Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен хатын-кызлары яулыкларга ниндидер бер магик көч тә салган

Керәшеннәрдә яулыкларның, кадерләп тотып, бәйрәмнәрдә, туйларда гына башка ябыла торган затлылары да булган.

Керәшен хатын-кызларының баш киемнәре күптөрле һәм үзенчәлекле булганы сер түгел. Газетабызда да һәрдаим бу турыда язып, фотоларын күрсәтеп торабыз. Керәшеннәр баш киемнәренә чәчне каплау ысулы дип кенә түгел, ә ниндидер бер магик көч тә салган. Бу традиция борынгыдан калган.

Яшь кызлар — ак калпак, калпак-чачак, ә мәлки ягы кызлары такыя кигән. Кияүгә чыккач, хатыннар ныклап баш бәйли башлаганнар. Баш байләү бик катлаулы, дөсресрәге катлы-катлы булган. Ул үз эченә мәләнчек, җилкәлек (чигәчә, яңак), сүрәкә һәм яулыкларны (түгәрәк яулык, ак яулык, тастар хатыннар яулыгы, чуклы дарай яулык, чигүле яулык) алган. Әлеге язма — керәшен хатын-кызлары башларына каплаган (бөркәнгән), бәйләгән яулыклар турында. 

Түгәрәк яулык

Милли керәшен киемнәренең бөтен комплексында иң серле һәм иң оригиналь элемент ул — «түгәрәк яулык». Түгәрәк яулык дип аталса да, аның турыпочмаклы булуы серлелекне арттыра гына. Маңгай һәм чигә өлешендә тәңкәләр белән бизәлгән, ак җирлектә кызыл һәм кара җепләр белән борынгы бизәк чигелгән, кырыйлары буенча кызыл төстәге чачак тегелгән бу баш бөркәве, галимнәр әйтүенчә, керәшеннәрнең — мәлки төркеменнән кала — барысында да булган. Кызганычка, күп кенә урыннарда баш бөркәве инде юкка чыккан, һәм бүген ул, күбрәк, Мамадыш, Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе районнарында очрый. Бары тик керәшеннәрдә генә сакланып калган, формасы да, чигү техникасы да, тамга-бизәкләре дә бик борынгыдан килеп, үзенә күрә бер саклавыч ролен үти торган бу 40×60 сантиметр зурлыктагы турыпочмаклы бөркәү-яулыкны яшь килен бер ел — баласы туганчы гына бөркәнгән. «Түгәрәк яулык серен кем ачар?» дигән язмада түгәрәк яулык турында тулырак язылган. Зәңгәр төстзге язуга басып укыгыз.

 

Ак яулык

Сүрәкә бер вакытта да үзе генә киелмәгән, аның, өстеннән төрле яулыклар бәйләнгән. Борынгырак заманнарда сүрәкә өстеннән чалма ураган кебек, бистәргә охшаган «ак яулык» дип аталган ак тукыма ураганнар. Ул озын булган, озынлыгы — 2 метр, киңлеге — 40-45 сантиметр. Ак яулыкны күбрәк өлкән яшьтәге хатын-кызлар бәйләгән. Аның баш-башлары кызыл hәм кара ефәк жепләр белән борынгы чигү алымы (түгәрәк яулыктагы кебек) белән чигелгән. Ак яулык Питрәч, Мамадыш, Балык Бистәсе якларында очрый. 

Тастар

Кияүдә булган хатын-кызлар баш киеменең иң архаик формасы тастар дип аталган. Нәкъ менә шулай дип аны Иранда атаганнар. Ул Урта Идел буенда X-XI гасырлардан ук билгеле, чувашларда — сурпан, ә русларда тюрбан дип йөртелгән. XX гасырга кадәр ул мәлки керәшеннәре (Кайбыч ягы) арасында таралган булган, тикшеренүчеләр моны чуваш традицияләренең керәшенгә сизелерлек йогынтысы булуы белән аңлаталар. Тастар өйдә тукылган җитен тукымадан тегелгән. Аның озынлыгы 2 метрдан артык, киңлеге — 40-45 сантиметр. Очларында чигүләр белән бизәлгән сөлгене хәтерләтә. XIX гасыр уртасына кадәр хатын-кызлар тастар өстенә көмеш тәңкәләр белән бизәлгән кашпау кигәннәр. Борынгы төрки күн баш киеме шулай дип аталган. Соңрак, кашпау урынына, мәлки керәшеннәре артка бәйләнгән полихромлы чигелгән яулык (чобар яулык) бәйли башлыйлар. Тастар һәм чобар яулыкның очлары сакраль мәгънәле орнаментлар белән бизәлгән. Тастар һәм кашпау чуваш халкында да булган. Билгеле булганча, Кайбыч ягы — Чувашия белән чиктәш.

«Хатыннар яулыгы»

Чистай керәшеннәре сүрәкә өстеннән махсус тегелгән «хатыннар яулыгы» дип аталган япма ураганнар. Ул, формасы буенча, гадиләштерелгән сүрәкәне хәтерләтә. Бу яулык зәңгәр төстә булган, дигән сүзләр дә бар. Ләкин монда төснең аерым мәгънәсе бар дию дөрес түгел, чөнки бу яулыкны нинди төсле тукыма бар, шуннан теккәннәр. Соңрак, базарларда күпләп фабрика яулыклары сатыла башлагач, керәшен хатыннары да сүрәкә өстеннән яулыкларны почмаклап бөкләп яба башлаганнар.

«Француз» яулык 

Сүрәкә өстеннән, шулай ук, «француз» яулык та япканнар. Бу — Франциядән Россиягә кергән бик тә затлы, эре кызыллы-аклы чәчәкле, зур ефәк жаккард яулыклар. Хатын-кызлар арасында мондый яулыклар популяр булган. Гади халык аны бик теләп сатып алганлыктан, безнең ил мануфактурасы мондый төр яулыкларны очсыз тукымаларга, ситсага баса башлый. Гади тукымадан булгач, бәясе дә очсыз була, сатып алу мөмкинлеге дә туа. Шулай итеп, Франция яулыкларына охшатып тегелгән, аклы-кызыллы яулыклар бу, аның исеме дә шуннан алынган.

Керәшендә «француз» яулык турында җырулар да бар:
Пранцуз яулык — киштәдә, 
Бөглә дүрткә, бишкә дә шул.
Сезнең белән утырганнар 
Кермәс инде төшкә дә шул.

Дарай яулык

ХХ гасырда керәшеннәр яратып бәйләгән яулык — дарай яулык. Безнең халык затлы һәм кыйммәтле ефәкне «дарай» дигән. Шуннан чыгып, куе кызыл төстәге ефәк, чуклы яулыкларны дарай яулык дип атаганнар. Үзеннән чыккан матур бизәкләренә өстәп, дүрт почмагына матур итеп чигеп тә куйганнар. Бизәкләрне сугып ясаган вариантлары да бар. Мондый яулыкларны бик кадерләп тотканнар; бәйрәмнәргә, туйларга гына һәм бөкләп бәйләмичә, ябынып кына йөргәннәр.

Чиккән яулык

Сугыштан соңгы авыр 50нче елларда хатын-кызлар, гади генә тукымаларны матурласылары килеп, яулыкның почмагын чигә башлый. Бу бигрәк тә, Мамадыш ягы һәм Балык Бистәсе районы авылларындагы кызларда, яшь керәшен хатыннарында очрый. Ул вакытта түгәрәк яулыклар, сүрәкәләр кими башлаганнар. Ләкин әле озак кына, чәчне җыеп тора торган мәләнчекләр киелгән. Яулыкны мәләнчек өстеннән алга таба, яки чөеп бәйләгәннәр. Болар традицион керәшен яулыгы түгел, ә алар яңарыш булып кереп киткән яулыклар. Аларны тамбур ысулы белән, яки качлап чиккәннәр.

Бүгенге көнгә кадәр сакланган чигүле яулыклар бар. Мамадыш районының Владимир авылында яшәүче Анна Иманова үз әнисеннән калган һәм күршесе Мариянең чигүле яулыкларын күрсәтте. Алар — качлап чигелгән. 

Шулай ук, Владимир авылы кызы, Татарстанның атказанган артисты Елена Данилова-Григорьевада каенанасы Мария Сергеевадан (Мамадыш районының Югары Әрнәш авылы) калган чигүле яулык саклана. Ул затлы яшел яулыкта — тамбур чигүе. «Бу яулыкны сандык җилләткәндә табып алдым. Каенанам 1955 елда Владимирга килен булып төшкән, яулыкны үзе кыз чагында чиккән. Материалы — атлас. Уң ягы ялтырый, шома, сул ягы — матовый, каракучкыл төстә», — дип сөйләде Елена Михайловна. 

Тагын бер чиккән яулык Балык Бистәсенең Алан-Полян авылында яшәүче Мария Филипповада сакланган.

Кайсы гына төр яулыкны алсак та, алар бүгенге көндә дә югалмасын иде. Бигрәк тә, фольклор коллективлары бу матур баш киемнәрен сәхнәдән күрсәтергә тиеш. Чөнки, бу яулыклар — керәшен тарихының бер өлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев