«Туганайлар» аша туганлык җепләре ачыклана
Газетабызның 22 июнь санында «Кряшены почитали его как святого» дигән язма чыккан иде. Отец Алексей Марининга багышланган ул язманы укыгач, Питрәчтән Анна Ильина редакциягә шалтыратып, аның үзенә ерак туган икәнен әйтте.
Алексей Маринин: кряшены почитали его как святого
Анна Ильина (Филиппова) — Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы кызы. Питрәч районындагы «Питрәч-информ» редакциясендә 13 ел баш бухгалтер булып эшли.
Бу язманы укыгач, әбисе сөйләгәннәр исенә төшкән.
— Әбием Фекла Филиппова (Маринина) 1907 елгы иде. Аның әтисе Давыд исемле. Ул отец Алексейның әтисе Сергей белән бертуган булган. Отец Алексейның безгә кайсы яктан, ничек туган икәнен «Туганайлар» газетасындагы «Родословная Алексея Маринина» дигән схеманы күргәч кенә аңладым, — дип сөйләде Анна Дмитриевна.
Язманы, күз яшьләрен сөртә-сөртә, тагын бер кат укыгач, Анна Ильина үзен борчыган тагын бер сорауга җавап таба. Моңа кадәр ул Фекла әбисенең фамилиясе каян килеп чыкканын белмәгән. Гадәттә, фамилияләр бабайлар исеменнән ясала. Ә аларның Маринин фамилиясе ирләр исеменә туры килми бит. Бу Маринин фамилиясе отец Алексей белән Фекланың уртак әбиләре Марина Васильевнадан калган булса кирәк. Ул вакыт өчен бу бик сирәк хәл булган.
Алексей Маринин 1892 елның 1 июлендә (яңа стиль белән 14 июльдә) Балык Бистәсе ягындагы Алан-Полян авылында, отставкадагы солдат Сергей Афанасьевич белән Агриппина Антоновна гаиләсендә туа. Ул керәшеннәрне белемле итүче агартучы Николай Ильминскийның һәм священник Василий Тимофеевның эшен дәвам итә. Иеромонах Алексей Марининның тырышлыгы нәтиҗәсендә, Казанда дин тотучы керәшеннәр җәмгыяте сакланып кала. Диненнән баш тартмаганы, иманында нык торганы өчен совет лагерьларында һәм төрмәләрендә гомеренең 18 елын уздыра. Тоткынлыктан азат ителгәннән соң, Алексей Маринин Мирәтәк авылында яши. Храмны япкач, Казанга күчеп китә...
— Нәселдә шундый туганнарым булуына, әлбәттә, горурланам. Иеромонах Алексейның Арча зиратындагы каберенә барырга уйлап йөрим, — дип зур горурлык белән әйтте Анна Дмитриевна. Бу хакта аңа күрше кызы Олеся Гайнетдинова әйткән.
— Олеся анда барган саен, монах Алексейдан авылыбызга булышуын сорый икән. Молодец, дими, ни әйтәсең инде күрше кызына?! Шәһәрдә туып-үскән бит ул. Авылыбызда менә шундый яшьләрнең булуы да шатлык, — диде Анна.
Тагын бер бик кызыклы факт. Анналар йорты — отец Алексейның туган нигезендә. Шушы өй янында 300 еллык имән агачы үсеп утыра. Кечкенә чагыннан ук бала-чагага да, олылырга да бу агачка зыян китерү тыелган, ботагын гына да ялгыш кына сындырырга куркып торган авыл халкы. «Бу имәнне Монах Алексей утырткан, аны кисәргә ярамый, ботагын да сындырмагыз, тимәгез аңа», — дип әйткәннәр авылның олылары.
— Бала вакытта без аны белеп тә җиткермәгән. Хәзер аңлыйм, ул имән безнең өйне бәла-казадан саклап тора кебек. Имәнне отец Алексей утыртмаса да, ул шунда яшәгән бит, — дип хатирәләренә бирелеп, күңелендә булган җылы хисләре, борчулары белән уртаклашты гаезта укучыбыз Анна Ильина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев