кайттым. Без инде бу вакытта Эстониядә, Фин култыгы буенда идек. Безне Таллин шәһәрен сакларга җибәрмәкче иделәр, ләкин немецлар анда бару юлларын алып бетергәннәр иде. Без Таллинга бара алмадык. Безгә Ленинград ике йөз километр чамасы иде. Немец самолетлары, көн саен, пленга бирелергә өндәп, листовкалар яудырып китәләр. «8нче армияне 8 августта Балтыйк диңгезенә батырып бетерәбез. Безгә пленга бирелегез», дип язалар иде. Без Фин култыгы буйлап, сугыша-сугыша, Ленинградка таба чигендек.
Яңгырлар бик еш ява башлады, окопта да ышыкланырлык урын юк. Шунда миңа салкын тигән, 6 август төнендә бик каты авырый башладым. Иртән торуга авыз ачылмый, сөйләшеп булмый, яңак шешкән. Өч тәүлек ашамыйча-эчмичә, сөйләшә алмыйча яттым. Мине санчастька җибәрделәр. 13 сентябрь көнне миңа операция ясадылар. Операциядән соң тагын каты авырый башладым. Мине госпитальгә, Ленинградка җибәрделәр.
Чолганыштагы Ленинградта
Шулай итеп, мин сугыш дигән ләгънәт нәрсәнең ачысын-төчесен татып, Литва, Латвия, Эстония республикаларын җәяүләп үтеп, Ленинградка килеп җиттем. Ленинград инде блокадада иде. Мин госпитальдә Володарский проспекттагы элекке артучилище бинасында яттым. Немец солдатлары самолетлары Ленинградны көне-төне бомбага тоттылар, авыр артиллериядән атып тордылар.
Бер көнне безнең госпиталь стенасыннан биш метр чамасы ераклыкта гына бик зур бомба төште, ләкин шартламады, өй бик каты селкенеп куйды. Әгәр ул бомба шартлаган булса, госпиталь урынында кирпеч өемнәре генә калган булыр иде. Бик күп мәртәбәләр яндыргыч бомбаларны сүндереп йөрдек, янгын чыгарга мөмкинлек бирмәдек. 1941 елның 7 ноябреннән соң ашау начарлана башлады. 14 ноябрьдә госпитальдән чыгардылар. Карл Маркс проспектындагы Гренадерский казармада ике атна запас полкта булдым. Монда икмәк өч йөз грамм гына бирелә иде, аның да яртысы — киндер түбе.
Фронтка яраклы булмагач, безне Ленинградтан утыз километр төньякка, урманга утын кисәргә җибәрделәр. Монда икмәк ике йөз илле грамм гына бирелде. Аны көнгә өч мәртәбә бүлеп бирделәр: иртән — җитмеш биш грамм, көндез — йөз грамм, кич — җитмеш биш грамм. Ашта ике-өч борчак була, калганы — су. Минем белән бергә эшләүче иптәшләр ачтан үлә башладылар. Кайсысы урманда эшләгән урында үлә, кайсысы — баракка кайткач, мич янына җылынырга утырган килеш. Эзләп таба алган кешеләр эт, мәче һәм башка нәрсәләрне ашадылар. Без баракта утызлап кеше идек. Унбиш көн эшләгән вакытта унбер солдат ачтан үлде. Исән калганнарыбыз да үләргә әзерләнеп, «безгә яшәргә ничә көн калды икән» дип йөрдек. Мин дә аякны көчкә сөйрәп йөри башладым, тәндә ит бетте, коры сөяк кенә калды. Унбиш көн эшләгәч, мин бик каты авырый башладым.
Госпитальдән — запас полкка
Мине Ленинградка, Васильевский утравының Киров исемендәге театр бинасындагы госпитальгә җибәрделәр. 1942 елны шунда каршыладым. Бәйрәм итеп, безгә өстәмә ашарга — егермешәр грамм вино, егерме грамм шоколад һәм берәр күкәй бирделәр...
Безнең хәл беткән, мин дә көчкә генә йөрим. Бер этаждан икенче этажга күтәрелгәндә дүрт-биш мәртәбә туктап ял итә идек. Ашау бик начар, эч тулсын дип, ашка су өсти идек. Госпитальгә ягылмый, салкын. Безгә, ябынырга дип, өчәр, дүртәр одеял бирәләр иде.
1942 елның 20 январендә, терелеп җиткәннән соң, мине запас полкка җибәрделәр. 26 январьдан безгә көнгә сигез йөз грамм икмәк бирә башладылар. Безгә, фронтка китәсе булгач, берьюлы өч көнгә икмәк бирделәр — ике килограмм дүрт йөз грамм икмәк! Без, һәрберебез, ул бер буханка ипине, «туйганчы ашыйк әле» дип, бер утыруда ашап бетердек, ләкин туймадык. Аннан соң, өч көн иписез, аш кына ашадык.
Ленинград урамында үлеп ятучы кешеләрне, сөйләшеп бара торган килеш егылып үлеп калучыларны күп күрергә туры килде. Ачлык Ленинград халкын меңәрләп кырды. Үлгән кешеләрне, зур чокырлар казып, унар, егерме бишәр меңен бергә күмәләр иде. Ачлыктан Ленинградта алты йөз мең кеше үлгән...
Фин култыгындагы засадада
1942 елның 27 январендә 56нчы аерым укчы полкка килдек. Без, башта, «Южная дамба» дигән җирдә оборонада тордык. Кронштадт белән безнең ара егерме километр иде. Шушы ике арадагы Фин култыгы бозы өстеннән немецлар белән финнар бер-берсенә йөрешәләр. Без, аларны үткәрмәс өчен, боз өстенә засадага йөрдек. Кич булгач та боз өсте буйлап ун километр барабыз, кардан окоплар казып, яктыра башлаганчы шунда засадада ята идек. Кышкы төннәр бик озак үтә. Бер төнне немецларның бер группасы безнең засадага эләкте. Томанлы төн иде. Бераз атышкач, немецлар ягыннан атмый башладылар. Без алар булган урынга барып карадык: дүрт немец солдаты үлеп ята, калганнары качкан. Аларның ничә кеше булганын белмәдек. Документларын алып кайтып командирга бирдек, автоматларын да алып кайттык.
Без, эчәр өчен, башта Фин култыгы суын куллана идек. Ул бик каты тозлы, аны эчүдән эч китә башлады, шуннан соң, кар эретеп су ясый башладык. Ашамлыкларны, сугыш кирәк-яракларын егерме километр ераклыктагы складтан үзебез чана белән тартып алып кайта идек. Февраль ае азагында мин тагын авырый башладым.
Оборонада торган чаклар
Март ае башында Кононерский утравына күчеп, оборона тоттык. Апрель башында «Угольный порт»ка күчерделәр, шунда оборонада тордык. Ул Кчиров исемендәге заводтан ерак түгел. Ленинградка ашамлыкларга, сугыш кирәк-яракларына барганда завод ишегалды аша үтеп йөрдек. Бу вакытта солдатларда бик каты цинга авыруы башланды. Миндә дә цинга башланды. Авыздагы барлык тешләр селкенде, аңкаулар шеште, ипине ашта җебетеп кенә ашап була иде Аягым сызлый башлады, шеште, йөреп тә, басып та торып булмаслык хәлгә килдем. Шул хәлдә дә бер мәртәбә дә посттан калмадым, күзәтүче булып тордым.
Мин 1941 елның май аеннан бирле өйдән хат ала алмадым. 1942 елның 3 мае көнне өйдән ике хат алдым. Өйдәге тормыш белән танышу бик зур шатлык булды. Мин өйгә гел хат язып торсам да, әни миннән тугыз ай буе хат алмаган.
1941 елның ноябрь, декабрь айлары, 1942 елның январь ае Ленинградны саклаучылар өчен бик авыр, ачлыкның бик көчле вакыты булды. Гражданский кешеләргә көнгә йөз егерме биш грамм гына икмәк бирелә иде, аның да яртысы — түп. Бик күп кеше бомбадан, снарядтан, йорт җимерекләре астында калып һәлак булды. Шәһәрдә су юк, электр юк, өйләргә ягарга юк, госпитальләрдә дә ягылмый иде. Ленинградта булган агач өйләрне, өйдәге барлык мебельләрне ягып бетерделәр. Немецлар шәһәрне көне-төне бомбага тоттылар, артиллериядән аттылар. Барлык кыенлыкларга карамастан, Ленинград көрәште, бирешмәде һәм җиңеп чыкты...
Ладога күле аша
Минем авыруым бик көчәйсә дә, мин госпитальгә китмәдем. Булдыра алган кадәр постта калдым, чөнки сугышчылар җитми иде. 1942 елның 20 маенда безнең полкның командиры үзе мине госпитальгә озатты. Госпитальдә врачлар минем авыруны тикшереп караганнан соң, Ленинград шартларында дәвалап булмый дип таптылар, «эвакуацияләргә кирәк», диделәр. 8 июнь көнне поездга утыртып, Ладога күленә җибәрделәр. Ладога күлендәге пароходларны немец самолетлары һәркөнне бомбага тоталар иде. 9 июнь көнне иртән бик каты томан иде, безне пароход белән Ладога күле аша чыгардылар, немец самолетлары күренмәде. Яр буенда поезд көтеп, өч тәүлек яттык. Поездга утыртып, безне Тихвин шәһәренә китерделәр. Анда санитар поездга утыртып, Киров шәһәренә җибәрделәр. Кировта пароходка утыртып, Вятка елгасы белән түбәнгә алып киттеләр. Безне Малмыж районындагы Димитриевка ял йортындагы госпитальгә урнаштырдылар. Монда барысы да Ленинградтан чыккан авырулар — йөз кеше чамасы идек. Безне бик яхшы тәрбияләделәр. «Ленинградны саклаучыларны китергәннәр» дип, халык безне бик яхшы каршы алды, безгә сыйлар алып килделәр. Әни минем янда өч тәүлек торып китте.
Сталинград фронтына
1942 елның 12 августында, терелеп җиткәннән соң, безне Гороховецкий лагерына җибәрделәр. 81нче запас полкта минометчылыкка өйрәттеләр. 25 сентябрь көнне фронтка җибәрделәр. Безне Сталинградка җиткәнче йөз километр кала поезддан төшерделәр. Монда немец самолетлары станцияләрне, тимер юлларны бик каты бомбага тоталар иде. Алга таба поездлар йөрми, безне җәяү алып киттеләр. Кайбер солдатлар фронтны да күрмичә үлделәр. Немец солдатлары җәяүле гаскәрләрне дә көннәр буе бомбага тота, шуңа күрә безне төнлә белән генә алып бардылар. Төнлә немец самолетлары парашют белән яктырткыч ракеталар асып куялар, ул бөтен тирә-якны көндезге кебек яп-якты итә. Аннан соң самолетлар кешеләр күренгән урынны бомбага тоталар. Сталинград янындагы сугышның коточкыч икәне йөз километрдан да сизелә иде.
1942 елның 10 октябрендә Сталинград фронтына килеп җиттек. Мин 116нчы укчы дивизиянең учебный миномет ротасында 82 миллиметрлы миномет расчеты командиры булып сугыша башладым. Минем расчет Сталинград янында илледән артык немецны һәм бер йөк машинасын юк итте. Шушы дивизиядә сугышны Румыниядә тәмамладым. 1943 елны шушында каршыладым, монда сугышканда партиягә кердем.
Дәвамы (2 нче өлеше)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев