Балык Бистәсенең легендар җитәкчесе Алексей Зимуров
Әле шушы көннәрдә генә районыбызның легендар җитәкчеләренең берсе, озак еллар дәвамында “Береговой” совхозы директоры булып эшләгән Алексей Иванович Зимуровка 80 яшь тулды
Алексей Иванович күрше Питрәч районының Янсуар авылында дөньяга килә. Аннары алар ишле гаиләләре белән Яңа Арыш авылына күченәләр. Биредә Зимуровлар гаиләсе Миңнехановлар белән күршедә генә гомер кичерәләр. Бик кечкенәдән үк ул әти-әнисе белән урманчылыкта эшли. Эш сөючән, тырыш малайны урманчы Нургали абыйсы да бик тиз күреп ала, үз итә. Баштагы мәлләрдә ул ат җигеп урманнан агач ташый, аннары берничә елдан соң Нургали абыйсы аны тимерчелеккә Зиннур абыйсы янына арба тәгәрмәчләре ясарга булышырга җибәрә. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул. Үзенең беренче остазы, якын күршесе ярдәме белән ул тимерче һөнәренә ия була. Егетне үз балаларыдай якын күргән Нургали абыйсы белән аның карчыгы Васига апа аны хәрби хезмәткә дә озатып калалар әле. Армия сафларыннан кайтып кабат урманчылыкта хезмәт куйгач, берничә елдан гаилә корып җибәрә. Менә шуннан соң инде егет гаиләсе белән әнисе ягыннан туганы, Магнитогорскида яшәүче апасы янына китү нияте белән район үзәгенә килә. Ерак юлга чыгып китәргә әзерләнә башлыйлар. Партия учетыннан төшү уе белән район партия комитетына юл тота Алексей Зимуров. Тик ул вакыттагы район комитетының беренче секретаре Азат Кәбирович, яшь кадрлар үзебезгә дә бик кирәк, сиңа эшне үзебез табабыз, дип аны җибәрми. Озак та үтми Алексей Зимуровны район мәдәният бүлегенә инспектор итеп эшкә чакыралар. Элек партия яшь кадрларны сайлап, аның нәрсәгә сәләтле булуын тәмам өйрәнеп җитеп җитәкче урыннарга тәкъдим итә торган иде. Алексей Ивановичка да җаваплы постка күтәрелгәнче район башкарма комитетында, аннары партиянең район комитетында инструктор вазыйфаларын башкарырга туры килә. Аннары аны һич көтмәгәндә “Береговой” совхозына партия оешмасы секретаре итеп җибәрәләр. Тик ике елдан соң Алексей Иванович Зимуровны кабат район партия комитетына чакырып алалар. Анда берәр ел эшләгәч “Береговой” совхозы директоры Леонид Иванович Щеклин башка эшкә күчү сәбәпле, аның урынына директор итеп билгелиләр.
Хуҗалыкны районда алдынгылар сафына чыгару өчен аңа шактый зур көч, тырышлык куярга туры килә. Ә хуҗалыкның ул чакта хәле чыннан да шәптән булмый. Техника юк, булганнары ватык, фермалар җимерек, эшче көчләр җитешмәү дә аның тәмам үзәгенә үтә. Шулай итеп яшь җитәкче җиң сызганып хезмәткәрләр туплауга керешә. Халык күп яшәгән Күгәрчен, Югары Тегермәнлек, Ямаш авылларыннан егет-кызларны даими эшкә чакыра башлый. Яшь гаиләләрне тотрыклы эш урыны һәм торак йорт белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә керешә. Кыска гына вакыт эчендә совхозда производство биналары калкып чыга. Менә дигән торак йортлар файдалануга бирелә. Хуҗалык район күләмендә югары урынга күтәрелә башлый. Терлекчелек үсеш юлына баса. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны 3 меңгә якынлаша. Сарыкларның саны 6 меңгә җитә. Эшче хезмәткәрләр өчен 100 дән артык торак йорт төзелә. Боларның барысы да зур хезмәт, күп йокысыз төннәр, иртә таңнан төн уртасына чаклы туктаусыз ялны-бәйрәмне белмичә чабулау нәтиҗәсендә ирешелә. Еш кына үзенә дә эшчеләр белән бергәләшеп урман кисәргә йөрергә туры килә аның. “Чөнки үзең бармасаң яхшы агачны урманчыларның бик үк бирәселәре килми, -ди ул уены-чыны белән бергә. –Эшче-хезмәткәрләр белән җиң сызганып эшләдек, авыл халкы тырыш булды”.
Ун ел вакыт эчендә санап бетергесез зур, күләмле эшләр башкарып чыгуга ирешә Алексей Иванович Зимуров. Совхоз аягында нык басып тора торган хуҗалыкка әверелә. Әлбәттә эш барышында төрле кыен хәлләргә юлыгырга туры килә аңа. Әмма һәр ситуацияне аңлап, белеп башкарган җитәкче, килеп туган проблеманы да үз көче белән уңай хәл итү җаен эзли, хезмәткәрләренә авырлык китермәс өчен тырыша. Шуңа күрә аны Трой-Урай авыл җирлегендә бүген дә хөрмәт итәләр, җылы сүзләр, рәхмәт хисләре белән телгә алалар. Легендар җитәкче яулаган үрләр, ул кылган игелекле гамәлләрне һич кенә дә онытырлык түгел!
Рәсемдә Алексей Иванович Зимуров.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев