Бордының киләчәге өметле
Тарихта 1678 елда ук билгеле Борды авылы - иң борынгы керәшен авылларының берсе. Авылдашлары Иван Кузьмин кебек эшлекле кешеләре, «Борды җыены» төркеме берләштергән актив егетләре булганда, авыл әле яшәр.
Авылда, «Борды җыены», бердәм фикердәшләр төркеме буларак, махсус хәрби операция башлангач актив эшли башлаган. СВО башлануга, аңа авылдан биш егет киткән. «Борды җыены» төркеме ул зонадан вакытлы ялга кайткан егетләргә дә, аларның авылда калган гаиләләренә, әти-әниләренә дә ярдәм итеп торалар.
«Ил тарихындагы сугышларның кайсын гына алсаң да, халык һәрвакыт сугышчылар белән булган, аларга ярдәм итми калмаган», ди Иван Петрович бу хакта сүз кузгаткач. Аның үз авыл җирлекләренә, Борды халкына кулыннан килгәнчә ярдәм итүне максат итеп алуына килгәндә, сәбәбен гади генә аңлатты: «Монда минем бабайлар, бабайларымның бабайлары яшәгән. Алар безгә шушы авылыбызны, тарихыбызны, йола һәм гадәтләребезне мирас итеп калдырган шикелле, без дә аларны үз балаларыбызга, оныкларыбызга калдырырбыз дип ышанам».
Бордыны заманча авыл итү өчен алга таба тормышка ашырасы идеяләре күп. Шуларның берсе — балалар, үсмерләр өчен махсус мәйданчык булдыру. Хәзерге яшьләрнең бер мавыгуларыннан булган питбайкта, мотоциклда йөрү өчен дә яхшы булыр иде ул урын. Әлбәттә, балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклап, тиешле кысалардан чыкмыйча, үзләрен тәртипле тотарга тиеш булалар. Ә анысында олылар да аларга ярдәмгә килми калмас.
Иван Кузьминның Тукай районының Борды мәктәбе музеен оештырган, авыл тарихын өйрәнеп, зур хезмәт туплаган Петр Андирянович һәм аның вафатыннан соң, ул эшне дәвам иткән Тамара Егоровнаның уллары икәнен дә әйтик. Ул үз әти-әнисенең эшен лаеклы дәвам итә. Гомумән, авылда замана яшьләре өчен уңай яшәү шартлары тудырырга тырышучы «Борды җыены» төркемендәге һәркем рәхмәткә генә лаеклы. Мондый булдыклы карендәшләр барында, җыруларга күчкән Борды ягының киләчәге дә җырдай матур булмый калмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев