Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Фронтовик язмалары (ахыры)

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән фашист илбасарларына каршы сугышкан Мамадыш егете, миномет расчеты командиры, разведчик капитан Виктор Михайловның сугыш чорына бәйле истәлекләре

Польша, Берлин юллары
Төрле җиргә таралган немец армиясе калдыклары белән сугыш алып бардык. Бер көнне олы юлда барганда безнең автоколоннага немецларның бик күп солдатлары һөҗүм итте. Ике автомашинаны яндырдылар. 

Безнең машина колоннаның артындарак иде. Немец солдатларын да эре калибрлы пулеметтан атып карадык. Басуда берничә йөз үлгән солдатларын калдырып, немецлар урманга качтылар. 

1944 елның 25 сентябренә кадәр бер авылда тордык. Җимешләр өлгергән. Рәхәтләнеп, күпме кирәк шуның кадәр виноград һәм башка җимешләр ашадык. 

25 сентябрьдә безне поездга төяп, Польшага алып киттеләр. Польшада Рудник шәһәреннән ун километр ераклыктагы урманда лагерьда тордык. 

30 ноябрь көнне 234нче фронтовой запас укчы полкка җибәрделәр. Башта Демба дигән зур лагерьда тордык. Аннан соң Ченстохов шәһәренә күчерделәр. Бу 1945 ел иде. Монда торганда Германиягә дә барып кайттык. 

23 мартта Германия җиренә алып киттеләр. Крайсбург, Намслау, Оелс, Бреслау шәһәрләрендә булдык. 

1945 елның 3 апрелендә безне поездга утыртып, училищега укырга җибәрделәр. Мин Суммы шәһәрендәге Харьков Кызыл Байраклы танкка каршы артиллерия училищесының 2нче батареясендә укыдым.

Җиңү көне — Берлинда
25 апрель көнне безне, җиде кешене, Германиягә, Берлиндагы 5нче удар армия штабына командировкага җибәрделәр. 4 май көнне Берлинга барып җиттек. Монда сугыш туктаган. Берлин яна, бик каты җимерелгән иде. 

Шул ук көнне Рейхстагта булдык, мин стенасына «я пришел из Татарии (имза белән — ред.)» дип язып куйдым. 

Җиңү көнен Берлинда каршыладык. Без Берлинның Карлсхорст дигән урынында тордык. 

9 май көнне безне Познань шәһәренә ике машина белән озатып куйдылар, аннан поезд белән Суммы шәһәренә киттек. 

30 майда мине, тагын башка курсантлар белән, Берлинга командировкага җибәрделәр. Берлинда унбиш көн тордык, концертлар карадык, күрергә теләгән урыннарга бардык. 20 июньдә поезд белән кайтырга чыктык, хәзер безнең поездлар Берлинга кадәр йөриләр иде. 

Биш елдан соң — өйгә
Училищедан безне 1 июнь көнне Ольшанка авылына печән җыярга җибәрделәр. 20 июньдә Битица авылына тимер юл төзергә җибәрделәр. Монда 4 августка кадәр эшләдек. Юл төзү бик авыр булды, бик күп агач төпләргә туры килде.

1945 елның 7 ноябрендә, СССР Югары Советы Президиумы карары белән, демобилизацияләндем. 6 декабрьдә кич өйгә кайтып җиттем. Мин биш ел ике ай Совет Армиясендә намус белән хезмәт иттем, сөекле Ватаныбызны фашист илбасарлардан сакалуда, аларны тар-мар итүдә актив катнаштым.

1945 елның Җиңү көненә кадәр, җәяүләп, ничә мең километр юл — авыр сугыш юллары үтелде. Шушы чорда безгә никадәр җир казырга туры килде, һәркөнне үлем белән ничә мәртәбәләр очрашырга туры килде. Боларны үлчәрлек үлчәүне уйлап табучы юк әле. Боларны сөйләп тә, язып та бетереп булмый. Киләчәктә илебез тыныч булып, безнең балалар сугыш күрмәсен, тыныч тормышта бәхетле булып, озак еллар яшәсеннәр! Дөньялар тыныч булсын!

1953 елның 28 августында, СССР оборона министры приказы белән, миңа лейтенант дигән хәрби исем (звание — ред.) бирелде. 

1954 елның 23 маенда Казанга, "военный сбор«га алдылар. Анда 2 июльгә кадәр булдым. Мин миномет ротасы командирының политик бүлек буенча ярдәмчесе идем. Миңа капитан дигән хәрби исем бирделәр.

Разведкада йөргәндәге кайбер истәлекләр
(178нче аерым разведротада)

Фронтта шундый минутлар була, немецлар да атмый, безнең яктан да атмыйлар, сугыш юк кебек тоела. Ләкин мондый вакытлар бик сирәк һәм кыска гына вакытка була. Тагын атыш башлана.

1943 елның декабрь ае башы иде, кар бераз яуган. Немец гаскәрләренең чигенгән вакыты, ләкин немецлар безне оборонага күчәргә мәҗбүр иттеләр, бераз оборонада тордык. Бер көннне кичкә таба безнең участокта тынлык урнашты, немецлар да атмый, безнекеләр дә атмый. Бу тынлык, нигәдер, тиз генә бетмәде. Дивизия командиры безгә немецларның нигә атмауларын, әгәр киткән булсалар, аларның кайда икәнен белеп, штабка рациядән хәбәр итәргә приказ бирде. 

Без, алты разведчик, траншеядән чыктык та, немецларның траншеяләренә таба киттек, безгә каршы атучы юк. Немецларның траншеяләренә барып җиттек, беркем дә юк. Икенче, өченче рәт траншеяләрне дә үттек. Кич булды, караңгыланды, урманга кердек. Урман зур булмады, юл белән барып, урманны чыктык. Юл кырыенда ятучы кеше гәүдәсе күрдек, кызылармеец булып чыкты. Үлгән, документлары юк. Аннан соң ике-өч километр чаамсы баргач, бер авыл кырыена килеп җиттек. Авыл кырыенда ике зур сарай бар.

Без калкулыктан акрын гына сарайларга таба төшә башладык. Шул вакытта сөйләшкән тавышлар ишетелә башлады. Сарайның икенче ягыннан ниндидер кешеләрнең чыгып, авыл урамына кергәннәре күренде. Без, саклык белән, сарайга кердек. Анда аермачык немецларның сөйләшкәне ишетелде. 

Сарай ишегенә гранаталар ыргыттык, автоматлардан ата-ата, «ура» кычкыра башладык. Гранаталар шартлаган тавыш арасында фашистларның «рус», «рус» дигән сүзләре ишетелде. Немецлар, кычкырыша-кычкырыша, кача башладылар. Икенче сарайдан да немец солдатлары чыгып йөгерделәр. 

Без ак маскахалаттан булгач, немецлар безнең ничә кеше икәннен белмәделәр, чолганышта калып әсирлеккә эләгүдән дә курыкканнардыр. Без сарай эченә кердек, ишеккә сөяп куйган ике винтовка калган, сарай ишеге янында үлгән немец солдатлары ята. Икенче сарай буш иде. 

Авылга кердек, фашистлар авылдан качып киткәннәр. Бер өйгә кердек тә, рацияне көйләп, дивизия штабына немецларның качуы, үзебезнең авылда икәнне хәбәр иттек. Ике-өч сәгатьтән безнең дивизия солдатлары да авылга килеп җиттеләр. Безгә бирелгән заданиене үтәдек, ул төнне шул авылда кундык.

Сугыштан соң...
1945 елның декабрь аенда мин сугыштан кайттым. Ә инде 1946 елның март аенда Комазан Башы авылында укыта башладым. 1946 елның май аенда Мария Павловнага өйләндем. 

1949 елның 20 августына Су-Елга башлангыч мәктәбенә мөдир итеп эшкә җибрделәр. Без анда, тормыш иптәшем белән, 1962 елның 20 августына кадәр укыттык. 

1962 елның август аенда мине Акшан мәктәбенә мөдир итеп күчерделәр. 1963 елда Комазан башы мәктәбенә мөдир итеп күчерделәр. 1982 елның сентябрь аенда пенсиягә чыктым. 

Без, тормыш иптәшем белән, дүрт бала тәрбияләп үстердек. Бер малаебыз моряк иде, флотта үлде Калган балаларыбыз хәзерге вакытта Чаллыда эшлиләр. Ә үзебез Комазан Башы авылында яшибез (хатыны — 1995 елның 10 декабрендә, Виктор Иванович 2010 елның 29 июнендә вафат булганнар — ред.).

Язманың башы

Дәвамы (2 нче өлеш)

Дәвамы (3 нче өлеш)

Дәвамы (4 нче өлеш)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев