Түгәрәк яулык серен кем ачар?
Бары тик керәшеннәрдә генә сакланып калган, формасы да, чигү техникасы да, тамга-бизәкләре дә бик борынгыдан килеп, үзенә күрә бер саклавыч ролен үти торган бу бөркәү-яулыкны яшь килен бер ел – баласы туганчы гына бөркәнгән.
Фотода: Керәшен киеме белгече Валентина Максимова киендергән курчакларда — түгәрәк яулыкның дөрес киелеше; алдан һәм арттан торышы.
Милли керәшен киемнәренең бөтен комплексында, бәлки, иң серле һәм иң оригиналь элемент ул – “түгәрәк яулык” яки, башкача әйткәндә, борынгы баш бөркәве. Хәтта аның, исеме буенча, түгәрәк түгел, ә турыпочмаклы булуы да – серлелекне арттыра гына.
Маңгай һәм чигә өлешендә тәңкәләр белән бизәлгән, ак фонда кызыл һәм кара җепләр белән борынгы бизәк чигелгән һәм кырыйлары буенча кызыл төстәге бахрама тегелгән бу баш бөркәве, галимнәр сүзләре буенча, керәшеннәрнең – мәлки төркеменнән кала – барысында да булган. Кызганычка, күп кенә урыннарда баш бөркәве инде юкка чыккан, һәм бүген ул, күбрәк, Мамадыш, Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе районнарында очрый.
Удмурт сюлыклары белән туган?
Әгәр дә баш бөркәвенә читтән карасаң, беренче чиратта, ул өч төсле, шактый гади, аңлаешсыз рәсемгә ия. Аның баш киеме буларак кулланылуы сәер дә кебек тоела. Шулай ук, башка күрше халыкларда очрамавы да уйландыра. Кайбер галимнәр аны удмурт “сюлык”лары белән чагыштыралар. Чыннан да, керәшен баш бөркәве кебек үк чигелгән сюлык вариантлары да очрый. Түгәрәк яулык, нигездә, һәрвакыт бер зурлыкта, формасы, төсе һәм композициясе бер-берсеннән аерылып тормый. Аларның барысын да бер оста ясаган дип уйларга була. Ә удмурт сюлыкларына карасаң, ул ике төрле була: кара һәм кызыл. Алар бизәкләр буенча төрле: кайберләре “корама басып” ысул белән эшләнгән, ягъни тукыма кисәкләре тегелгән, икенчеләре – качлап чигелгән, өченчеләре керәшен түгәрәк яулыгы ысулы белән бер үк. Шулай итеп, ике бертөрле бизәлгән сюлык очрамый; һәм сюлыкны башкача кияләр: тәңкәләр белән бизәлгән почмак маңгай өлешенә туры килә.
Фотода: Түгәрәк яулык бөркәнгән керәшен килене (сулда) белән сюлык япкан удмурт килене.
Ләкин аларның охшаш яклары да бар. Баш бөркәвен һәм кара сюлыкны яшь киленнәр беренче балалары туганчы гына кигәннәр. Беренче бала тугач, керәшеннәр баш бөркәвен – хатын-кызларның көндәлек яулыгына, ә удмуртлар кара сюлыкны кызылга алыштыралар.
Һичшиксез, бу ике япма да ниндидер сихри көчкә ия булган саклавыч (русча – оберег) буларак кулланылган, чөнки баш киеме буларак, алар үз функцияләрен үтәмәгәннәр. Шулай ук, аларның борынгы, мәҗүси тамырлары булуы да шик тудырмый. Моның дәлиле – бизәк, төс, композиция.
Түгәрәк түгел – турыпочмаклы
Ни өчен ул “түгәрәк” дип аталса да, чынлыкта 40х60 сантиметр зурлыктагы турыпочмак? Моның да үз аңлатмасы бар. Галәмнең тамгасы (символы) борынгы халыкларда дүртпочмак белән билгеләнгән. Мәҗүсиләрдә 4 саны сихри көчкә ия булган, чөнки Җирнең дүрт ягы бар – төньяк, көньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш; ә табигатьтә тагын дүрт стихия бар – ут, су, җир һәм һава. Дүрт яклы предмет “түгәрәк” – тулы, ягъни бербөтен дип саналган. Чөнки хәзер дә, Җирнең түгәрәк булуы инде күптән исбатланганнан соң, без аны, шартлы рәвештә, почмакларга бүләбез. Мәсәлән, “җирнең ерак почмагында” һәм башкалар.
Бизәкләр – Боргар-Хазар заманыннан
Әгәр дә баш бөркәвен җентекләп тикшерсәк, аның үрнәгендә күп серләр яшеренгәнлеге ачыклана. Түгәрәк яулык ак фонда кызыл һәм кара ефәк җепләр белән чигелгән. Чигүнең бу бик борынгы ысулын керәшеннәр нагыш (бизәк, орнамент, нәкыш) дип атыйлар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хатын-кызның ак яулыгы да, кырыйлары буенча, шундый ук ысул белән чигелгән.
Беренче карашка, баш бөркәвенә нинди бизәк ясалганы аңлашылмый. Чынлыкта, аның бик матур бизәкләре тышкы яктан түгел, ә эчке яктан ачык күренә. Шуңа карамастан, эчке ягындагы бизәкләрне ак тукыма белән теккәннәр. Әбиләр әйтүенчә, болай эшләү – мәҗбүри булган. Әгәр дә баш бөркәвенә тегелгән ак тукыманы сүтеп алсаң, серле ул бизәкне не “укырга” мөмкин булган. Ул – ниндидер бер изге җәшерек (таинствво) булган, дигән фикер барлыкка килә.
Фотода: Түгәрәк яулыкның эчке (сулдан) һәм тышкы ягы.
Түгәрәк яулыкның бөтен периметры буенча геометрик бизәкләр рәвешендә бордюр чигелгән. Күбесенчә, ромб, өчпочмак яки квадрат. Бордюрның дүрт почмагында – дүрт тамга (символ) – “Тормыш агачы”. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шундый ук тамгалар бүген дә чувашларда, удмуртларда, мариларда очрый. Мәҗүсиләр “Тормыш агачы” рәвешендә тере табигатьнең Бөек Анасын сурәтләгәннәр. Гомумән, “Тормыш агачы” гаилә бәхете һәм иминлеге символы булып саналган. Әгәр дә баш бөркәвенең үзәк өлешенә карасак, анда сигез очлы бизәк күрербез. Беренче карашка, ул качка охшаган. Кем белә, бәлки бу, чыннан да, качтыр, чөнки ул аңа бик охшаган. Моннан тыш, моңа охшаш качларны бүгенге көнгә кадәр тәре алъяпкычларында күрергә мөмкин. Галимнәр әйтүенчә, мондый бизәкләр Болгар-Хазар бердәмлеге символы булып саналган. Бу символлар хатын-кызларның баш киемнәрендә ни өчен кулланылган соң?
Инде әйтелгәнчә, түгәрәк яулык баш киеме буларак үзен акламый, димәк, ул ниндидер сихри көчкә ия булган саклау функциясен үтәгән. Әгәр дә алай булмаса, аны яшь киленнәр генә түгел, ә һәрбер хатын-кызга көн саен кию өчен яраклы итеп ясаган булырлар иде.
Яшь килен, кеше янына, бигрәк тә, күп кешеле урынга чыкканда, башын шушы түгәрәк яулык белән каплый торган булган. Димәк, яулыкның бизәкләре ниндидер саклау көченә ия булган. Һәрхәлдә, кешеләр шуңа ышанган.
Борынгы Болгар мифологиясеннән күренгәнчә, мәҗүси болгар кабиләләре табынган символ – сигез очлы тамга булган. Исегезгә төшерәбез, мәҗүсиләр табынган һәр көчнең дә үз тамгасы булган. Борынгы бабаларыбыз, саклавыч буларак, үзләренең тәннәрен, киемнәрен бу символлар белән бизәгәннәр.
Шуңа күрә, баш бөркәвендәге бизәкләр очраклы рәсемнәр түгел, ә халык ышанган һәм безгә борынгы заманнардан үзгәрешсез килгән сихри символлар дигән нәтиҗә ясарга була.
Җавапсыз сорау
Әбиләр сөйләвенчә, түгәрәк яулык буыннан-буынга тапшырыла торган булган. Мондый чигү техникасы, керәшеннәр белән удмуртлардан кала, Идел буе халыкларының берсендә дә юк. Кызганычка каршы, ул өлешчә инде югалган. Кайбер галимнәр язганча, керәшеннәр – берәүләрнең динен, икенчеләрнең телен, өченчеләрнең киемен, дүртенчеләрнең тагын бүтән нәрсәләрен үзләштергән халык. Тик баш бөркәве – түгәрәк яулыкның гына кайдан алынганын беркем дә аңлатмый.
Шулай да, Аллага шөкер, бу баш бөркәүләре музейларда гына сакланып калмаган, аларны әбиләрнең сандыкларында да табарга мөмкин. Кызыксынучы һәркемгә аларны тотып карарга, өйрәнергә мөмкинлек бар. Бәхеткә, безнең бүген “түгәрәк яулык” феномены турында сөйләп кенә калмыйча, аны күрсәтергә дә мөмкинлегебез бар.
Компетентлы фикер
Ю.Г. Мөхәммәтшинның 1977 елда басылган “Татары-кряшены” китабыннан, 124нче-126нчы битләр:
“...Түгәрәк яулыкны бик оста чигүчеләр генә чиккән. Питрәч һәм Мамадыш районнарының керәшен чигүчеләре аеруча данлыклы булган. Алардан баш киемнәре керәшеннәр яшәгән башка урыннарга да китерелгән. Мәсәлән, XIX гасыр ахырында Чистай өязендәгеләр баш бөркәүләрен Мамадыш һәм Казан өязләреннән сатып алалар... ...Чагыштыру анализы түгәрәк яулыкның бик борынгы нигезе барлыгын күрсәтә һәм ул төрки культурасы белән бәйле дип санарга мөмкинлек бирә. ...Керәшеннәрнең бу баш бөркәвендәге чигүләр, бардюр буенча ритмик рәвештә кабатлана торган бизәкләр чуваш, удмурт һәм мариларда да күзәтелә, чөнки алар Идел буе болгарлары белән элемтәдә булганнар. Н.И.Гаген-Торн бу бизәкләрне Дунай болгарлары һәм македониялеләрнең чигүләрендә дә булганын дәлилли...”
Соңгы сүз
Инде кулланыштан чыкса да, гасырларны тоташтырган, нәсел-ыруны саклап торган түгәрәк яулык турында безнең онытырга хакыбыз юк. Элек барлык җыен-туйлар тәрбия һәм теләк әйтү чарасы буларак узган. Һәрнәрсәнең үз мәгънәсе, җисеме булган. Хәзерге туйлар исә шоу-концертны хәтерләтә. Шулай да, күптән түгел бер танышымның туенда килен кешегә үз тутасы яхшы теләкләрен әйтеп, түгәрәк яулыкның асылын аңлатып, баш бөркәве киерткән иде. Бик дулкынландыргыч һәм онытылмас тәрбия мизгелләре булды ул.
Хатын-кызның тормыштагы миссиясе бәяләп бетергесез зур. Табигать биргән ана булу кодрәте генә дә ни тора!.. Хатын-кыз көче, гаилә иминлеге, нәсел тазалыгы һәм ару җәшерек (серлелек, таинство дип укысагыз да була) турында кыз балага сабый чаткан ук сеңдереп үстерик.
Язманы Юлия ГУБИНА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев